Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 11:55

Балалар бакчасы бигрәк матур булачак

Игътибарыгызга Бәләбәй шәһәренең Горохов урамында 150 урынлык балалар бакчасы төзелешеннән чираттагы фоторепортажны тәкъдим итәбез. Журналистлар өчен юбилей объекты буенча экскурсияне Уфа шәһәре “Главспецстрой” җәмгыятенең төзелеш участогы начальнигы Минас Дарбинян үткәрде.





Төзүчеләр бина фасадының алгы өлешен тулысынча буяп беткәннәр. Кәрнизне монтажлау һәм фасад эшләрен тәмамлау белән төзелеш агачына чират җитә. Менә шул чакта объект бөтен матурлыгы белән балкыячак.





Цоколь өлеш бессерлы блоклар белән йөзләнә, тышкы баскыч маршлары гранит белән йөзләнәчәк.




Сукмаклар брусчатка белән каплана.




Булачак мәктәпкәчә учреждение териториясе хәзер бар яклап карала: “Главспецстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре иске койманы сүткәннәр һәм еврокойма секцияләрен монтажлауга әзерлек эшләре алып баралар. Моның өчен материаллар китерелгән дә инде.




Алты җәйге веранданы һәм алты уен мәйданчыгын кору, шулай ук спорт мәйданын эшләү дәвам итә. Җайлы эскәмияләр, беседкалар һәм башка уйнау корылмалары корылып та куелган.




Подряд оешмасы хезмәткәрләре бина подвалында элекр җиһазларын корып беткәннәр дияргә була, хәзер бу эш беренче һәм икенче катта бара. Тыштан бинаның бөтен периметры буйлап прожекторлар һәм видеокамералар куелган. Балалар өчен уйнау бүлмәләрендә дә видеокамералар бар. Янгын хәбәр итү һәм бинаны җилләтү системалары көйләнгән.




“Водосток+Сервис” җәмгыяте хезмәткәрләре икенче каттагы бүлмәләрдә сантехника урнаштыралар. Кер юу бүлмәсендә көчле кер юу машиналары челтәргә тоташтыруны көтә. Тиздән уен, йокы бүлмәләренә җиһаз кайтарыла башлаячак.


Шушы көннәрдә биләмәне төзекләндерү һәм газон үләне чәчү өчен кара җир китерчәкәләр.

Яңалык авторы Римма Солтанова.

Илья Букарев фотолары.


Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: