Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 16:42

Дан паркында

Берничә ай шәһәрнең Кызылармеец урамындагы Дан паркында караңгы төшкәнче техника кайнашты, мәгълүм булуынча, аны яңарту эшләре барды



Моны без, бәләбәйлеләр, үз күзләребез белән күреп тордык, шәһәр-район газетасы да эш барышын яктырта килде. Парк техникадан бушап калгач, кызым, оныкларым Камилла, Тимур белән яңартылган паркны барып карарга булдык.


Ноябрь киче. Алтын көз матурлыгы инде үткән көннәрдә калса да, парк безне тыйнак матурлыгы, якты сагышы һәм бүгенге рәхмәтле бәләбәйлеләр тырышлыгы белән булдырылган, шулай дип өйтергә яраса, яңа бизәлеше белән каршы алды. Әйе, бу гади ял паркы гына түгел шул, ә бәлки дәһшәтле сугышларда һәлак булган якташларыбыз истәлеген, данын саклаучы Дан паркы.


Менә без ап-ак булып әллә кайдан күренеп торган капкадан эчкә узабыз, уртадагы асфальт түшәлгән шактый киң юлдан түргә атлыйбыз. Монда саф һава, ара-тирә көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелүгә карамастан, илаһи тынлык . Урамнан тыз-быз чабучы машиналар тавышы да ишетелми, Җил әфәнде дә, әллә кем булып җилләнеп йөрми, иртәрәк йокыга китәргә уйлаганмы, белсә бер Ходай белә торгандыр. Караңгы төшсә дә, әле ныклап ятып та бетмәгән кар аклыгыннан, баганалардагы, ике яклап тезелеп киткән пилоннардагы мул ут яктысыннан күңелдә әйтеп аңлаталмаслык рәхәтлек. Аннан

гына да түгел, монда үз җае белән барган тыныч тормышның кадерле, бик кадерле булуын тоюдан. Әнә ике ахирәт өп-өр яңа эскәмиягә утырып алганнар да эч серләрен бүлешәләр. Әнә ике малай, көлешә-көлешә, кыска чаңгыда шуалар ,аны коротышки диләр, бугай.


Әнә бер әти кечкенә кызын (бергә булу нинди бәхет!) җитәкләп, читтәге асфальт түшәлгән тротуардан атлый. Күптән түгел генә утыртылган яшь чыршылар, үзе өчен дөньяны ачып кына килгән яшь балалардай, бар тирә-якны кызыксынып күзәтеп басып торалар сыман.


Оныкларым уртада сугыш вакытында фронтта һәм тылда батырлык күрсәткән, җәфа чиккән балалар истәлегенә куелган һәйкәл-обелискка якынлашкач, эчке тоемлау беләнме, андагы сугыш чоры балалары сурәтләренә карап, тынып калдылар, иҗекләп Рождественскийның аларга арнап язылган шигырь юлларын укыдылар. Кызганычка, кулыбызда тере чәчәкләр юк иде...


Аннары Яугир- Азатлык яулаучы һәйкәле янында тын калып басып торганнан соң, йөзләрчә фотосурәтләр бергә тупланган “Үлемсез полк” истәлек дивары алдында озакка туктап калабыз. Дүртенче яше белән барган шук оныгым Тимурга кадәр җитдиләнеп кала, әле бер, әле икенче фотога карый. Яу кырында һәлак булган, сугыштан соңгы 74 елга сузылган тыныч тормышта арабыздан киткән сугыш һәм тыл ветераннары (шөкер, арада әле исәннәре дә бар) фотолардан безгә төбәлеп: “Тынычлыкның, бүгенге тормышның кадерен белегез, ә тагын ... беркемнең дә миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңүнең бөеклеген кимсетүенә юл куймагыз!” – дип дәшәләр төсле.


Без әкрен генә кайтыр якка юнәләбез. Оныкларым юктан да кызык табып, көлешә-көлешә, алдан йөгерәләр. Артта калган безне көтеп алалар да: “Ә без тагын монда киләбезме?” – дип сорыйлар. Әлбәттә, киләчәкбез, ак кышларда чаңгыда йөрергә, яшел язларда әле кара җир булып яткан газоннарга чәчәкләр утыртышырга, җиләс җәйге кичләрдә саф һава суларга, паркның матурлыгына сокланырга һәм һәрвакыт Бөек Җиңү яулашкан якташларыбыз белән горурланырга, алар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр алдында баш ияргә. Тормыш ыгы-зыгысыннан арынып, Тынычлык, Бәхет, Хәтер кебек асыл кыйммәтләрнең асылын тирәнрәк тоярга...


Зәйфә Салихова.
Читайте нас: