Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2019, 19:28

“Без синеке, авыл!”

Мәтәүбашта җылы халәттә Авыл көне узды. Башкортстанның 100 еллыгына һәм авылның 300 еллыгына багышланган бәйрәмдә туган ягы иминлегенә озак еллар намуслы хезмәт эшләгәннәргә хөрмәт күрсәттеләр.

Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сәламләү сүзендә Мәтәүбаш җирендә уңган-булган, талантлы кешеләр яши, алар Башкортстан үсешенә лаеклы өлеш керттеләр, дип билгеләде. Ул мәтәүбашлыларга “Авыллар территорияләрен комплекслы үстерү” федераль максатлы программасын тормышка ашыруга бәйле авыл биләмәсе заявкаларын уңышлы гамәлгә ашыруны теләде. Бу: 150 урынлык Мәдәният йорты төзү, 2019 елда 100 еллыгын билгеләүче урындагы мәктәпнең тәрәзәләрен алыштыру, гомум табиплык практикасының ярты гасыр эшләп килүче Мәтәүбаш бүлекчәсе өчен ашыгыч ярдәм машинасы сатып алу.
Азат Альверт улы республиканың аякка басуына һәм үсүенә зур өлеш керткән “Авангард” колхозы ветераннары Зоя Габдрахмановага, Галимҗан Минаҗетдиновка, Заһит Фәйрушинга “Башкортстан Республикасы төзелгә 100 ел” юбилей медальләрен тапшырды.

Әфганстан территориясендә хәрби сугышларда катнашучы Валерий Атнакаевны Бөтенрусия ветераннар берләшмәләренең бердәм эшчәнлегенә юнәлеш бирү комитеты карары белән Әфганстаннан хәрбиләрне чыгаруга 30 ел тулуны бәйрәм итүгә бәйле юбилей медале белән бүләкләделәр.
Алдынгы терлекчеләргә һәм механизаторларга, авылхуҗалыгы белгечләренә, шулай ук төрле елларда урында авыл хуҗалыгы предприятиесенә җитәкчелек иткән Шамил Галимовка, Тимербай Шакирьяновка, Нәфкать Биккининга, Ринат Гомәровка, шулай ук “Чулпан” җәмгыяте житәкчесе Урал Нәбиуллинга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне мәгариф, сәламәтәлек сагы һәм башка тармаклар хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәттеләр. Күп балалы әниләр, озак еллар тату яшәгән гаилә парлары, шулай ук яшь гаиләләр дә игътибарсыз калмады.


Хезмәттәшебез, билгеле шагыйрә Зәйфә Салихова туган авылына багышланган шигырьләрен укыды.
Бәйрәм урындагы мәктәп укучылары һәм “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталарының концерты белән үрелеп барды.


Римма Солтанова.
Елена Торгашова фотолары.


Читайте нас: