Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 19:01

Без – Мәтәүбаш бит әле!

Булдырабыз! Булдырырга тиешбез!

Сабантуй-2019 турындагы өлешенә кагылып тормыйм, бу хакта, һәр елдагыча, үзем шәһәр-район газетасына язып чыктым.

Ә менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яу кырында ятып калган һәм хәбәрсез югалган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелискны яңарту, Хәтер аллеясы булдыру идеясе турында әйтергә кирәк. Чөнки ул барчабызның – авылда, шулай ук илебезнең төрле тарафларында сибелеп яшәгән авылдашларның җитди игътибарына лаек. Лаек кына түгел, һичшиксез гамәлгә ашырылырга тиешле чакыру, ОРАН.
Мәктәп урамында, авыл хакимияте бинасыннан уң якта, бераз эчтәрәк агачлар күләгәсендә урнашкан Яугир- Азатлык яулаучы һәйкәле һәм яугирләрнең исемнәре язылган диварлардан торган әлеге обелиск Бөек Җиңүнең 30 еллыгына ачылган иде. Әйе, ул инде яңартуны таләп итә. Аны ул вакытта авыл Советы рәисе булып эшләгән Ногыманов Раил Гали улы (сугыш ветеранының улы) Стәрлетамакта заказ биреп эшләткән булган. Аңа һәм бу эшне тормышка ашыруда үз өлешен керткәннәрнең барсына да рәхмәтле булырга тиешбез без.
Ялгышмасам, бу обелиск диварында безнең Мәтәүбаш авыл Советына караган Мәтәүбаш, Аккаен, Акбасар, инде җир йөзеннән юкка чыккан Чулпан, Ташкичү авылларыннан һәлак булган, хәбәрсез югалган 217 авылдашыбызның исем-шәрифләре уеп язылган. Алар – әниләрнең һәм әтиләрнең газиз уллары, балаларның эштән көтеп алган әтиләре, хатыннарның сөеп туя алмаган ирләре, яшь кызларның вәгъдәләшкән егетләре... Алар – әлеге авылларның терәге, көче, киләчәге... булган. Әмма олы Ватанга сугыш афәте килгәч, совет солдатлары булып яуга киткәннәр һәм ... әйләнеп кайта алмаганнар. Аналар көткәннәр улларын. Хатыннар көткәннәр ирләрен. Кызлар – егетләрен. Балалар – әтиләрен... Алар турында бары тик Изге Хәтер генә әйләнеп кайткан. Бары тик кара шәлле, сагышлы Хәтер генә... 74 ел буена ул һәр өйдә, һәр йөрәктә, Хәтер мәйданында сакланды һәм саклана. Бу бөек Хәтер еллар аша, гасырлар аша буыннардан буыннарга тапшырылып, сакланырга тиеш. Бу һәлак булганнарга түгел, бу безгә – сиңа һәм миңа, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкларыбызның туачак балаларына кирәк, хөрмәтле авылдашым. Миллионнарча корбаннар белән яуланган Җиңү бәрабәренә башларын салган беркем дә, шул исәптән безнең 217 бөркетебез дә, онытылырга тиеш түгел!
Шуңа күрә әлеге изге эшкә кушыл, мөмкинлегеңнән чыгып, акчалата ярдәм ит! Әйе, бүген яңа көнгә чыккан саен акча кирәк, әмма синең бүгенге җитеш тормышың өчен гомере белән түләгән авылдашларыңның истәлеген яңартырга күпмедер матди ярдәм күрсәтү кулыңнан килерлек гамәл. Яңа обелискны һәм Хәтер аллеясын ачу тантанасында мин дә үз өлешемне кертә алдым дип, горурланып басып торырлык булсын.
Без бу эшне булдырырга тиешбез!
Без булдырабыз!
Без – Мәтәүбаш бит әле!
***

Ачык хатта әйтелгәнчә, авылда колачлы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты төзелгән. Комитет әгъзалары:
Биккинин Илшат Җәүдәт улы – рәис;

Шәмсетдинов Шамил Исмәгыйль улы;

Гомәрова Зимфира Рафаэль кызы;

Гәрәев Габдрәүф Габделсәлах улы;

Еркеева Габидә Хәмдетдин кызы.
Акчаны Габидә Хәмдетдин кызының саклык банкы картасына күчерергә, кемнән икәнен күрсәтү урынлы булыр.

Картаның № 639 002 069 023 490 855.
Зәйфә Салихова.

Читайте нас: