Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 декабрь 2019, 11:10

Мәчеттә кунакта булдылар

Шәһәребезнең тарихи мәчете ярыйсы ук җанлы тормыш белән яши

Мәгълүм булуынча, җәй буе аның икенче корпусында (элекке “Тополек” балалар бакчасы бинасы) ремонт эшләре барды, ишегалдында өстәмә бина төзелде, ихата койма белән әйләндереп алынды, атна саен җыештыру-тазарту һәм башка шундый эшләрне башкару өчен өмәләр уздырыла. Әйтергә кирәк, мөселман кардәшләребез кулларыннан килгәнчә шушы изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырыша. Аллаһы боерса, төзелеш эшләре тәмамлангач, биредә мәдәни-агарту үзәге булдыру, анда өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр оештыру, туган тел, әдәп-әхлак дәресләре үткәрү, милли ашлар әзерләү һәм аларны өйрәтергә мастер-класслар уздыру күз уңында тотыла.
Тарихи мәчеткә җомга намазларына дин тотучылар аеруча күп җыела, кайчакта аларның саны илле-алтмышка җитә. Мәрхүм якыннары рухына дога уктырга килүчеләр дә арта бара. Мәчет кибетендә, дини китаплар, хәләл ризык һ.б. сатып алырга мөмкин.
Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне, аларның балачагына җылылык өстәүне мәчет мөтәвәллияте иң мөһим бурычларының берсе дип саный. Әйтик, күптән түгел балалар йортында тәрбияләнүче ятим балаларны биредә кадерле кунак итеп кабул иттеләр. Алар намаз уку бүлмәләрен, дини гыйлем алу классын карады, гөлләрнең күплегенә игътибар итте. Ә аш бүлмәсендә кызлар һәм малайларны сыйлы табын көтте. Табын артында Илдар хәзрәт Галиев аларны кыскача мәчет тарихы белән таныштырды, табын артында үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен исләренә төшерде.

– Балаларның күңелләре болай да бик нечкә, ә ятимнәренеке бигрәк тә. Без, өлкәннәр, аз булса да аларның китек балачакларына җылылык, ямь өстәргә омтылсак иде, – дигән фикердә имам-хатыйб.
Ел саен 3 декабрьдә шәһәр һәм районда инвалид балалар өчен һәртөрле чаралар уздырыла, аларга бүләкләр әзерләнә. Мәчетләр дә бу эштән читтә калмый, ел саен аларга бүләкләр әзерли. Быел да өч – Приют мәчете, шәһәрнең яңа һәм тарихи мәчетләре 400ләп инвалид балага күчтәнәчләр хәстәрли, аларны Үзәк мәдәният йортында узачак зур чарада тапшырырга ниятли.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: