Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 11:42

Чираттагы чүплек

Чираттагы ялда туган авылым Мәтәүбашка кайткач олы юл буенда – балаларның җәйләрен җиләк ашый торган акланчыкта зур гына чүп өеме күреп исем китте. Ачудан, хәтта кулларым йодрыкка йомарланды



Бу элегрәк булса бер хәл, ә хәзер бар ил мондый башбаштакларга каршы көрәшә бит! Урамнарыбызга да уңайлы булсын дип чүп салу контейнерлары урнаштырылды ич.


Минем моның кем эше икәнлеген ачыклап торырга вакытым булмады – икенче көнне үк гаиләм белән Бәләбәйгә кайтып киттек. Әмма халыкта юкка гына: “Без капчыкта ятмый”, – димиләр. Без дә, һичшиксез, тирә-як мохитне пычратучы шушы явызны ачыклаячакбыз.


Мин авылым патриоты буларак та, журналист буларак та читтә кала алмыйм. Гәзит укучылар да бу изге эштә миңа булышырлар – “Бәләбәй хәбәрләренә” телефоннан шылтыратып ( 3-17-02 ) явызның исем-фамилиясен атарлар дип ышанам.


Авылым уртасына чүп ташлаучыны, әлбәттә, ачыклаячакбыз һәм аның кем булуына карамастан, эшне прокуратурага тапшырачакбыз.


Алдагы саннарның берсендә бу кешенең исем-фамилиясен атаячакбыз һәм аңа нинди җәза бирелүе турында язачакбыз.


Габдулла Вафин.
Читайте нас: