Тамчыдан күл җыела дигән халык мәкален кайсы очракта кулланалар? Әлбәттә, бергә тотынып, бергә башкарган эш барып чыкканда. Авырлык килгәндә, әйтик, янгын чыгып, берәүнең йорт-курасы янып бетә, әмма барча кеше ярдәм кулы сузып, аны тиз арада тораклы итүгә ирешә. Бер чиләк җиләк тә берәмләп җыела. Әле бу мәкальгә аваздаш “алтын бөртекләп җыела” дигәне дә бар. Кыскасы, бердәм эшкә һәркем үзеннән өлеш керткәндә, зур җиңүләргә ирешергә була.
Бу мәкаләдә исә “Бәләбәй хәбәрләре” шәһәр-район гәзите белән туган проблеманы чишү җәһәтеннән дә аны авыз тутырып әйтергә мөмкин димәкче булам мин. Бүгенге көндә 2019 елның икенче ярты еллыгына басмага язылучылар саны 474 кә җитте – тамчыдан, таң калырлык зур булмаса да, күл җыелды. Ә моңа ничек ирешелде соң?
Бәлки, күпләргә мәгълүмдер, бәлки, юктыр, әмма быел яз, тираж аз булу сәбәпле, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең кәгазь вариантын бетерү турында БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгыннан әмер килеп төште һәм аны йөрәк берничек тә кабул итәргә теләмәде. Район-шәһәр газетасын татарча укыганнарны ничек аңардан мәхрүм итәргә мөмкин иде соң?!
Бәләбәй ТИҮ активистлары тиз арада җыелып, чираттан тыш җыелыш үткәрделәр, газетаны саклап калу өчен чаралар күрәчәкләре турында карар кабул иттеләр.
ТИҮ рәисе урынбасары Нурмөхәммәт Хөсәенов агентлыкның генераль директоры Венера Хәкимовада шәхсән кабул итүдә булып, Бәләбәй татарларының гәзитне япмау үтенечен җиткерде. Аннары җитәкче адресына, тиражны арттырырга вәгъдә биреп, Бәләбәй татар оешмасы имзалаган хат җибәрелде. Венера Мидхәт кызы татар җәмәгатьчелеге теләгенә аңлап карады, аңа рәхмәтебез чиксез, һәм редакциягә гәзитнең басма вариантын калдыру турында фәрман килде, әмма аның шарты тираж 500дән дә ким булмаска тиеш иде.
Бу әле эшнең тәүге, рәсми өлеше булды. Менә шуннан соң туган телнең кадерен белгән, район-шәһәр өчен үз телебездә чыккан гәзитнең мөһимлеген аңлаган милләтпәрвәрләребез басмага язылу, аны халык арасында пропагандалау эшенә чумды. Дөрес, муниципаль районда барлыгы 26 мең булып исәпләнгән милләттәшләрбез арасында, гәзиткә язылыгыз дип өндәү һич кирәкмәгән, туган тел матурлыгы, моңы ана сөте белән каннарына сеңгән, чын татарча укучыларыбыз гомер буе булды, бар, һәм алар озак еллар буе басманың тугры дуслары булып калалар, үзләре язылалар, укыйлар, фикерләрен әйтәләр, шалтыраталар, гәзитнең актив хәбәрчеләре дә булып китәләр, мең рәхмәт аларга.
Газетаны саклап калу кирәклегенә, беренчеләрдән булып язылып, Бәләбәй татар гимназиясе коллективы (директор Дамир Хәбибрахманов, 40 данә) уңай җавап бирде.
Бер иш татарлар арасында аңлату эше алып бару, гәзиткә язылуның әһәмиятен төшендерү дә үз ролен уйнамый калмады. Үзләре гәзиткә язылып, авылдашлары, шәһәрдәшләре арасында әнә шундый пропаганда алып барганнарга рәхмәтле булып, аларның кайберләрен исемләп атап үтик әле. Менә алар: педагогик хезмәт ветераны, җәмәгать хәбәрчеләре Илгизәр Гыйззәтуллин, Хаҗи Әхмәтҗанов, сатучы Римма Зәкиева, тарихи мәчет активисты Мәрьям Хөсәенова, педагогик хезмәт ветераннары Ринат Курманкаев (Яңа Сарай), Римма Исхакова (Тузлукуш), Фәүзия Мәхмүдова, татар теле укытучысы Зинира Мөхәмәтҗанова һәм мәктәп хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева (Мәтәүбаш), хаклы ялдагы Халидә Шәңгәрәева (Анновка), Гимза Мөхәмәтшин, Роза Каһирова (Байморза), ТИҮнең Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рөстәм Хәмитов, ТИҮ әгъзасы Ринат Хаҗиев.
Яшерен-батырын түгел, бүген акча кирәкмәгән көн юк. Кайберәүләр, гәзит-журналларга язылырга теләп тә, матди як такыр булу сәбәпле, теләкләреннән ваз кичәргә мәҗбүр булалар. (Югыйсә, татарча басманың хакы авыз тутырып кыйммәт дип сөйләрлек тә түгел – ни бары 242 сум). Проблемага аңлап карап, андыйларга милләтпәрвәр спонсорларыбыз акчалата ярдәм күрсәтте. Әйтергә кирәк, алар шәһәр яки район күләмендә уздырылган төрле мәдәни чараларга да матди күрсәтүдән баш тартмый, мәрхәмәтлек акцияләрендә дә катнаша, ә бит аларга да акча күктән яумый, алар үз тырышлыклары белән аны эшләп таба, һәм, бер алманы бишкә бүләек дип, җырда җырланганча, беркадәресен изге эшләргә сарыф итә.
Инде чиксез рәхмәтле булып, әлеге милли җанлы, булдыклы милләттәшләребезнең исем-шәрифләрен атап үтик. Алар: Камил Локманов (“Юмитекс” җәмгыяте), Урал Нәбиуллин (“Чулпан” җәмгыяте), Рөстәм Гафуров (“Экодент” җәмгыяте), Раян Зәкиев ( “Белэнерго” җәмгыяте), Сафиулла Габдуллин (“Автодеталь” җәмгыяте), Салават белән Азат Хисамовлар (“Сәлам” җәмгыяте), Шамил Шәмсетдинов (“Белпром” җәмгыяте), Фидан Булатов (“Белстрой” җәмгыяте), Дамир Галиев (шәхси эшкуар), Хәлит Шәмсетдинов (“Стиль” җәмгыяте), Сәкинә Әхмәтгалиева (“Гөлзар” кибете).
Реваль Галиев (Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге), Нурфаяз Гыймазетдинов (Бәләбәй юл ремонтлау-төзү идарәлеге) бөтен коллективларының басмага язылуын тәэмин итте.
Бүгенге туган телләр үгисетелгән заманда басманың да әһәмиятен аңлаган Фәрит Гаязов, Хәмит Дәүләтхуҗин, Зөфәр Вәлиуллин, Зәримә Дәүләтшина, Зәүирә Халикова (Аксаков авылы), Радик Ситдиков, Зәйнәп Идрисова шәхсән үз кесәләреннән байтак кешегә подписка эшләделәр.
Бер милләттәшебезгә аерым тукталасы килә. Үзен күптәннән Татар иленең чын патриоты, милли хәрәкәтнең лидеры итеп таныткан Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улы ул. Югарыда бәян ителгән эш-гамәлләрнең башыннан алып азагына кадәр башлап ул йөрде, кирәк җирдә төпле сүзен әйтте, кирәк җирдә майлады һәм җайлады, җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып барды, телефон аша урыннарда гәзиткә язылу торышы белән кызыксынып торды, үз машинасында бер оешмадан икенчесенә чапты – бу эшнең мөһимлегенә, кирәклегенә ышандырды, инандырды. Бүгенгә тупланган тиражның шактый өлеше нәкъ аның тырышлыгы белән булдырылды. Әгәр милли хәрәкәт активистларының барысы да аның кебек булса, без мең данә түгел, ә бәлки берничә мең данә тираж җыйган булыр идек!
Матбугат турында сүз алып баргач, шушы эш белән турыдан-туры шөгыльләнергә тиешле почта хезмәткәрләре хакында да әйтмичә булмый. Бәлки, миңа гына шулай тоеладыр, әмма аларның гәзит-журналларга күбрәк халыкны яздырыйк дигән теләкләре әлләни сизелми. Телефоннан шушы хакта сөйләшкәндә, битарафлык белән әйтелгән, ярый, шулай итәрбез, дигән дежур сүзләр генә ишетәсең.
Почтальоннарга килгәндә, редакциянең подписка бүлеге Светлана Юшко “Урман” микрорайонын хезмәтләндерүче почтальон Зилә Хаҗиәхмәтованы мактап телгә ала. Хәер, аның белән үзем дә сөйләшкәнем бар – эше өчен җан атканы йөзенә чыккан.
Ә бит элегрәк елларда, халык әйтеп тормыйча да гәзит-журналларга язылганда, һәр санны кулдан-кулга йөртеп укыганда, авыллардагы, әйтик, Мәтәүбаш почта бүлеге җитәкчесе Абзал абый өй борынча йөреп, сөйләшеп, һәр гаилә әллә күпме гәзит-журналга языла, ә район гәзитен алдыру турында әйтеп торасы да түгел иде.
Менә шушы матавыклар белән әлегә тагын ярты елга басмабызның кәгазь вариантын саклап калдык. Әмма вакыт бер урында туктап тормый, сизмәбез дә, яңа подписка чоры килеп җитәр. Менә шул чакта милләттәшләребез каяндыр ярдәм көтмичә, үзләре үз газетабызга язылсын иде, кемнәндер матди ярдәм өмет итү безне һич тә бизәми, безнең һәркайсыбыз миллләтне, туган телебезне саклау максатында башкарылган эш-гамәлләргә үз өлешен кертергә, “күлгә тамчы салырга” өйрәнсен иде.
Безнең халык төпле акыллы, югары үзаңлы, укырга яраткан, иҗади кавем. 102 яшьлек “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең гомерен озайту шушы кавем вәкилләре – бездән тора.