Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 декабрь 2019, 19:30

Татар Корчагины хатыны

Бүген китәр идем дөньясыннан,Карамыйча алдым-артыма:Нурсөянең мәхәббәте тота,Яшимен мин аның хакына.

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы “Балкыш” җыр ансамбле белән берлектә “Татар Корчагины хатыны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәне башлап, алып баручы Галия Әхмәтшина Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының максаты, урындагы бүлекчәнең эшчәнлеге белән таныштырды.
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең яшьлеген, бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 25 октябрьдә 80 яшь тулды. Язучының илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүчесе, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе...
Очрашуда БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, Ф.Кәрим, Д.Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов катнашты. “Бөек урыс классигы Максим Горький заманында болай дип язып калдырган иде: “Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар.” Бу канатлы сүзләрнең әһәмияте бүген дә югалмаган. Тыныч тормышта да батырлык эшләргә мөмкинчелек бар. Нурсөя апаның фидакарьлеге – үзе бер бер батырлык бит. Тыныч тормышта, үзенең мәнфәгатьләре турында уйламыйча, кем шундый адымга бара алыр иде икән?” – дип сөйләде Әнвәр Сөләйманов, иренең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес – Нурсөя Яруллинага тирән ихтирамын белдереп. Күп еллар Яруллиннар гаиләсе белән аралашкан, якыннан белгән, бик күп материал туплаган журналистның якты хатирәләре белән уртаклашуы ак яулыклы, ак күңелле Нурсөя апага тамашачы күңелендә тирән мәхәббәт, соклану хисләре уятты.
Тамашачылар өчен Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәммәтов, Эльмира Маликова, Зөлфия Әгъзамова, татар гимназиясе укучылары (җитәкчеләре Тимерхан Әсгать улы Әхмәтов), “Балкыш” һәм “Ак калфак” төркемнәре Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Мәхәббәттән көчле дару юк икәнлеген исбатлап, йөрәкне тетрәндергеч “Нурсөя” поэмасын язган каһарман халык шагыйре Фәнис Яруллинның сыны һәм Нурсөя апаның миһербанлы нуры еллар үткәч әдипнең туган ягы – Баулыдагы һәйкәлгә күчте. Бүген шагыйрь үзе бер легенда булып тугры яры Нурсөя апа белән һәйкәлгә әверелгән рәвештә яши икән – бу да халкының аңа рәхмәте, мәхәббәте ич!
Тын да алмый тыңлап утырган бүгенге тамашачы да бу сүзләрне исбатлады.
Кичә 50 елга якын урын өстендә яткан, күңел төшенкелегенә бирелмәгән, тормыш авырлыгына каршы тора алган шагыйрьнең “Горур булыйк!” дигән шигыре белән тәмамланды.
Кичәне оештыруда ярдәм күрсәткән Бөтендөнья Татар Конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәевка рәхмәтебезне белдерәбез.
Мондый тирән эчтәлекле чаралар тамашачылар күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр дип ышанасы килә.
Люзия Назир кызы Фәттахова,
Башкортстанның атказанган укытучысы.
Читайте нас: