Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2019, 09:16

Талантлы гаилә

Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар күп еллар инде, ал-ял белмичә, Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясендә эшлиләр. Әлбәттә, бу талантлы милләттәшләребезнең балаларга музыкаль тәрбия бирүдә керткән өлеше чиксез.

Тимерхан Әскать улы тумышы белән Ярмәкәй районыннан. Ул 1963 елның 13 декабрендә Кушкаран авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Тимерхан бәләкәйдән үк бик талантлы була. Шуңа аны олылар гел урындыкка бастырып җырлаткан. Мәктәпкә укырга кергәч тә, малай сәхнәдәге чыгышлары белән тамашачыларны әсир итә.
Ул заманнарда бер бик шәп гадәт бар иде. Уфадан авылларга килеп яшь талантларны эзлиләр һәм аларны белем алыр өчен башкалага чакыралар иде. Менә шундый вәкилләрнең берсе кечкенә Тимерханның чыгышыннан таң кала һәм махсус белем алыр өчен юллама калдыра . Шулай итеп авыл малае Уфадагы Республика музыкаль белем бирүче мәктәп-интернатының 4 сыйныфында укый башлый. Аны кушкуллап баян бүлегенә алалар.

Бу мәртәбәле уку йортын уңышлы тәмамлагач, Тимерхан Әскать улы Куйбышев шәһәрендәге педагогия институтының музыка бүлегенә керә. Монда да егет белем тауларына җиңел үрмәли. Институтны тәмамлагач, яшь белгечне Бәләбәй педагогия училищесына музыка укытучысы итеп эшкә чакыралар. Тик Тимерхан Әхмәтовка җиң сызганып үз вазыйфасын башкарырга насыйп булмый – егетне армиягә алалар. Калуга өлкәсендә хезмәт итә ул. Ә өенә кайтканда иңнәрен лейтенант погоннары бизи.
Гүзәл Риф кызы 1974 елның 4 декабрендә Туймазы районы Кәлшәле авылында дөньяга килгән. Бу таланлы кечкенә кызчыкны да Уфадан килгән укытучы Республика музыкаль белем бирүче мәктәп-интернатына чакыра. Гүзәл, әнисе кебек, тәрбияче булырга хыяллана һәм, шуңа да, мәктәп-интернаттан соң, укуын Бәләбәй педагогия училищесында дәвам итә. Сәләтле кызны, кулына диплом алгач, шунда ук эшкә калдыралар.

Яшьләр, әлбәттә, педагогия училищесында очрашалар. Алар арасында сөю очкыннары кабына һәм ул бераздан мәхәббәт ялкынына әверелә. Тимерхан белән Гүзәл бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлыйлар һәм өйләнергә карар кылалар.
Гаилә бәхетен бала-чагадан башка күз алдына китереп булмый ул. Тимерхан белән Гүзәл Әхмәтовларның да менә дигән дәвамчылары бар. Зур кызлары Алсу бүгенге көндә Казан авиация институтының беренче курсында укый. Язгөл – сигезенче, төпчекләре Булат алтынчы сыйныфта гел “бишле” билгеләренә генә белем ала.
Ирле-хатынлы Әхмәтовлар менә күп еллар инде Бәләбәй Татар гимназиясендә эшли. Гүзәл Риф кызы татар кураеннан түгәрәкләр алып бара, ә Тимерхан Әскать улы җыр дәресләреннән керә, шулай ук ул сәнгать бүлеге мөдире дә.
“Өйдә дә музыка коралларында уйныйсызмы?” – дип сорыйм. “Әйе”, - дигәнне белгертеп Гүзәл Риф кызы елмаеп баш кага. “Ә шәһәр фатирында ирегез баянда, ә сез татар кураенда уйнавыгызга күршеләрегез нәрсә әйтә?” – дип сорамыйча булдыра алмыйм. “Бушка концерт тыңладык, дип рәхмәт кенә әйтәләр”, – ди Гүзәл Риф кызы елмаеп.


Әллә каян күренеп тора – алар үз эшләрен бик яратып башкара. Укучылары әледән-әле район һәм республика күләмендә призлы урыннар яулый. Мәсәлән, әле күптән түгел Илзана Фәезова Башкортстан халыкларының “Азамат” республика фестиваль-конкурсында икенче урын, Эльвина Шәйгәрданова белән Диләрә Нәртдинова “Ике аккош” республика конкурсында җиңү яулаганнар. “Хезмәтенә күрә хөрмәте”, – ди халык мәкале. Әхмәтовлар укучылар арасында абруй казана, икесе дә югары категорияле укытучылар, Тимерхан Әскать улы Башкортстанның мәгариф отличнигы, Русия Федерациясенең гомум белем бирү тармагының почетлы хезмәткәре.


Габдулла Вафин.
Читайте нас: