Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2019, 12:36

Бер очрашу – үзе бер гомер

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Акбасар авылы 100 яшен билгеләде




Күреп, белеп торабыз: илдә, икътисад булсынмы ул, сәнәгатьме яки башка өлкәме, әледән-әле зур үзгәрешләр булып кына тора. Әйтәсе дә түгел: бик катмарлы заманда яшибез без. Мондый шартларда халкыбызның борын-борыннан килгән үз яшәү кыйбласын югалтмауның, гүзәл әхлакый кыйммәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген, ә моның өчен үткәннәргә борылып карарга кирәклеген бик күпләр аңлый һәм шуңа омтыла. Әйе, халкыбыз асылына кайта: мәчетләр салынды һәм салына, нәсел-нәсәпләрнең, хәтта авылларның шәҗәрәләре төзелә, зур һәм хәтта кечкенә авылларның юбилейлары уздырыла. Быел җәй генә безнең районда Мәтәүбаш үзенең – 300, Берек-Алга 100 яшен билгеләделәр. Ә узган шимбәдә берьюлы ике – Тузлыкуш һәм Акбасар авылларында юбилейлар оештырылды. Укучым, мин сиңа Акбасарда узган Авыл бәйрәме турында сөйлим әле.


Су буенда, яшел акланда


узды ул Акбасар авылының гомер бәйрәме. Һәм ничек кенә әле: үзе тирән эчтәлекле, үзе күңелле, үзе тәмле, гади һәм ихлас булды.

Акбасарлыларның электән үк эшсөяр, дәртле, чәмле икәне яхшы мәгълүм. Аларның шушы сыйфатлары чараны әзерләп уздыруда да чагылыш тапмый калмаган. Безнең клуб юк дип тормаганнар, су буенда гаять матур урын тапканнар, сәхнәсен дә ясаганнар, эскәмияләрен дә тапканнар. Ә озы-ын итеп сузылган өстәлләрнең сый-нигъмәттән сыгылып торуы яше-картының киң күңелле, кунакчыл булуларыннан.


Алып баручы кызлар (Зинира Мөхәмәтҗанова белән Альбина Галимова) бәйрәмне ачып, Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Земфира Гомәровага сүз бирделәр. Земфира Рафаэль кызы барчасын бәйрәм белән котлап, биредә хезмәт сөючән халык яши дип соклануын, рәхмәт сүзләрен белдерде. Әлеге көндә озын, матур бер урамны хасил иткән авылда 77 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 88 кеше яши. Әлбәттә, бәйрәмдә халык гаять күп иде – илебезнең төрле тарафларында гомер иткән акбасарлылар чарага махсус кайтканнар – торган җир көмеш булса, туган җир – алтын, диләр ич.

Авылның ихтирамлы кешесе, педагогик хезмәт ветераны Зәрә Вәлиева авылдашларын, кунакларны җир йөзендә бер гасырлык гомер кичергән Акбасар авылының тарихы белән таныштырды. Әйтергә кирәк, Зәрә Кави кызы авылның үткәне турында бик күп кызыклы, гыйбрәтле мәгълүмат җыйган, әфарин.


Беренче булып авыл буласы урынга ике мари кешесе килүе, аннары Мәтәүтамак авылыннан (Туймазы районы) килә башлаулары, Акбасарның кеше исеме булуы, ачлык еллары һ.б. турында килгәннәр йотлыгып тыңладылар. Акбасардан Бөек Ватан сугышына барлыгы 102 кеше киткән, шуларның 52се әйләнеп кайтмаган. Чарада катнашучылар яуда ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Авылда колхоз оештырылуы, аның беренче рәисе Садретдинов Сөләйман Фәтхетдин улының искиткеч кешелекле кеше, оста җитәкче булуы турында якты хатирәләр дә күңелгә уелып калды. Бер мәкаләдә җылы итеп искә алынган – бакыйлыкка күчкән кешеләрнең исем-шәрифләрен санап чыгу мөмкин түгел, әмма авыл тарихында якты эз калдырган аларны онытмау өчен, барлык материалларны бергә туплап, китап чыгару бик кирәк дигән фикергә килдек акбасарлылар белән.




Бүләкләр – ихтирам-хөрмәт билгесе


Бәйрәмдә чыгыш ясаган “Чулпан” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Урал Нәбиуллин да, 17 ел буе “Авангард” колхозы рәисе булып эшләгән (акбасарлылар да әлеге колхоз составында иде) , шуңа күрә мондагы эшләүче халыкны бик яхшы белгән Шамил Галимов та аларның эштә уңган-булган , тырыш, намуслы булуларын бәян иттеләр, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Әйткәндәй, Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан бу авылның ике абруйлы хезмәт ветераны – Галимҗан Минаҗетдинов (алдынгы механизатор) белән Зөфәр Гафаров (гомере буе чабан булып эшләде) юбилей медаленә лаек булдылар.

Чарада элекке терлекчеләргә, басу эшчәннәре, укытучыларга, гомумән, төрле тармакларда тырыш хезмәт күрсәткән барча акбасарлыларга җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды.


Җырсыз-моңсыз нинди бәйрәм булсын!


Безнең халык , иманым камил, 100 ел элек тә җыр-моңсыз, дәртле биюләрсез, нәфис сүздән башка яшәмәгән һәм ул бүген дә шулай. “Урал- батыр” милли- мәдәни үзәге сәхнә осталарының чыгышлары акбасарлыларга чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Яшерен-батырын түгел, Акбасар кебек бәләкәй авылларга концертлар белән барырга бик атлыгып тормыйлар шул. Ә бу бәйрәмдә алар Анҗела белән Айнур Әүбакировларның, Минзифа Вильданова, Арсен Фазуллин, Валентина Яковлеваның җырларын тыңлап, Алина Умарованың биюен карап, зур канәгатьлек алдылар. Әтисе шушы авылдан, әнисе Тузлыкуштан булган, сәхнәдән олы хөрмәт белән авылдашларым дип мөрәҗәгать иткән Уфа егете җырчы Альберт Усманов исә йөрәкләрне иркәләгән моңлы тавышы белән үзе бер тулы концерт бирде дисәк тә, хата булмас. Хәер, акбасарлылар үзләре дә кимен куймады: теләгән һәркем авылдашларын бәйрәм белән котлады, яраткан җырын башкарды, шигырь сөйләде, барсы бергә биергә төште. Рөстәм Әхмәдиев баянда сыздырып та җибәргәч, күңелләр тагын да дәртләнеп, бәйрәм тагын да җанланып китте.






Табын яме бергәлектә


Рәсми өлеш тәмамлангач, барча халыкны сый өстәленә дәштеләр. Ни арада телеңне йотарлык итеп пылау да әзерләп өлгерткәннәр, аны уңган-булган ирле-хатынлы Зилә белән Рамил Садыйковлар пешергән икән. Җитез киленнәр теләгән кешегә ә дигәнче чәен дә, пылавын да китереп кенә тордылар.. Барысын да авыл халкы үзе пешергән, сатып алган, бакчасыннан китергән. Кымызга кадәр бар. Аллага шөкер, мул, җитеш тормышта яшибез, кадерен генә белик.


Егетләр, булдырдыгыз!


Бөтен авыл халкы үз өлешен керткән дисәм дә, һәр эштә башлап йөрүчеләр була. Иң башта Акбасар халкы исеменнән рәхмәтнең зурысын Зәрә Кави кызына әйтергә кирәк. Ул – әлеге чараның гына түгел, ә бәлки гомумән авылның рухи терәге, үзенең җаваплылыгы белән башкаларда да шушы хисне уятучы, үзе артыннан ияртүче.

Спонсорларны да атап үтик әле. Алар: Рамил Садыйков, Илдус Габдрахманов, Ринат Муфазалов, Илмир Якупов, Замир Гыйлфанов. Оештыру эшләрендә актив катнашучылар: Илгизә белән Әхлис Исламовлар, Азат Шафиков, Замир Хабибуллин, Фәнис Садыйков, Вазыйх Вәлиәхмәтов, Раил Якупов, Рәгинә Юлаева, Рәзимә Биктимерова.. Әйтергә кирәк, алар барсы да шушы авылда туып-үскәннәр, авылның киләчәге өчен җан атучылар.

– Бу безнең зурдан уздырылган беренче чарабыз. Хәзер яңа идеяләр дә бар, – диде егетләр. Алла боерса, Салкын чишмәне һәм Җамай чишмәсен төзекләндерәчәкбез. Иске клуб бинасын яңартачакбыз.

– Бәйрәм күңелле, матур узды, оештыручыларга зур рәхмәт. Безнең авылдан да матур җир дөньяда юк, – диделәр Самарадан, Италиядән кайткан кунаклар.

... Әйе, арада тәрәзәләре ябык ятим өйләр булса да, төзек, күркәм йортлар тезелеп киткән, урамы яшел чирәм белән капланган, яшәү моңы сирпелеп торган авыл искиткеч матур. Бу матурлыкның, бу тормышның җир йөзеннән югалуы мөмкинме соң! Булдырыр ул, Акбасар егетләре, авылның яшәү тамыры өзелүгә юл куймаслар . Туган җирнең изге, кадерле икәне аларга ана сөте белән кергән ул.


Зәйфә Салихова.


Автор фотолары.




Читайте нас: