Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июнь 2019, 18:49

Җәйге бер көн елны туйдыра

Мал азыгы әзерләү эше җанлана

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте белгечләре белән шушы юллар авторы “Малиновка” кооперативында һәм Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында булды


Родники авылына якынлашканда ерактан ук басуда трактор һәм чапкыч күрдек. Кояш Александр Задыхайлоның трактор кабинасын кыздырыпмы-кыздырган, ул иртәдән кичкә кадәр теземнәргә печән җыя һәм ара-тирә генә хәл алырга туктый.

– Кәҗә үләне быел үсмәде, чөнки май салкын булды, – диде тракторчы.


Хуҗалыкта печән әзерләргә техника җитәрлек, әмма эшче куллар җитмәве сизелә. Шуңа карамастан, мал азыгы әзерләү оешкан рәвештә бара. Күпьеллык үләннәр мәйданы биредә 700 гектар тәшкил итә, без килгәнгә кадәр шуның 50 гектары чабылган, 30 тонналап печән әзерләнгән. Малиновкалылар якын көннәрдә сенаж әзерләүгә керешәчәк, әлегә сенаж чокырларын әзерлиләр: аларны мал азыгы калдыкларыннан тазарталар, агарталар, дезинфекция уздыралар. Сенаж буенча план – 2500 тонна.


Исмәгыйль Хөснет диновның крестьян-фермер хуҗалыгында печән чабу планы 250 гектар тәшкил итә, якынча шуның 60 гектарын чапканнар, 50 тонна тирәсе печән туплаганнар. Сенаж буенча план 1200 тонна тәшкил итә. Хуҗалык басуларында тәҗрбәле биш тракторчы эшли: Максим белән Денис Никитиннар, Александр Филлипенко, Александр Наумов һәм Муса Насыйров. Һава шартлары һәм механизаторларның дәррәү эшләве сыйфатлы печән әзерләү мөмкинлеге бирә.


Район бунча барлыгы 13 600 гектар күпьеллык үлән чабарга, 20 мең тонна печән, 23 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, бу шартлы бер мал башына 27 центнер тәшкил итә. 1000 гектар күпьеллык үлән чабылган да инде, 500 тонна тирәсе печән тупланган.

Мал азыгы әзерләү белән бергә пар җирләрен уҗым культураларына әзерләү бара.


Илья Букарев


Автор фотосы.
Читайте нас: