Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 14:18

Җитәкчелек итү – димәк, җаваплы булу

Ул үзенең яшәгән гомереннән чыгып әйтә ала – әтисе улының медицина институтына керүен таләп итеп бик хаклы булган икән. Бу эш бик авыр булса да, үзеңнең кешеләргә бик кирәк икәнеңне аңлау теләсә нинди киртәләрне җиңәргә ярдәм итә.

Фелекс Шакировка институт тәмамлаганнан соң гади табип булып ике генә ел эшләргә насыйп була .1993 елдан ул үз тармагындагы җитәкче вазыйфаларда. Иң башта ”Аксаковнефть” идарәсенә караган Приют медсанчастенда балалар консультациясе җитәкчесе булып хезмәт куя. Аннан, өч елдан, поликлиниканың баш табип урынбасары итеп үрләтелә.

Зур вазыйфа кешене халык белән эшләргә, хезмәттәшләренең уңай сыйфатларын күрергә, һөнәри осталыкларын танырга өйрәтә.
Фелекс Вәкил улы 2005 елдан гына поликлиниканың баш табибы булып эшләвенә карамастан, 2013 елда аңа Приют корпусының да җитәкчесе мәшәкатьләре өстәлә. Әмма аның кешеләргә карата мөнәсәбәте тамчы да үзгәрми.
– Ул үз хезмәттәшләренең кешелеклелек сыйфатларын күрә, аларның гаиләләрендә төрле авырлыклар кичерә алуын аңлый, коллегаларының җитешсезлекләрен гафу итә белә торган җитәкче, – диләр аның турында кул астында эшләгән табиплар. – Ул бары бер нәрсәне – хыянәтне генә гафу итми, үзе дә һәр чак чын Кеше булып кала. Гаделлелек – Фелекс Вәкил улының төп сыйфатларының берсе.
Намуслы хезмәте өчен Фелекс Шакиров бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ул “Сәламәтлек саклау отличнигы” һәм республиканың атказанган табибы. Аңа, шулай ук, күптән түгел Башкортстан президентының рәхмәт хаты да тапшырылды әле.
Бер ел элек Фелекс Вәкил улын Республика туберкулезга каршы диспансерының Приют филиалы баш табибы итеп билгеләделәр. Монысы – бөтенләй башка вазыйфа. Бер яктан караганда, бу эш җиңелрәк кебек, әмма, икенче яктан, ошбу вазыйфа күпкә җаваплырак. Чөнки диспансер биш район кешеләрен хезмәтләндерә. Ә туберкулезга каршы, үзегез беләсез, бар дөнья көрәшә. Тик шушы алышта, җиңүчеләр генә күренми.
Әмма Фелекс Шакировны авырлыклар куркытмый. Чөнки ул җитәкчелек итүнең зур җаваплылык икәнен бик яхшы аңлый.
Гөлнара Мурзина.


Читайте нас: