Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2020, 17:34

Киләчәге өметле

Арсен Фазуллинның Бәләбәй сәхнәсеннән җырлый башлавына күп түгел, әмма, шуңа да карамастан, тамашачы мәхәббәтен яулады дияргә дә ярыйдыр

Арсен Зөфәр улы Фазуллин 1989 елның 21 декабрендә ерак Баймак шәһәрендә дөньяга килә. Бәләкәйдән сәнгатькә тартыла малай, төрле конкурсларда катнаша, музыка мәктәбендә укый.
Арсен Фазуллин Баймак урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Сибай сәнгать колледжының тынлы инструментлар бүлегенең туба классына укырга керә. Колледжны тәмамлагач, талантлы егет укуын дәвам итәргә карар кыла һәм Уфа шәһәренә юл ала. Монда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының тынлы инструментлар һәм дирижерлык бүлегенә документларын тапшыра. Бу уку йорты педагоглары да егетнең талантын күреп калалар һәм бик теләп мәртәбәле институтка кабул итәләр. Монда да Арсен Зөфәр улы вакытын бушка үткәрми, тынлы инструментлар һәм дирижерлык бүлегеннән тыш вокал бүлегендә дә белем ала ул.
Институтны уңышлы тәмалаганнан соң, талантлы егет хезмәт юлын Алкино хәрби частенең тынлы инструментлар оркестрында солист буларак башлый, берара үзе укып чыккан Сибай сәнгать колледжында укытып та ала әле.
Арсен Фазуллин 2019 елның май аеннан Бәләбәй шәһәренең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә эшли. Әмма кыска гына вакыт эчендә дә үзенең тамашачыларын тапты инде.
Арсен Фазуллин күпкырлы талант иясе. Ул тавыш режиссеры һәм мәдәният буенча оштыручы гына түгел, ә оста җырчы да. Аның чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмә. Искитәрлек бит, Арсен үз җырларын өч телдә башкара – татарча, башкортча һәм урысча. Болардан тыш аның репертуарында инглиз, итальян һәм грузин җырлары да бар әле. Аларын да санаганда егет алты телдә җырлый дигән сүз бит бу!
Арсен ерак Урал артында туып-үссә дә, чып-чын татар егете. Аның тамырлары Баймак районының бердән-бер татар авылы Юлукка барып тоташа.

Арсен Зөфәр улыннан иң яратып башкарган җырларын сораган идем, ул: “Алар бик күп. Салават Фәтхетдинов җырларын да бик теләп башкарам. Тик, шулай да, иң яратканнарым – “Кайтам әле туган якларыма” белән “Кичер мине, әни, гафу ит” җырлары,” – дип җавап кайтарды Бәләбәй “йолдызы”.
Арсен Зөфәр улы сәнгать кешесе өчен шактый яшь булуына карамастан, аның мактанырлык уңышлары байтак. Ул ике ел рәттән республика тынлы инструментлар конкурсында дипломант булды. Егет Магнитогорск шәһәрендә үткән “Уральские фанфары” исемле Бөтенрусия конкурсының лауреаты исемен дә алды. Әле, күптән түгел, җырчы үзенең тамашачыларын тагын бер уңышы белән куандырды – “Земля предков” муниципаль конкурсында вокал буенча беренче урынны яулады.
Җырчы Арсен Фазуллинга Бәләбәй бик ошый. Аңа район хакимияте торак та биргән, хезмәт хакыннан да зарланмый егет.
Арсен Зөфәр улының әлегә гаиләсе юк, ул буйдак. Кем белә, бәлки ул үзенең мәхәббәтен дә безнең Бәләбәебездә табар әле.
Бүгенге көндә ул Бөре шәһәрендә узачак “Крещенские морозы” фестивалендә катнашырга әзерләнә. Егетнең, шуңа өстәп, Бәләбәйдә тынлы инструментлар оркестры төзү турында хыялы да бар әле.


Габдулла Вафин
Читайте нас: