Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2019, 15:01

Мәтәүбаш мәктәбенә – 100 ел

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул

Дан ордены тулы кавалеры Әһлиулла Вәлишин исемендәге Мәтәүбаш мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Һәр яңа уку елының яңа исемнәре, яңа җиңүләре, яңа сәхифәләре белән баетып барылган мәктәп тарихы өчен бик күп вакыт бу…Уку елының һәр иртәсе яңалык белән туа, үзгәрешләр алып килә, мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кызчык һәм малайның биредә исеме, истәлеге кала.
Төрле елларда Мәтәүбаш урта мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташлар, хөрмәткә лаек укытучылар,Мәгариф идарәсе вәкилләре бәйрәмнең кунаклары булдылар.Чыгышлар мәктәп укучылары һәм “Урал-батыр” милли мәдәни үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр белән аралашып барды.Интерактив тактада күрсәтелгән мәктәп эшмәкәрлегенең төрле елларын һәм мизгелләрен чагылдыручы фотосүрәтләр кичәге мәктәп укучыларын ерак хәтирәләр иленә алып китте.
Мәктәп тарихына күз салганнан соң, күңелебездәге зур горурлык һәм хөрмәт хисләре тагын да көчлерәк яна башлады. Гомер бакый Мәтәүбаш халкы белемгә омтылган. Революциягә тиклем авылда мәдрәсә эшләп килгән. Хәллерәк һәр гаилә балаларына белем бирергә тырышкан. Мәдрәсә халык акчасына эшләгән, авыл байлары да көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән. Уку йортында татар һәм гарәп телләрен, татар әдәбиятын, хисап, ислам дине нигезләрен һәм Корьән өйрәнгәннәр.
Октябрь революциясеннән соң, тирә-якта беренчеләрдән булып, авылда мәктәп ачалар. (Архивта шушы белем учагы турында 1919 елның октябреннән мәгълүмат сакланган. Шуңа да мөктәпнең нигез ташы салыну ошбу көннән санала).
Авылның беренче укытучысы Кашафетдин Фазлетдинов була. Ул башта балаларны йортларда укытып йөри, ә 1923 елны мәктәп өчен кечкенә генә бина сатып алалар. Ул заманнарда авылда балалар күп, белемгә омтылыш көчле була. Шуңа да бераздан сабыйлар мәктәпкә сыймый башлый.

1925 елны мәктәп элекке мәчет бинасына күчә. Монысы, әлбәттә, бераз иркенрәк була. Ул Мәтәүбаш башлангыч мәктәбе дип йөртелә башлый. Уку йортында гарәп теле, грамматика, татар теле, татар тарихы, математика һәм география дәресләре керә. (Урыс теле укытылмый). Бөтен документлар гарәпчә тутырыла.
Мәктәп 1928 елны гарәп алфавитыннан латинга күчә. Ә кирилица 1939 елдан әйләнешкә керә.
Мәктәбебезгә нигез ташы салучы булып, әлбәттә, беренче укытучы – Ленин ордены кавалеры Кашафетдин Фазлетдинов санала.
Мәктәпнең 100 еллык тарихында унике кеше директор булып эшли ¬– Г. Баһаветдинов, П. Мусин, Х. Хәсәнов, М. Мөлеков, М. Юсиев, М. Танакбаев, Р. Исхакова, Р. Ногманов, А. Фазлетдинов, Г. Еркәева, Р. Латыпова. Бүгенге көнне шушы җаваплы вазифаны И. Борисов башкара.
Мәктәп тарихы илнеке белән тыгыз үрелгән. Шуңа күрә уку йортының шатлыклы да, кайгылы да чаклары күп булган. Кызыл террор еллары да, Бөек Ватан сугышы да мәктәбебезне урап үтмәгән. Илне яклап аның элекке укучылары яуга киткән. Күпләре алыш кырында ятып калган. Алар арасында Әзгар Еркәев һәм Атнабай Каранаев исемле укытучыларыбыз да бар. Мәктәп зур горурлык белән исемен йөртүче Әһлиулла Вәлишин да Бөек Ватан сугышы герое.
Әфган һәм Чечен сугышлары да мәктәбебезне урап узмаган. Аның элекке укучылары – Алик Силибаев, Фидаил Вәлиуллин һәм Разим Әхмәдиев яу кырында – чит җирләрдә башларын салганнар.
Мәктәбебезнең йөз еллык тарихында балаларга бик күп укытучылар белем биргән. Аларның барсын да санап чыгу мөмкин дә түгелдер. Мин, мәсәлән, үземнең беренче укытучым Зәйтүнә апа Бакированы, чын интеллигент һәм үз фәненең остасы Айрат абый Фазлетдиновны, искитмәле педагог, аналарча хәстәрлекле Наилә апа Галимуллинаны, миңа зур ышанычлар баглаган Кәримә апа Гомәрованы, әдәбият дөньясына юл ачкан Зиннур абый Халфинны, Галия апа Садыйкованы, Мирхәт абый Хөсәеновны зур ихтирам белән искә алам.
Мәктәбебез дә үзенең элекке укучылары белән горурлана ала. Чөнки алар арасында тормышта зур казанышларга ирешкән шәхесләр бик күп:

Идиятша Әхмәтша улы Еркәев ун елдан артык Башкорт АССРы Югары Советы Президиумы секретаре;

Рәмзис Әхлиулла улы Вәлишин Башкортстан Республикасының финанс министрының беренче урынбасары;

күренекле публицист, күп китаплар авторы, Ульян өлкәсе милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, “Өмет” (Ульяновск) гәзите хезмәткәре Айрат Ибраһимов;

Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле журналист, атказанган матбугат хезмәткәре Зәйфә Миргазиян кызы Салихова;

Шәһәр Советы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча рәис урынбасары Җиһан Мөгалим кызы Идиятуллина;

Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, “Азатлык” (АКШ) радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе, “Тулпар” журналының поэзия бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе поэзия бүлеге җитәкчесе Мөнир Мәхмүт улы Вафин:

подполковник Шәйхидәр Миннегәзим улы Әхмәтҗанов;

подполковник Ислыбай Ишкулай улы Каранаев;

Башкортстан авыл хуҗалыгы университетының чит илләр белән бәйләнешләр бүлегенең җитәкчесе Лира Нәгыйм кызы Шәрәпова;

Мари АССРының Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары Исламгали Сәетгали улы Тулкачев;

“Автоприбор” һәм “ОЗНА” заводларының директоры Фәһим Фаридон улы Вафин;

“Автоваз” заводының баш бухгалтеры Ирек Мирхәт улы Хөсәенов;

Башкорт дәүләт университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Рәзилә Мөнәвәр кызы Зәйруллина;

Мәгарифне үстерү институтының доценты, педагогия фәннәре кандидаты Зилира Әхнәф кызы Булатова;

Башкортстан авыл хуҗалыгы университеты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Илгиз Гәрдән улы Мухамадиев;

Русия Федерациясенең Вьетнамдагы илчелек хезмәткәре Илдар Айрат улы Фазлетдинов;

Бәләбәй шәһәренең мәктәп-интернаты директоры Римма Каррам кызы Салихова;

“Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты Башкортстан Республикасы дәүләт унитар предприятиясе филиалы генераль директоры Илшат Айрат улы Фазлетдинов;

Бәләбәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Айрат Ринат улы Гомәров һәм башкалар, һәм башкалар.
Авыл мәктәбе ул – тел сакчысы, милләт сакчысы, буыннар бәйләнешен булдыручы. Мәтәүбаш исеме бар татар дөньясына билгеле дисәм дә арттыру булмастыр. Чөнки авылыбызны данлаучы, исемен тирә-якка яңгыратучы уллары һәм кызлары күп. Мәсәлән, Гиннесларның рекордлар китабына кертерлек хәл – Мәтәүбашта биш язучы туып-үскән. (Башкортстанның һәм Русияның тагын кайсы авылы мондый казанышы белән мактана ала?) Әлбәттә, талантларыбызның формалашуында Мәтәүбашыбызның эчәр суы белән гүзәл табигатенең генә түгел, ә мәктәбенең дә өлеше чиксез.
Менә шундый искиткеч ул Мәтәүбаш мәктәбе. Һәм йөз ел бер нинди дә чик түгел. Әнә бала-чагаларның шат авазыннан мәктәбебез нинди гөрләп тора ич.
Мәктәп – авылның йөрәге, аның йөзе. Киләчәктә дә мәктәп үз кыйбласын югалтмасын, кыңгырау тавышы беркайчан да тынмасын дигән теләк белән:
Габдулла Вафин,
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: