Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 октябрь 2019, 11:00

Декабрьдә беренче цех эшли башлаячак

Бәләбәй районында киләчәктә йомырка җитештерүгә юнәлтелгән зур кошчылык фермасы ачылачак

Былтыр “Линда” агрофирмасы җәмгыяте Анновка авыл советы авыл биләмәсе территориясендә урнашкан Чагылы сөтчелек комплексының бушап калган корпусларын сатып алган иде. Бүгенге көндә аның биләмәсе күп еллар үсеп утырган чүп үләннәреннән тазартылды.
– Иң башта без объектны уратып алган киртәләрне ныгыттык. Штатка өч каравылчы алдык. Агымдагы елның декабрь урталарында беренче цехны файдалануга тапшырырга тиешбез. Анда герман токымлы 50 меңләп кош-корт тотарга мөмкин булачак. Шуңа кадәр бинага газ үткәрергә кирәк. Әлеге вакытта проект әзерләнә. Яңартылган корпуста ремонт эшләре төгәлләнүгә бара. Киләсе атнада Ижауның “Рич-Агро” компаниясе белгечләре алдан кайтарылган технологик җиһазларны монтажлый башлаячак,– дип сөйләде безгә агрофирма директоры Данил Фәрхетдинов.

Объектка кергәндә уң якта йомырка складлары, ә сулда барлык санитар-гигиеник таләпләргә туры китереп төзелгән административ-көнкүреш корпусы урнашачак.
Эшкуар төзәтү эшләре үткәрү һәм кул көчен аз куллануны тәэмин иткән технологик җиһазлар алу өчен үз акчасын да, кредит ресурсларын да эшкә җиккән. Өч елда хуҗалык йомырка сала торган 120 мең тавык тоту өчен өч корпуста эш башларга һәм еллык әйләнеше 35 миллион йомырка җитештерерлек кошчылык фабрикасы булдырырга ниятли. Беренче цех нәкъ менә аларны яшь тавыклар белән тулыландыруга исәпләнгән дә инде.

Яңа производствоны ачу 30 эш урыны булдыруга булышлык итәчәк. Анновка һәм Чагылы авылларыннан монда эшкә килергә теләк белдерүчеләр бар инде. Аларны “Линда” агрофирмасының Баженово бүлекчәсе белгечләре эшкә өйрәтәчәк.
Быел да, узганы кебек үк, предприятие өчен бик уңышлы үтте. Тавык чебешләре алыр өчен Баженовога Русиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, Чувашстаннан, Пермьнән, Кировтан, Чиләбедән, Ырымбурдан, Ростовтан, Новгород өлкәсеннән, Краснодар краеннан ук килгәннәр.
2019 елда Кырымга ук кош-кортларның беренче партиясен озаттылар.


Рима Солтанова.
Читайте нас: