Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2019, 14:16

Вәт, ичмасам, пәрәмәч!

1552 елны Казан ханлыгын Явыз Иван басып алгач, мариларның бер өлеше патша эзәрлекләвеннән качып безнең якларга килеп төпләнә. Башкортстан Республикасында 106 мең мари яши. Ә Мишкә районын аларның кече ватаннары дияргә дә буладыр. Чөнки монда 18 мең мари исәпләнә, район халкының 71 процентын шушы милләт вәкилләре тәшкил итә. Марилар, шулай ук, Бөре, Шаран, Калтасы районнарында да күп.

Безнең күпмилләтле Бәләбәй районында да бер мари авылы бар. Исеме дә бик матур – Аккаен. Моннан тыш, Мәтәүбашта Аккүбәк исемле мари урамы бар. Байморза авылы да ике өлештән тора. Аның бер очында татарлар яши, ә икенчесендә – марилар.
Бу милләт вәкилләре авылларына нигез салганда тынычрак, урманлырак урыннарны сайлаган. Алар гомер бакый аучылык белән шөгыльләнгән, мал асрап, иген үстереп гомер иткәннәр.
Бәләкәй чактан ук марилар белән аралашып үскән кеше буларак, шуны әйтә алам – алар бик тырыш һәм искиткеч тату. Җитмәсә, күп гасырлар буе татар халкы арасында яшәп тә үз телләрен, үз йолаларын онытмаганнар.
Мари милләте фин-угыр төркеменә карый. Шуңа да алар бу тирәдә яшәүче татар, чуваш, урыс һәм башкортлардан бик нык аерылып тора, телләре дә, йолалары да, диннәре дә башка. Мариларны фамлияләреннән үк аерырга мөмкин. Танакбаев, Каранаев, Силибаев, Апеев, Асмандияров, Альмакаев, Атнагузин булса – бу мари халкы вәкиле дигән сүз. Исемнәре электән бераз төркичәрәк иде – Минебай, Әхмәт, Сания, Гөлчәчкә, Атнабай, Миннегуҗа, Миннехан... Ә хәзер яшьләр балаларына урысча исем куша.
Мин мәктәптә укыганда класстагы 22 баланың дүртесе мари иде – Юрик Каранаев, Славик Батыров, Флүрә Альмакаева һәм Света Каранаева (соңгысы, кызганычка каршы, күп еллар инде мәрхүм). Балачак дустым Юрий Себердән кунакка кайтуын ишеткәч, кич белән Аккаен авылына барып, хәлен белеп кайтырга булдым.
Юрик белән кочаклашып күрешәбез. Ни дисәң дә, очрашмаганга ун еллап бардыр. Әнисе Римма апа мине күргәч: “Мактап йөрисең икән – яңа гына пәрәмәчебез дә пешеп чыкты”, – ди елмаеп.
Каранаевларның өйләре зур вә иркен, ул әллә каян нур чәчеп, авылда бер булып балкып тора. Утырышкач, мәрхүм Микулай абыйны да искә алабыз. “Үлгәненә 27 ел була инде”, – ди Римма Арслан кызы, авыр сулап. “Ничек танышкан идегез?” – дим сүзне икенчегә борырга теләп. Моны ишеткәч, Римма апаның күзләре балкып китә.
– Мин Мәтәүбашта сигез сыйныф тәмамладым, аннан Тузлыкушта тагын өч ел укыдым. Кулга аттестат алгач, колхозда эшли башладым. Көннәрнең берсендә туганнарым кунакка җыендылар һәм мине өйләрен сакларга калдырдылар. Кич, әлбәттә, аулакка яшьләр җыелды, – дип сөйләп китте Римма апа, шул чакларын исенә төшереп. – Азактан гына белдем, моны Микулай, туганнарым белән сөйләшеп, махсус оештырган икән. Гашыйк булуын һәм өйләнергә теләвен әйткәч, минекеләр аңа каршы килмәгән. Аулакка Микулай да килде һәм тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, мондый чибәр егетнең теләгенә каршы чыга алмадым, – дип елмая Римма апа.
Ул чакта мариларның туй йолалары да бераз бүтәнчәрәк булган икән. Егет кызны үзләренә түгел, ә берәр туганнарына алып кайткан. Бары икенче көнне генә үзләрендә туй үткәргәннәр. Мари егетләре туй арбасына иң шәп атларны җигә торган булганнар, ә булачак кәләшләре йөзләрен яулык белән каплап тын гына арбада утырганнар. Өйгә кергәч, руханилары дога укыган, аннан яшь кәләш бүләкләрен тараткан. Ирнең барча туганнары, киленнең бүләгенә җавап итеп, һәрберсе сарык бирә торган булган. ” Әле дә бу йола үтәлә, тик хәзер сарыкны суыткыч я телевизор алыштыра”, – диделәр Римма апаның балалары.
Өйләнешкәч, Римма белән Микулай Себергә чыгып китәләр. Юриклары да анда туа. Бераздан яшьләр яңадан авылга кайтып төпләнә. Микулайны бригадир итеп куялар, ә Римма Арслан кызы гомер буе сатучы булып эшли. Ике ул үстерәләр. Хәзер балаларының үзләренең гаиләләре бар. Юрий белән Альбина бер ул һәм бер кыз үстерә. Ә Микулай абый белән Римма апаның төпчекләре Анатолийда ике малай.
Авыл җирендә дөнья көтүләре авыр. Эшсезлектән һәм акчасызлыктан Юрий белән Альбина ун ел элек Себер тарафларына чыгып киткәннәр иде һәм моңа һич кенә дә үкенмиләр. Хәзер аларның яхшы фатирлары, “текә” машиналары бар, балаларын да укытып чыгардылар. Ә авылда үзләре салып кергән кола яландай зур өйләре буш тора. Кем белә, бәлки, пенсиягә чыккач, кире әйләнеп кайтырлар әле туган төбәкләренә.
Ә Юрийның энесе Анатолий Себергә вахта ысулы белән барып йөри. Бер ай эштә, бер ай өйдә. Буш вакытында да тик ятмый – Аккаенда,хатыны Айгөл белән, менә дигән ике катлы өй салалар.
Мине кыстый-кыстый табынга утырталар. Тормыш-көнкүреш, йолалар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Руханилары Айдагол абыйны зур хөрмәт белән искә ала Каранаевлар. Ул туйларны да, кеше күмүләрне дә оештыра торган булган, борынгыдан калган догаларын да белгән.
Мариларның үзләренең Аллалары бар. Бәйрәмнәрен дә алар онытмыйлар. Җыелышып, теләк тели торган урыннары да бар иде дә, тик монысы Айдагол абый үлгәч, онытыла төште.
“Элек безнең марилар, өйләнер вакыт җиткәч, Шаран районына барып кыз алып кайталар иде. Ә хәзер алай эшләмиләр инде. Монда гына өйләнәләр. Мари кызы табалмасалар, кызганыч, бүтән милләтнекен алалар да кайталар”, – дип сүзгә кушыла киленнәре Альбина.
Бу милләт вәкилләре бик тату. Туйга да, кеше үлсә дә, бөтен авыллары белән җыелалар. Кешене соңгы юлга озатулары бик үзенчәлекле. Мәет чыккан өйгә бар авыл җыела. Буш кул белән килмиләр, ә сый-нигъмәт күтәреп. Өйдә табын коралар. Бар да сыйланып утырырырга тиеш икән, юкса мәет ач китә, диләр. Ә зиратка кергәндә, тирә-якка ипи валчыклары сибәргә кирәк. Болай иткәндә зират рухлары зыян салмый. Кабер өстендә шәм яндыралар һәм җеп өләшәләр. (Аны кулга бәйләргә кирәк). Марилар мәетне киендереп күмә. Кесәсенә кирәк-ярагын салалар. Ашарга бераз азык, тарткан кешегә, шуңа өстәп, тәмәкесен дә онытмыйлар алар.
Мари риваяте буенча, кеше үлгәч, башта оҗмаһ ишек төбендә каравылчы булып тора, аннан аны икенче мәет алыштыра.
Мари халкы бик аралашучан. Туганны туган, дусны дус итә белә. Безнең марилар элегрәк татарча да бик шәп сөйләшәләр иде. Менә, әле дә, Римма апа, улы Юрий, киленнәре Альбина һәм Айгөл белән татарча гына аралаштык. Мин үземнең марича начар белүемә бераз оялып та куйдым.
Бу милләт вәкилләре гомер бакый им-томга оста булган. Күрәзәчеләре, сихерчеләре, ногыт салучылары белән тирә-якта дан тоткан алар. Халык медицинасын да элек бик яхшы белгәннәр.Тик боларны үткән заманда язам. Сәбәбе аңлашыладыр инде.
Шул арада Римма апа өстәлгә яңа гына мичтән чыккан пәрәмәч китереп куйды. Аның матурлыгы, ә тәме... Чамалап ашамасаң, телеңне дә йотып куюың бар.

Пәрәмәчләп бишме, алтымы йомры чәй эчкәч, яраткан хатыныма 8 Март бәйрәменә сюрприз ясау нияте белән, Римма ападан мариларның милли ризыгының рецептын да сорадым. Сыйныфташымның әнисе ялындырып тормады, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Чүпрәле камыр куясың икән. Кабаргач, аны майланган табага 1 см калынлыкта җәеп саласың. Ул арада эчлек әзерлисең – төелгән бәрәңгегә каймак, йомырка салып ботыйсың. Шуны камыр өстенә тигез итеп җәясең. Аннан соң, өстен тугланган йомырка сылап тигезлисең. Кызу мичкә тыгып, егерме минут чамасы пешереп аласың. Әзер пәрәмәчләрне , акмай белән майлап, эссе килеш табынга бирәсең.
Каранаевларда мин бик озак утырдым. Сыйныфташым Юрий озата ук чыкты. Шул чак урамнан яшьләр үтеп бара иде. Мине иң куандырганы шул булды – алар безнең белән марича исәнләшеп үтте.
Тагын шунсына игътибар иттем. Ут янмаган өйләр бик сирәк. Димәк, мари авылы Аккаен, авыл белән бергә мари теле, мари мәдәнияте һәм йолалары әле яши һәм, күңелдә, киләчәктә дә югалмас дигән өмет чаткылары кабына.


Габдулла Вафин.
Читайте нас: