Тузлыкуш тәбигатьнең гүзәл почмагында– ямьле өсән елгасы буенда урнашкан авыл. Аның тирә-ягы гына түгел, ә кешеләре дә искиткеч!
Тузлыкуш илгә әллә күпме данлыклы шәхесләр биргән төбәк. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре дә, сәнгать осталары да, зур галимнәр дә, олы җитәкчеләр дә, билгеле язучылар да бар.
Тузлыкушка карап ил тарихын өйрәнеп була. Октябрь революциясе, колхозлашу, репрессия еллары, Бөек Ватан сугышы, җимерелгән дәүләтне яңадан торгызу чоры...
Тузлыкуштан 300 кеше сугышка китә, аларның бары 91 генә яңадан әйләнеп кайта. Репрессия тегермәне ике дистә тузлыкушлыны үз мөшкәсенә сала.
Юбилей алдыннан да халык тик ятмый, сугыш чоры балаларына багышлап Хәтер ташы ачарга уйлыйлар алар. Һәм максатларына ирешәләр дә. Бу изге эшкә бар авыл күтәрелә, Хайруллин Ринат Наил улы белән Вәлиуллин Рафаэль Рәис улы кебек игәнәчеләр дә табыла.
Юбилей, әлбәттә, Хәтер ташын ачудан башланды. Шушы изге эшкә күп көчен биргән Рима Исхакова авылдашларына зур рәхмәтен җиткерде. Рәсимә Фазлетдинова Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашлары рухына багышлап Көрьәннән сүрәләр укыды.
Хәтер ташы янында ялкынлы чыгыш ясаучылар күп булды. Хәния исемле әбинең сөйләгәннәре мине бигерәк тә тетрәндерде:” Әти сугышка киткәндә миңа бер генә яшь булган, шуңа аны хәтерләмим дә. 1944 елның азагында безгә Куйбышев госпиталеннән хат килде. Әти анда:” Өйгә кайтарсалар дип Хәния кызыма курчак алган идем, бүген яңадан фронтка җибәрәләр. Курчагымны кызыма тапшыра алмадым инде”,- дип язган иде. Әти кире әйләнеп кайтмады. Мин әтине бер кайчан да күрмәдем. Мин әтиле балалардан кызыгып үстем. Мин бер кайчан да әти дип әйтә алмадым”. Әйе, тетрәндергеч сүзләр.
Аннан чара элекке мәктәп бинасында дәвам итте. Кунаклар авылдан чыккан атаклы шәхесләргә багышланган бай музей белән таныштылар.
Тантанада язучы Камил Фазлый, филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы сәркәтибе Илдар Фазлетдинов, Рима Исхакова, авыл ветераннары, илнең төрле төбәкләреннән кайткан кунаклар кызыклы вә фәһемле итеп чыгышлары ясадылар. Чара авылның үзешчән сәнгать осталары һәм “Урал–Батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталарының чыгышлары белән тәмамланды.
Барлык тамашачылар мондый зур чара оештырган өчен Лена Бин кызы Юлаевага һәм Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Мөдәррис кызы Харисовага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тузлыкуш авылына Һәм аның кешеләренә исәнлек-саулык, озын гомер телик. 300 еллык юбилеен да шулай күңелле итеп үткәрергә язсын. Амин.