Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 октябрь 2019, 19:10

Шагыйрьне зурладылар

Октябрь… Бәхетле ай. 100 ел элек Башкортстан халкына бөек шәхес һәм әдәби иҗат чишмәсе – Мостай Кәримне бүләк иткән ай.

15нче октябрь көнне Бәләбәй шәһәре үзәк китапханәсендә муниципаль әдәби-иҗади айлыкның (Мостай укулары) йомгаклау туры үтте. “Мостай Кәрим барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Вакыт үтү белән иҗатының әһәмияте зурая гына. Аның акыллы сүзе һәм якты образы һәрвакыт безнең белән”, – дип ассызыклап үтте чарада катнашучыларны сәламләү сүзендә үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры И. Кирьянова һәм мәгариф идарәсе белгече С. Гәрәева.
Мостай укуларында катнашырга Бәләбәй шәһәре, Приют поселогы, Знаменка, Ермолкино, Мәтәүбаш авылларының 13 белем бирү оешмасыннан 52 кеше теләк белдергән иде. Алар халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты буенча бай материал туплаган.
Мостай Кәрим китаплары кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерә һәм уйланырга мәжбүр итә. “Безнең өйнең яме” дигән темага эссе нәкъ менә шул хисләрне чагылдыра. Бу номинациядә Лилия Фәхриева (Бәләбәй шәһәре мәктәп-интернаты), Эльвина Гыймазетдинова (татар гимназиясе, җитәкчесе Л.Фәттәхова) эшләре иң яхшысы дип табылды.
Мостай Кәрим китаплары – әдәбият дөньясына иң яхшы юл күрсәткеч. Ул олысына да, кечесенә дә аңлаешлы. “Кроссворд, презентация” номинациясендә жюри Виолетта Самойлова, Роза Әүбәкирова, Вероника Кулакова (Знаменка урта мәктәбе, җитәкчесе Е. Килина) эшләрен билгеләп үтте.
Һәркем Мостайның Шигърият иленә үтеп керә ала. Әлегә кыюсызрак адымнар белән булса да, безнең Укуларда катнашучылар аңа үтеп керергә омтылыш ясады. “Мостай Кәримгә багышлыйм” номинациясендә жюри Марина Майтесян (Знаменка урта мәктәбе, житәкчесе О. Кирина), Элина Мәүлиева (Башкорт гимназия-интернаты, җитәкчесе Т. Мәүлиева), Энҗе Габдрахманова (Приют поселогының 5нче урта мәктәбе, җитәкчесе Г. Ситдикова) шигъри сәләтен билгеләп үтте.
“Мостай Кәрим геройлары рәсемнәрдә һәм кул эшләрендә” темасы Софья Грушина (Приют поселогының 7нче урта мәктәбе, җитәкчесе С. Закирова), Лилия Моратова (мәктәп-интернат, җитәкчесе М. Асеева), Зилина Әлмөхәмәтова (17нче мәктәп, җитәкчесе Р. Вахитова), Айдар Әхмәтов (Приют поселогының 5нче урта мәктәбе), Лира Әхмәтова (татар гимназиясе, җитәкчесе Р. Гыйззәтуллина) күңеленә хуш килгән. Аларның эшләрендә Мостайның үзенә генә хас булган керсез яктылык чагыла.
“Башкортстан минем йөрәктә” дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсының финалы һәр кемдә кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар төрле телләрдә, илһамланып, Мостай шигырьләрен укыды. Анастасия Иванова (1нче мәктәп, җитәкчесе Р. Ситдикова), Чулпан Идиатуллина (Башкорт гимназия-интернаты, җитәкчесе А. Борисова), Эльвина Гыймазетдинова (татар гимназиясе, җитәкчесе Л.Фәттәхова), Ралина Ханнанова (Приют поселогының 5нче мәктәбе, җитәкчесе Г. Ситдикова), Азалия Гыймалетдинова (Башкорт гимназия-интернаты, җитәкчесе З. Исламова) һәм башкалар җиңүчеләр дип табылды.
Түп-түгәрәк җир калдырам сезгә,

Чатнамаган кояш калдырам.

Янып торган ут калдырам сезгә,

Агымсу калдырып китәмен…
Мостай Кәрим шигырьләренең язмышы бәхетле. Мостай шигырьләре ана менән бергә сабый бишегенә иелә, солдат белән ил чикләрен саклый, безнең барыбызны да Туган илне яратып яшәргә өйрәтә.

Рәсимә Сәлимова, китапханәче.
Читайте нас: