Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 декабрь 2019, 17:20

Кышкы могҗиза

Кыш бабай чынлап та бар икән ул, җәмәгать! Чөнки мин аны үз күзләрем белән күрдем

Карсылуы белән Кырлайдагы резеденциясеннән Бәләбәебезгә килде дә, зур капчыгын күтәреп, тылсымлы таягына таянып, Абдуллиннар гаиләсенә кереп тә китте. Бәй, кермәслек тә мени, чөнки монда бит искиткеч гаилә яши.Йорт хуҗасы Рөстәм, хуҗабикә Элиза, өченче сыйныфта укучы Розалина, дүрт яшьлек Әмилә һәм бүген генә тәү тапкыр балалар бакчасына барган кечкенә Искәндәр.


Шул арада Кыш бабай белән Карсылу Абдуллиннарның өй эчләренә куелган купшы чыршы янәшәсенә барып та басты. Моны күргәч йорт хуҗалары елмаеп җибәрде, ә балаларның гаҗәпләнүләре йөзләренә үк чыкты.
Кыш бабай Кыш бабай инде, шуңа да сабыйлар белән танышып чыкты, исемнәрен сорады. Өченче сыйныфта укучы Розалинадан үзе турында җыр җырлатты, дүрт яшьлек Әмиләдән шигырь сөйләтте, ә ике яшьлек Искәндәрнең яратып аркасыннан сөйде. Кыш бабай тылсымлы таягына кагылып кына алган иде – шул арада сабыйларга бүләкләр дә хасил булды.
Күренеп тора – бу гаиләдә мәхәббәт хакимлек итә. Моны кем-кем, ә Кыш бабай әллә каян белә.
Рөстәм дә, Элиза да Бәләбәй шәһәрендә туып үскәннәр. Мәктәптән соң техникум тәмамлап “Автонормаль” заводына эшкә килгәннәр. Танышулары да монда булган. Ике ел дуслашып йөргәч, гөрләтеп туй ясаганнар. Аларны куандырып Розалина, Әмилә һәм Искәндәр туган.

Йортларын да үзләре салып кергән. Менә быел гаражлы да булган алар.
Бу өйдә, күренеп тора, күпләрдән аермалы буларак, миллилек тә сизелә. Рөстәм үзе Бәләбәй Татар гимназиясен тәмамлаган, өйләрендә дә алар татарча сөйләшкән. Ә Элиза Бәләбәйнең унбишенче санлы мәктәбендә укыганда татар теленнән олимпиадаларга йөргән.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бу чыннан да шулайдыр. Әнә Абдуллиннар кызлары Розалинаны бүтән мәктәпкә түгел, ә Татар гимназиясенә биргәннәр. Кыз да үзен сынатмый, гел бишле билгеләренә генә укый, төрле олимпиадаларда призлы урыннар ала. Аны укытучысы Алсу Рифкәт кызы Заһидуллина да мактап туя алмый.
Ә Әмилә Бәләбәй Татар гимназиясе каршындагы балалар бакчасына йөри. Ул олылар белән дә, сабыйлар белән дә бик теләп;”Исәнмесез”, – дип татарча гына исәнләшә.
Шушы тату гаилә Яңа елны туганнарын җыеп өйдә генә үткәрергә җыена. Адәм баласына тагын нәрсә кирәк? Зур өйләре бар. Икесе дә заводта инженер булып эшли. Мәхәббәтләре Һинд фильмнарындагыкебек. Һәм иң мөһиме – менә дигән өч сабыйлары бар.
Кыш бабай Абдуллиннар гаиләсенә сокланып карап куйды да, Елена апалары Торгашевадан истәлеккә фоторәсемгә төшерткәч, үзенең Карсылуын ияртеп, теләкләр тели-тели ары китте.
Ә хәзер ул кемнең ишеген шакыр микән?
Бу могҗизаның шаһиты;
Габдулла Вафин
Читайте нас: