Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 гыйнвар 2020, 11:50

Сөенечле Яңа ел!

Хөрмәтле укучым, барыбыз да көтеп алган шушы Яңа ел якынлашкан көнне сөенечле хәбәр белән уртаклашасым килә – без матбугатка язылу кампаниясен бик уңышлы тәмамладык – югарыдан кушылган планны үтәдек, ә бу исә гәзитебез алдагы яртыеллыкта да чыгачак дигән сүз

“Кыен булдымы?” – дип сорарыз. Дөресен әйтәм, бу беренче матбугатка язылу кампаниям булу сәбәпле башта бик дулкынланган идем. Ә октябрь азагында “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылучылар саны белән кызыксынсам – биш кеше, диделәр. Коточкыч бит бу!
Аннан, Аллага шөкер, “боз кузгалды” – абунәчеләребез саны 100гә, 200гә, 300гә,400гә, 480гә җитте. Ә әле килеп: “Планыбыз үтәлде”, – диделәр. “Бәләбәй хәбәрләре” өчен бу кампания алдагыларына караганда да уңышлырак үтте. Мәсәлән, 2018 елның азагына 321 кеше гәзитебезгә язылган булса, әле 500не дә узып киттек. (Әле ошбу сан чик түгел).
Бу барыбызның да уртак уңышы. Форсаттан файдаланып, “Белебеевские известия” коллективына, баш мөхәрриребез Оксана Андреевага, “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты Башкортстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе филиалы генераль директоры Илшат Фазлетдиновка, муниципаль район хакимиятенә, тулы коллективлары белән язылучы Бәләбәй Татар гимназиясенә, милләтпәрвәр Нурмөхәммәт Хөсәеновка, таянычым Зәйфә Салиховага, Камил һәм Рәсимә Фазлетдиновларга, Илдар хәзрәт Галиевка, Илгизәр Гыйззәтуллинга, Хәҗи Әхмәтҗановка, Флүр Яһүдинга, “Балкыш” ансамбленә, аның җитәкчесе Гөлсинә Вәливага, Татар иҗтимагый үзәге активистларына, авылдашларым Мәтәүбашлыларга, Тузлыкуш авылы халкына һәм безне алдыручы һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу барыбызның да уртак уңышы.
Безнең исәбебез – киләчәктә тагын да сыйфатлырак гәзит чыгару. Бу уңайдан күп кенә кызыклы фикерләребез дә бар. Менә, мәсәлән, “Аксакалларыбыз” рубрикасы астында хөрмәтле вә олпат затларыбыз турында язмалар бастырырга ниятлибез. Бәләбәй җирлегендә туып үсеп әле илнең төрле төбәкләрендә яшәүче атаклы шәхесләребезнең дә тормышын яктыртырга исәплибез. Районыбыздагы һәр татар авылына барып аларның көнкүрешен чагылдырга уйлыйбыз. Үзегезнең мәхәббәт тарихларыгызны язып җибәрсәгез “Таһир+Зөһрә” битен дә чыгаруыбызны дәвам итәр идек.
“Бәләбәй хәбәрләре” безнеке генә түгел – ә синең дә гәзит. Шуңа күрә, укучым, әгәр иҗат белән шөгылләнсәң бер тартынусыз безгә аларны җибәрә аласың. Ниндидер проблемалар борчый икән – чылтырат, ярдәм итәргә тырышырбыз. Сөенечләрең белән дә уртаклаш. Янәшәгездә безнең гәзит геройлары булырлык кызыклы кешеләр яши икән – хәбәр ит. Яңа елдан татар телендә котлаулар да кабул итәбез. (Тик монысы, кызганычка каршы, түләүле).
Форсаттан файдаланып, барчагызны да якынлашып килгән Яңа ел белән кайнар котлыйм! Ветераннарыбызга корычтай сәламәтлек, яхшы пенсия, балалар вә оныкларының шатлыгы, җан тынычлыгы, әйбәт күршеләр, ялгызларга үз парларын табу, урта яшьтәгеләргә яраткан эш, югары хезмәт хакы, карьераларында үсеш, кызыклы сәяхәтләр, балаларга яхшы билгеләр, мавыктыргыч каникуллар, чын дуслар һәм көтеп алган бүләкләр телим!
Мин сезне бик яратам!
Алдагы 2020 елда очрашканга тиклем!
Зур ихтирам белән, Габдулла Вафин
Читайте нас: