Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2019, 17:55

Авылның киләчәге кооперативлар кулында

Уфада дүртенче ел рәттән үткәрелүче “Безнең бренд” фестивале чикләрендә республика авыл хуҗалыгы кооперативларының II съезды үтте. Аны Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Авыл хуҗалыгы консультация үзәге оештырды.



Форумның эшендә Бәләбәй районыннан муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Гомәров, “Бәләбәй мәгълүмат-консультация үзәге” учреждениесе директоры Евгений Большаков, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы вәкилләре Владимир Елисеев, Илья Черненко һәм Борис Саврин катнашты.


Бүген Башкортстан кооперативлар саны буенча Русия төбәкләре арасында лидер булып тора. Бу эш гражданнарның урындагы башлангычларын яклауга, бизнесның нәтиҗәле үсешенә уңайлы шартлар тудыруга, авылда яңа эш урыннары булдыруга юнәлтелгән.


– Декабрь аенда республика буенча, шул исәптән Бәләбәй районында да, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультация үзәге белгечләре авыл биләмәләре халкының гомум җыелышларын үткәрәчәк, – дип хәбәр итә мәгълүмат-консультация үзәге директоры Евгений Большаков. – Очрашулар барышында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары төзү турында фикер алышулар узачак. Авыл халкына, республика бюджеты финанс ярдәмен һәм үз акчаларын кушып, керемне арттыручы проект (ДГП) сайлап алу мәсьәләсен бергәләшеп хәл итәргә туры киләчәк.


Башкортстан авыл хуҗалыгы кооперативлары съездында кооперативлар санын икеләтә арттыру, ә бер ДГПны финанслауны 3 миллионга җиткерү турында сүз алып барылды.


Исегезгә төшерәбез: бүген безнең регионда авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү буенча өч программа эшли. 2015 елдан – бер елдан артыграк эшләгән кулланучылар кооперативының материаль-техник базасын ныгыту өчен 70 миллион сумга кадәр грант бүленә. Моннан тыш, инде икенче ел урындагы башлангычларга таянып, ДГП нигезендә кооперативлар төзү буенча программалар эшли. 2018 елда конкурска 155 гариза кабул ителгән, 116сына акча бүленгән, 2019 елда 165 инициатив төркемнең 108е финансланган.


2018 елда фермерларга ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү өчен төбәк проекты булдырылган. Бу проект чикләрендә 2019 елда Башкортстанда авыл җирендә яшәүчеләргә 318 миллион сум (шул исәптән федераль бюджеттан 312 миллион сум) акча бүленгән.


Римма Солтанова.
Читайте нас: