Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 октябрь 2019, 13:21

Чын ирләр токымыннан

25 октябрьдә Бәләбәй шәһәренең шәрәфле гражданины, 34 ел гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, 1994 - 2004 елларда Бәләбәй шәһәре, ә соңгарак район хакимиятенең дә, җитәкчесе булып эшләгән Риф Гыйльметдин улы Газизовка 80 яшь тулды.



80 еллык гомер агышы... Балачак чишмәсеннән башланып, зур гомер дәрьясына әйләнгән бу агым үз юлында күпме борылышлар ясаган, күпме киртәләрне җимереп үткән, күпме бусагалар аша сикереп алга ашкынган – җырларда җырланган Юрүзән елгасыдай күпне күргән, күпне кичергән. Бу агымның хуҗасы Тузлыкуш авылы егете, 1939 елның 25 октябрендә дөньяга килгән Риф Гыйльметдин улы төчесеннән бигрәк ачысын, шатлыгыннан бигрәк хәсрәтен татып, туган җир туфрагы җылысын, туган як һавасын сулап, ишле гаилә, авыл тәрбиясе алып үскәнгә микән, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, техник училищеда, ә аннары Уфа нефть институтында укып, тау инженеры һөнәре алганда ук ил, республика, шәһәр, район, туган авылы язмышын үзенеке итеп кабул иткән, ярсу, тәвәккәл, кыю, чәмле, хуҗалыкчан, алга карап эш итә белгән – чын ир-егет булып өлгерә .


Ә халыкка, җәмгыятькә нинди заманда да нәкъ менә шундый чын ирләр токымыннан булган шәхесләр кирәк булды, кирәк булачак.

Тормышның күп өлкәләрендә зур эшләре белән тирән эз калдырып, исемен җуелмаслык итеп Бәләбәй генә түгел, хәтта республика тарихында калдырган юбилярыбыз шундый сирәкләрнең берсе.


Аның иң беренче чиратт а кеше мәнфәгатьләре турында хәстәрлек күрүне максаты итеп куеп, шәһәр - район башлыгы булып эшләгән елларын кем генә хәтерләми икән?! Р.Г. Газизов һәм аның эшкә сәләтле, нык командасының тырышлыгы, җаваплылыгы, гаять зур хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән әһәмиятле объектларның исәбенә чыгарлык түгел! Ел саен Бөек Җиңү көнендә (хәер, башка вакытта да) меңнәрчә бәләбәйлеләрне җыйган “Ватанны саклаучыларга” мемориал комплексы гына да ни тора! Ә күперләр, ә хирургия корпусы, Мартыново-Бәләбәй субүләре... Ә рухи, мәдәни кыйммәтләрне саклау үзәкләре булган Аксаковлар гаиләсе йорт-музее, “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге?...Ә Бәләбәйнең гимназияләр, шигърият шәһәренә әйләнүе? .. Ә шәһәр проблемаларын, хәстәрлекләрен аңлаган һәм аларны хәл итү өчен күп, ифрат күп эшләгән фикердәшләрен Бәләбәй шәһәренең директорлар советына берләштерүе... Җыеп кына әйткәндә, Р.Г. Газизовның шәһәр һәм район башлыгы постында эшләгән елларында Бәләбәйнең абруе Башкортстан Ресрпубликасында гына түгел, Русия Федерациясендә дә сизелерлек күтәрелде, чөнки аның эшчәнлегенең җимешләре барсының да күз алдында булды – алар кала тормышының һәр тармагына, һәр бәләбәйлегә эшләде. Илдә катлаулы үзгәртү еллары булуга карамастан, ул җитәкчелек иткән бер дистә ел Бәләбәй шәһәренең бар яклап та яңару вакыты булып тарихка кереп калды. Саный китсәң, шәһәргә ул елларда тапшырылган наградалар гына да әллә күпме.


Танылган журналист Денис Әхмәтҗанов (псевдонимы Денис Курганов) мәкаләм герое турында язган “Он городу оставил в дар...” китабында (2009 ел) бик күп шәһәрдә яшәүчеләрнең фикерен анык җиткерә: “Все, что делал Риф Гильмутдинович, он выполнял на совесть, не ради показухи, пресловутой “галочки”, а на десятилетия. Он никогда не изображал вокруг себя иллюзию бурной деятельности, просто жил и творил в насыщенных до предела делами”.


Аннары аңарда бүгенге күп җитәкчеләр мәхрүм кыйммәтле ике сыйфат бар: башлаган эшне ахырына җиткерү һәм эшнең сүздән аерылмавы. Ул бервакытта да тотынган эшен җиренә җиткереп үтәмичә туктамый, барлык проблемаларны, тар урыннарны, “чирләрне” яхшы белә, эш вакытын кешеләр арасында уздырырга тырыша, әйткән сүзендә тора.


Гомер көзенә аяк баскан һәр кеше кебек, Риф Гыйльметдин улы да бүген хәтер йомгагын сүтеп, башкарган эш-гамәлләрен, үткәннәрен барлый һәм, әлбәттә, яшьлек елларына, җитәкче постына килгәнче (ул 1994 елның 1 апреленнән Башкортстан Республикасы Президенты М.Г. Рәхимовның Указы белән Бәләбәй шәһәре мэры итеп тәгаенләнә) үзен корыч кебек чыныктырган; белгеч кенә түгел, ә грамоталы, принципиаль, эшлекле җитәкче итеп тә үстергән вакытка – нефтьче булып эшләгән чагына әйләнеп кайта, аеруча бер җылылык белән искә ала.


... Ә яшьлеге аның республикада нефть бумы башланган, яңадан-яңа яткылыклар ачкан чакка туры килә. Күрәсең, гади авыл егетен дә нефть эше үзенә гашыйк итә һәм ул хезмәт эшчәнлеген шушы һөнәргә багышларга ниятли. Шуңа да вузда укыганда “Технология һәм нефть һәм газ яткылыклары эшкәртмәләрен комплексы механикалаштыру” белгечлеген сайлый. “Башзападнефтеразведка” трестының Бәләбәй бораулау конторасында нефть һәм газ скважиналарын бораулаучы булып эшли башлап, ул һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә. Составына биш мең кеше кергән коллектив аны Бәләбәй шәһәренең иң эре предприятиесе – Бораулау эшләре идарәлеге начальнигы итеп сайлый. Бу вазыйфада эшләгән чагында Риф Гыйльметдин улы яңа яткылыклар ачу, бораулауга бәйле бик күп мәсьәләләрне хәл итә, әмма торак, балалар бакчалары, ашханәләр, сәүдә йортлары төзүгә – социаль проблемаларны чишүгә аерым игътибар бирә.


Нефть сәнәгате системасында ул 34 ел хезмәт куя. Бу вакыт эчендә УБР конторалары тарафыннан 30 (!) нефть яткылыгы ачыла. Шуңа күрә Риф Гыйльметдин улының “БАССРның атказанган нефтчесе”, “Русия Федерациясенең нефть сәнәгате отличнигы” исемнәренә дә лаек булуына, шулай ук бөтен шәһәр, район белән җитәкчелек итү нәкъ аңа ышанып тапшырылуына гаҗәпләнерлек тә түгел. Һәм, әйтергә кирәк, ул аны, югарыда кыска юлларда гына сурәтләнгәнчә, тулысынча аклап, вөҗданы кушканча эшләп, лаеклы ялга китә. Әлбәттә, ялда да ул кул кушырып утырмый, менә күп еллар инде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай, Дәүләт Думасы депутатларының ярдәмчәсе вазыйфасын башкара.


Һәрчак югары властьлар, шәһәр, район халкы күз алдында булган җитәкче бүген артык күзгә күренеп бармый, ифрат җаваплы эшендә бәләбәйлеләрнең ышанычын тулысынча аклаганга күрә тыныч күңел белән, яшәүнең матур якларына сокланып, аткан һәр яңа таңга шатланып, күңеле кушканча яши бирә. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Башкортстанның атказанган укытучысы, бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган тормыш иптәше Светлана Хәбир кызы белән Риф Газизовларның тату гаиләсендә уллары Илдар һәм кызлары Ильмира күркәм тәрбия алып, яхшы кешеләр булып үсеп, күптән инде олы тормыш юлына аяк басканнар. Алар икесе дә югары белемгә ия, Илдар философия фәннәре кандидаты булса, Ильмира медицина фәннәре докторы. Бүгенге көндә Риф Гыйльметдин улы тагын бер зур статуска ия – ул оныкларын үлеп яратучы, аларга чын кеше булу тәрбиясе бирүче картәти!


Аягында нык басып торган хуҗа , тумыштан җитәкче, алга карап эш итә белгән сәясәтче, эш сөючән, акыллы, гадел кеше Риф Гыйльметдин улының мактаулы исемнәрен, лаеклы наградаларын саный китсәм, бу шактый урынны алыр иде, әмма ул исемлеккә кермәгән берсе аның өчен иң кадерлесе – ул исеменең җуелмаслык итеп халык йөрәгенә язылуы. Р. Г. Газизов кебек чын ирләр токымыннан булган улларың һәм кызларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!



Зәйфә Салихова.
Читайте нас: