Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 11:53

Бигрәк тәмле баллары!

Мәтәүбаш авылында умартачылар бәйрәме – “Бал туе” узды. Үткәрелгән урыны да бик матур җирдә – җырларда җырланган Ак чишмә буенда





Умартачылар җыены бу урында алтынчымы-җиденчеме тапкыр уза. Төгәл санын хәтта оештыручысы Радик Еркеев үзе дә төгәл генә әйтеп бирә алмады.


Бу бәйрәмнең барлыкка килүе дә кызык кына. Бал кортлары үрчетү белән мавыгучы Радик Еркеев интернетта үзе кебек умартачылар белән аралашканда аларда очрашып сөйләшү, киңәшләшү һәм тәҗрибә уртаклашу теләге туа. Ә җыен урыны итеп алар нәкъ Мәтәүбаш авылын сайлыйлар да инде.



Быел да “Бал туе” бәйрәменә кайдан гына килмәгәннәр иде – күрше Репьевка һәм Иске Семенкино авылларыннан, Башкортстанның Дәүләкән, Чишмә, Архангель районнарыннан, Самара белән Ырымбур өлкәләреннән, Татарстаннан... (Ә бер елны хәтта шушы бәйрәмгә махсус Таҗикстаннан кайтучы да булган).



Монда балның ниндие генә юк иде! Хәтта иң тәмлесенә ярыш та оештырдылар. Дистәләгәнчә вак савытларга төрле төстәге, төрле куелыктагы, төрле тәмдәге бал салып чыктылар да тамашачыларга кечкенә калаклар тоттырдылар. Алар, тәмләп карап иң шәбен әйтеп бирергә тиеш иде. Минем дә, балаларымның да бушлай балны ашый-ашый авызлар ябышып бетте. Тик, әттәганәсе, уртак фикергә килә алмадык. Хатынга юкәнеке, кызыма чәчкәнеке, улыма көнбагышныкы, ә үземә карабодайныкы ошады.


Сентябрь кояшы да шушы бәйрәмгә үзенең нурларын вә җылысын кызганмады. Төрле җирләрдән килгән умартачылар рәхәтләнеп аралашты. Иң шәпләрен ачыклау өчен төрле конкурслар да узды.



Ә халык быел, нигәдер, бик аз иде. Татарстанның Саба районыннан килгән умартачыдан кәефен сораган идем, ,,400 чакрым үтеп 15 меңлек кенә саттым”,– диде ул, авыр сулап.


Тамашачылар сүзенә караганда, быел бәйрәм сүлпәнерәк үткән. Ясап куелган сәхнә дә күп вакыт буш торды. “Бал туе” җыенының алып баручысы да күзгә күренмәде.


Бу бәйрәмне быел оештыручыларга килгәндә – алар Мәтәүбашның асыл егетләре – Радик Еркеев белән Марат Зайруллин.


“Бал туен” үткәрүгә авыл хакимияте дә нык ярдәм иткән – килгән кунакларны вә тамашачыларны сыйларга 5 кг карабодай ярмасы биргән. Боткасы безгә тәтүен тәтемәде, әмма авыз иткәннәр бик тәмле булган диделәр.


Алдагы елда шушы урында “Бал туе” бәйрәмендә очрашканга тиклем. Анысы бераз оешканрак үтәр дигән теләк белән:

Габдулла Вафин.
Читайте нас: