Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 14:36

АЗАН ТАВЫШЫ

Әфарин, ниһаять, 89 елдан соң Мәтәүбашта кабаттан азан тавышы яңгырады! Мин ихатабызда машина тәгәрмәче алыштыра идем. Мәчет манарасыннан яңгыраган сихри аваздан таш сындай катып калдым. Күңелем тулудан күзләремне яшь элпәләре каплады.



Шул ук секундта балаларым да янәшәмә килеп җитте. Алар: ”Әти, бу нинди тавыш?” – дип, гаҗәпләнеп, миннән сорадылар. Ә мин: “Бу моңлы аваз каян яңгырый?” – дип аларның үзләренә сорау бирдем.


Дүрт яшьлек Ильясым, белмәгәнлеген аңлатып, башын гына чайкады. Ә гимназиянең икенче сыйныфын тәмамлаган Чулпан кызым: “Мәчеттән”, – дип җавап кайтарды.


– Чулпан, – дидем,– мәчеттән булгач моны кем әйтә?


– Мулла абый.


– Әйе, бик дөрес. Ә бу тавыш нәрсә була соң?


– Белмим, әтием.


– Балаларым, бу азан була. Азанны хак мөселманнарны намазга чакырып мулла абзый әйтә. Элек моның өчен махсус кешесе дә булган. Аны мәзин дип йөрткәннәр.


– Әти, азан бездә тагын яңгыраячакмы? – дип сорый кызым, өметләнеп.


– Әйе, мулла абзый онытмаса, я йоклап калмаса, азан көненә биш тапкыр яңгырарга тиеш.


Моны ишеткәч балаларым, куанышып, бүленгән уеннарын дәвам иттеләр. Ә азан дигәннән, моңа бәйле тагын бер вакыйга искә килеп төште.


Моннан 3-4 ел элек, ягъни таксист булып эшләп йөргән чакта, Әлшәй районының бер авылында булырга туры килгән иде. (Кызганыч, исеме истә калмаган). Клиентны көтеп кемнеңдер капка төбендә утырам шулай. Урам буйлап җилдә тибрәлгән арыш башаклары шикелле чайкала-чайкала бер исерек килгәне күренде. Шулчак авыл өстендә азан тавышы яңгырады. Тегене алыштырып куйдылар мени – ул төп-төз атлап китеп барды. Ә мин, авызымны ачып, аның артыннан гаҗәпләнеп карап калдым.


Аллаһы боерса, Мәтәүбашыбызда да яңгыраган азан тавышы адашканнарга юл күрсәтер. Җаннарыбызга нур өстәр. Өшегән күңелләребезне җылытыр. Кыйбласызларга дингә кереп асылыбызга кайтырга булышлык итәр. Амин.


Азан дигәннән, тагын кечкенә бер вакыйга. Мәтәүбашта эңгер-меңгер төшеп ястү намазына чакырып азан яңгырагач, бакча артлап кына ашыга-ашыга авылдан чыгып баручы бер шәүлә күргәннәр. Тик, аның кемлеге турында уртак фикергә генә киләлмәгәннәр. Берәүләре карак-мазардыр дигән, икенчеләре азан тавышыннан качучы иблис-шайтандыр бу дигән.


Җәмәгать, сез ничектер, ә мин азан яңгырый башлагач сүнеп баручы авылыбыз яңадан котаеп китәр, гөрләтеп яши башлар дип өметләнәм.


Габдулла Вафин.
Читайте нас: