Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 гыйнвар 2020, 12:26

2019 ел минем хәтеремдә

Шатлык-көенечләре, табыш-югалтулары, чишелгән һәм чишелмәгән проблемалары белән тагын бер ел тарихта торып кала. Яктылыкка, яхшылыкка юнәлеш тотып, яңа матур ниятләр белән яңа 2020 елга аяк басабыз. Яшәү терәге – Өметкә сыенып. Адәм баласын, гомумән, Кешелек дөньясын Өмет яшәтә ич.

Алга атлаганда үткәннәрне барлау – гадәти хәл. 2019 ел ... Ул минем өчен нәрсәсе белән хәтердә калды? Беренчедән, туган

республикабызның 100 еллыгы уңаеннан һәр тарафта, шул исәптән безнең шәһәр-районыбызда да, халкыбыз тормышын яхшырту

максатында бик күп эш-гамәлләр башкарылу, яңа объектлар төзелү; аның үткәненә күзәтү ясалу; халыклар дуслыгын, талантын,

мәдәнилеген, һөнәрилеген чагылдырган бихисап чаралар уздырылу һ.б. нәтиҗәсендә, туган төбәгең, анда яшәгән халкың белән горурлану

тойгысының тагын да көчәюе белән. Шушы зур датага арналган рубрика астында байтак мәкалә-сурәтләмәләремнең район һәм

республика гәзитләрендә укучыларга барып ирешүенә дә шатланам, димәк, мин дә әлеге тарихи вакыйгага кечкенә генә булса да үз

өлешемне керткәнмен.
Икенчедән, 2019 елның икенче ярты еллыгында, 102 ел буе чыгып килгән “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенә ябылу куркынычы янагач, аның

тиражын 500 данәдән дә арттырып, аны саклап калуга ирештек. Бу җәһәттән зур тырышлык күрсәткән Нурмөхәммәт Хөсәеновка,

мәсьәләгә аңлап караган милләттәшләргә һәм, әлбәттә, озак еллар басманың тугры укучылары булып кала килгән, үз теләге белән

язылган 350гә якын дустына янә рәхмәт әйтү урынлы булыр. Гәзитнең иртәгә дә яшәячәгенә инангач, мин тыныч күңел белән

эштән киттем, ә эшемне яңа идеяләре белән авылдашым Габдулла Вафин дәвам итә. Мин һәрчак редакциядә ир-егетләр дә эшләсен иде

дигән теләктә булдым, һәм менә теләгем кабул булды. Эштән китү кыен булдымы? Әлбәттә, җиңел булмады, 35 елдан артык бергә бул

да, эшеңнең нәтиҗәсе булып чыккан гәзитнең һәр санын беренче кеше булып кулыңа ал да, кимчелекләрен күреп борчыл, уңышлы

якларын күреп сөен дә, сөйгән ярыңнан да кадерлегә әйләнгән гәзитең, яраткан эшең белән аерылышу ничек җиңел булсын! Әмма

йөрәк – бер, акыл икенче нәрсә – һәр нәрсәнең үз вакыты. Гәзитнең сакланып калуы, яңа – озайлы ял тормышы башлавым белән хәтердә

кала узып барган ел.
Өченчедән, быел З. Биишева исемендәге Китап нәшриятына – 85, ә анда татар бүлеге ачылуга 25 ел тулу вакыйгасы киң билгеләнеп үтте.

Татар телендә язучы көчле әдипләребез байтак булуга карамастан, ни гыйллә беләндер, анда ана телендә китап чыгаруы җиңел түгел,

әйтик, быел ни бары җиде китап дөнья күрде. Дүрт авторның “Офык яктысы” исеме белән чыккан күмәк китабында, “Чуклы сөлге” дип

аталып,чәчмә әсәрләрем урын алды. “Өмет” гәзите оештырган хикәяләр бәйгесендә җиңүгә ирештем, байтак кына шигырьләр иҗат

ителде. “Нур” татар дәүләт театры оештырган “Нурлы каләм” бәйгесендә бер җиңүче булуым турында хәбәр килеп иреште.

Әлбәттә, конкурсларда җиңү яулау үзмаксат түгел, иҗади кыйблам – укучыларым күңеленә хуш килерлек әсәрләр иҗат итү, туган телнең

мәртәбәсен күтәрергә, аның бик кадерле булуын милләттәшләремә җиткерергә омтылу.
Үзем белән үзем булып яшәү, оныкларым алдында картәни статусын күтәрү, китап уку, каләм чарлау. .. Боларын һәм тагын Ходай Тәгалә

тарафыннан әзерләнгән сынауларны яңа елга да үзем белән алам. Теләкләргә килгәндә. Яраткан язучыларымның берсе Аяз

Гыйләҗевның бер әсәрендәге герое: “Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә”, ди. Яңа елда әнә шул авулар, югалтулар, адашулар

мөмкин кадәр азрак булсын иде. 2020 елгы җанисәп без бар, без исән, без күп дигән ышанычымны расласын иде. Сөйгән халкыма,

якыннарыма, иҗатташларыма, фикердәшләремә сәламәтлек, Ярату телим. Ярату безгә һәрчак көч бирә, матур эшләргә дәртләндерә.
Зәйфә Салихова, журналист һәм язучы
Читайте нас: