Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2019, 09:39

Капитан Зәйнуллин

Илмир бәләкәй чактан ук милиционер булырга хыяллана. “Степа абый – милиционер” аның иң яраткан китапларының берсе була. Бераз үскәч, Володя Шарапов һәм Глеб Жегловлар аның идеалына әверелә.



Илмир Назыйф улы Зәйнуллин 1980 елның 10 февралендә Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында дөньяга килә. Әтисе – колхозчы, әнисе – укытучы була.


Илмир Зәйнуллин Тузлыкуш урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлагач, укуын Бәләбәй шәһәренең 40нчы училищесында дәвам итә.

Армиядә Ставрополь краенда тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Бу Чечняда сугыш барган елларга туры килә. Кече сержант Зәйнуллин да “кайнар ноктада” ярты ел командировкада булып кайта.


Илмир Назыйф улы хәрби хезмәттән соң ике ел “Автонормаль” заводында эшли. Аннан бала чактагы хыялын тормышка ашыра – милициягә урнаша.

Башта патруль-пост хезмәтендә үзен сыный. Аннан Зәйнуллинны корал буенча инспектор итеп үрләтәләр. Илмир Назыйф улы алты елдан артык Мәтәүбаш, Семенкино һәм Анновка авыл советларында участок инспекторы булып хезмәт итеп тә ала. “Бу иң авыр һәм иң кызыклы елларым”, – дип сөйли капитан Зәйнуллин. Көн дип тормыйлар, төн дип – сиңа чабалар. Әйе, җиренә җиткереп башкарсаң, участок инспекторының эшен тавык та чүпләп бетәрлек түгел – административ беркетмәләр төзү, мөрәҗәгатьләрне тикшерү, җинаять эшләрен ачу, тәртип саклау, төрле рейдларда катнашу, тоткыннарны тиешле урынга озату, кәгазь эше, билгеле бер вакытта үз территорияңне күзәтеп чыгу... Элек-электән бу һөнәр ияләренә халык тәртип урнаштыручы баш милиция дип карарга күнеккән. Шуңа да, исерек ир сугышса да, күршеләре тавышланса да, йорт каршында машина куярга урын булмаса да, әйбер югалса да, гаиләдә бәхәс чыкса да, участок инспекторларына мөрәҗәгать итәләр. Кыскасы, участок полициясе хезмәткәрләренә психолог та, табиб та, хокук сакчысы да, хөкемдар да булырга туры килә.


Бер елны Акбасар авылында кешеләрнең йорт-кураларына “кызыл әтәч” җибәрүче маньяк та барлыкка килде. Монысын да тотты капитан Зәйнуллин.

Бүгенге көндә Илмир Назыйф улы тагын да җаваплырак эштә – ул тыл хезмәтенең өлкән белгече.


Капитан Зәйнуллин яраткан хатыны Фәния Фатыйховна белән ике кыз үстерәләр. Диана 11нче, Рената 9нчы сыйныфта. Илмир Назыйф улы балаларына яраткан һәм үрнәкле әти. Шуңа да төпчек кызы Рената киләчәктә әтисе кебек полициядә хезмәт итәргә хыяллана.


Габдулла Вафин.
Читайте нас: