Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 декабрь 2019, 09:45

Бәләбәйдә сәнәгать үсеше

Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең чираттагы киңәшмәсендә районда сәнәгать комплексы үсеше тикшерелде



2019 елның 9 ае йомгаклары буенча сәнәгать предпрятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсе белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Гомәров таныштырды.


Үзенең чыгышында ул, кайсыбер предприятиеләрдә җитештерү күләме кими төшүе һәм хезмәтләндерү дәрәҗәсе түбәнәюенә карамастан, гомум алганда районда сәнәгать комплексы үсеше күзәтелүе турында әйтеп үтте.


Бәләбәй сөт комбинаты, “Автокомплект” , “Автодеталь”, “Бельмаш” заводлары, “Керамика”, “Железобетон-Стронег” җәмгыятьләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан – “Бәләбәй шәһәр электр челтәре”, Теплоэнерго” җәмгыятьләре җитештерүчәнлеген үстерә.


Предприятие җитәкчеләре яңа төр продукция җитештерүне җайга салу, яңа корылмалар сатып алу ярдәмендә производствоны яңарту, шул ук вакытта эш урыннарын саклап калу, эш хакын вакытында түләүне тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнелүе турында мәгълүмат бирделәр.


Муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбив, киңәшмәгә йомгак ясап, болай диде:

– Бездә инвестицион прооектларны гамәлгә ашыру җайга салынган, ул инде төрле масштабтагы инвесторлар белән эшләүнең нәтиҗәлелегенә китерә. Әле эшләп килүче предприятиеләрнең үсеше безне бик кызыксындыра, шуңа күрә производствоны киңәйтү буенча сезнең планнарыгызны тормышка ашыруда ярдәм итәргә һәр чак әзербез. Кирәк булса, бу мәсьәләдә Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә дә мөрәжәгать итә алабыз.


Азат Альверт улы мөмкинчелекләрне һәм көчебезне дөрес файдаланганда, шәһәр предприятиеләре үзләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыруына, җитештерү күләмен үстерә алуына ышаныч белдерде.


Римма Солтанова.
Читайте нас: