Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 август 2019, 11:42

Тарихи мәчеттә бәйге узды

Җәйге ял вакытында теләгән укучы балалар “Юлдаш”, “Акчарлак” – савыктыру, шулай ук мәктәпләр каршында оештырылган хезмәт һәм ял лагерьларында вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрде. Ә менә 20ләп бала Бәләбәйнең тарихи мәчете каршында оештырылган лагерьга йөрде.

Кечкенәдән дингә тартылган кызлар һәм малайлар монда әдәп-әхлакка өйрәтүче ислам дине нигезләрен, изге Коръән сүрәләрен өйрәнде. Дәресләрне исә Болгар ислам академиясенең үзеннән практикага килгән 2нче курс студенты Габдрахман Кадыйров алып барды.
Корбан бәйрәменә берничә көн кала өйрәнгән белемнәрен тикшерү максатында бу балалар арасында бәйге оештырылды, һәм ул нәтиҗәләрнең сөенечле булуын күрсәтте. Бәйгедә катнашучылар Коръән сүрәләрен мәкамле итеп укый белүләрен күрсәтте, сорауларга төгәл, дөрес итеп җавап бирделәр. Урыннарга килгәндә, беренче урынны Азалия Фаткуллина (Уфа кызы), икенчене – Диләрә Нартдинова, өченче урынны Сәмирә Ширинова яуладылар. Бу кызлар икесе дә татар гимназиясендә укый. Бәйрәм көнендә алар “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә узачак чарада да чыгыш ясаячаклар.
Дини гыйлем алып үсүче бу балаларның киләчәктә күркәм холыклы, тәүфыйкьлы кешеләр булачагына шик юк.
Зәйфә Салихова.

Фотолар мәчет архивыннан.
Читайте нас: