Мин рәссам булсам, берсүзсез, шушы олы йөрәкле, эчкерсез, хәстәрлекле, татар җанлы чын педагогның портретын төшерер идем.
Наилә Галимуллина 1944 елның 6 декабрендә Мөгалим абый белән Җәмилә апаның тату гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Авыр еллар була бу. Тик, шуңа да карамастан, аякка басалар алар. Кыз бала чактан ук укытучы булырга хыяллана. Шуңа да ул үз авылындагы мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлагач уйлап та тормыйча Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алган яшь укытучыны бүтән районга эшкә җибәрергә телиләр, әмма Наилә Мөгалим кызы чирле әнисен карарга туган Мәтәүбашына кайта.
Кызыклы еллар була. Яшь белгеч әти-әнисен дә карый, туганнарын да аякка бастырыша, искитмәле дәресләр дә бирә, җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Ә Әнгам Атнабаевның “Яшьлек белән очрашу” поэмасын клуб сәхнәсеннән яттан сөйләгәндә барча тамашачы яшьләрен җиң вә итәк очларына сөртеп утыра торган була.
Наилә Мөгалим кызы бик матур итеп җырлый да әле. Шуңа да авылның иң чибәр егетләренең берсе – гармунчы Мәгедәнгә кияүгә чыккач бар авыл шатланып бетә алмый.
Өч кыз үстерә бу бәхетле пар. Бүгенге көндә аларның тугыз оныклары һәм ике оныкчалары бар.
Ис китәрлек бит – Наилә Мөгалим кызы үз гомерендә бер мәктәптә – бер эш урынында 43 ел укытучы булып эшли! Ә дәресләре нинди иде бит – Макаренколарың үзләре көнләшеп үләрлек.
Мин яраткан укытучымнан мактаулы исемнәре, бүләкләнгән медальләре белән кызыксындым. Иң сәере – аңарда боларның берсе дә юк икән! Әмма моңа артык исем дә китмәде, чөнки ул заманнарда да чын талантларны яратмыйлар, бар да әшнәлеккә корылган иде бит. Минемчә, Наилә Мөгалим кызы барлык мактаулы исемнәргә караганда да бөегерәк. Иң мөһиме – аны яраталар. Бу – дөнья йөзендәге барча орден-медальләргә караганда да кадерлерәк.
Мин үзем дә чын педагог һәм олы йөрәкле шәхес – Наилә Мөгалим кызы Галимуллинаның укучысы булуым белән чиксез горурланам.