Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2019, 14:03

“Көйне танып бел!”

“Урал-батыр” милли-мәдәни үзәгендә әледән-әле күркәм кичәләр булып тора. Менә әле, яңарак кына, көзге кичләрнең берсендә, Татар иҗтимагый үзәге үзенең дусларын чираттагы ял кичәсенә чакырды.Татар халык җырларына багышланган “Көйне танып бел” исемле тамаша иде бу.


Безнең халык бик моңлы ул. Җыр һәрчак борынгы әби-бабаларыбызның изге юлдашы булган. Алар гасырлар аша сакланып һәм камилләшеп шушы көннәргәчә килеп җиткәннәр. Безнең өчен менә нинди кадерле мирас ул.
Өйе, татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында кара урманнар, биек тау-кыялар очраса да туктамаган ул. Бүгенге көндә дә шушы изге чишмә сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч һәм дәрт биреп һаман челтерәп ага.
Мәдәният сараеның залына да шушы моңга гашыйк тамашачы җыелган иде. Кичә җыр-биюләр һәм төрле уеннар белән тыгыз үрелеп барды. “Балкыш” татар җыр ансамбленең чыгышларын да халык һәрвакыттагыча бик яратып тыңлады.
Тамашачылар берничә төркемгә бүленеп җыр-моңны танып белү осталыгына ярыштылар. Алар борынгы халык җырларын да, хәзергеләрен дә бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ә Ракыя Тухватшина барыбызны да бик нык сокландырды.
Җыр-моң сөюче тамашачы яхшы тәэссоратлар алып өйләренә таралды. Чираттагы “Аулак өй” кичәсе 20 ноябрь узачак.

Гөлсинә Вәлиева.
Читайте нас: