Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 октябрь 2019, 13:10

Изге һөнәр ияләре

Бәләбәйдә ирле-хатынлы Арсланбековларны белмәгән кеше юктыр ул. Чөнки алар менә утыз елдан артык ал-ялны белмичә медицина өлкәсендә халыкка хезмәт итә



Ринат Маһир улы Арсланбеков 1962 елның 22 апрелендә Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында Маһир абый белән Разыя апаларның тату гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Малай бик шук була. Уку да аңа бик җиңел бирелә. Мин төпчек дип тормый, әти-әнисенә дә бик теләп булыша.


Ринат Маһир улы Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын Бәләбәй медицина училищесендә дәвам итә. Яшь белгечне кулына диплом алу белән хәрби хезмәткә чакыралар. Ринат Ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итә, отделение командиры була.


Егет армиядән кайткач укуын дәвам итәргә карар кыла – Уфага барып медицина институтына имтиханнар тапшыра. Ринат Арсланбеков дәвалау факультетының кичке бүлегендә белем ала. Көндезләрен лор кафедрасында лаборант булып эшләргә дә өлгерә.


Ә Лилия Роберт кызы тумышы белән Стәрлебаш районыннан. Кыз да, булачак ире Ринат кебек, кечкенәдән табип булырга хыялланып үсә. Иң кызыгы – аларның бу һөнәрне сайлавына Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы һәм андагы персонажлар сәбәпче була.


Лилия Роберт кызы Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфага юл тота. Башта Куватов исемендәге республика дәваханасы каршындагы медицина училищесендә белем ала. Аннан 21нче дәваханада эндокринология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Һәр чак камиллеккә омтылган кыз медицинаны тагын да тирәнрәк үзләштерү теләге белән медицина институты дәвалау факультетының кичке бүлегенә укырга керә. Эшен дә ташламый – югары уку йортында алган белемнәрен практика белән ныгытып бара.


Егет белән кыз тәү тапкыр институт аудиториясендә очраша. Бер-берсен, Һинд фильмнәрендәге кебек, беренче күрүдән үк ошаталар. Сөю ялкынында янган яшьләр озак та көтмичә гөрләтеп туй үткәрәләр. Бер елдан мәхәббәт җимешләре – кызлары Розалина туа.


1991 елны югары уку йортын тәмамлаган белгечләрне юллама буенча Бәләбәйгә эшкә җибәрәләр һәм алар язмышларын шушы шәһәр белән бәйли. Яшь гаиләне куандырып 1996 елны уллары Ленар да дөньяга килә.


Ринат Маһир улы – отоординолог, Лилия Роберт кызы – терапевт. Икесе дә югары категорияле табиплар. Лилия Арсланбекова, шуңа өстәп, терапевтлар хезмәтенең җитәкчесе дә әле.


Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, кызлары Розалина да әти-әнисенең һөнәрен сайлады. Ул медицина университетын тәмамлап бүгенге көндә Приют поселогында терапевт-гастроэнтеролог булып эшли.


Табип Арсланбековлар турында бары иң яхшысын гына ишетергә була. Ринат белән Лилияне хезмәттәшләре дә һәрчак үрнәк итеп куя, аларга пациентлар да бик рәхмәтле.


Әйткәндәй, ирле-хатынлы Арсланбековларның медицина өлкәсендәге хезмәт стажы 62 ел. Һәм әле бу чик түгел.


Габдулла Вафин
Читайте нас: