Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2020, 19:05

Күчтәнәчсез китә күрмәгез!

Лилия Рәшит кызы һәм Шамил Әхнәф улы – икесе дә Мәтәүбаш авылыннан. Икесе авылның ике башында: берсе бәләкәй төбәктә (югары очта), икенчесе түбән очта туса да, бала чагы бергә үтә аларның

Язын, җир ачылып, яшел үлән күренә башлауга, яшьтәшләре белән бергәләшеп, тауга йөгерәләр алар. Анда язгы җылы кояш астында рәхәтләнеп уйнарга мөмкин. Ул вакытта велосипед авылда берничә кешедә генә була. Чиратлашып шул “сәпиттә” куу үзенә бер бәхет бит ул! Җәй җитсә: “Әйдәгез, су буена!” – дигән тавыш ишетелү белән, авылның бөтен ыбыр-чыбыры кечкенә инеш ярына җыела, чыр-чу, шаяру, уен башлана. Лилия белән Шамил да алар арасында инде.
Тик, авыл балалары өчен тормыш уеннан гына тормый шул.
– Әни безне, биш баланы, берүзе үстерде дисәк тә була, чөнки әтиебез бик иртә вафат булды. Тәлгать абый, иң өлкән бала буларак, безгә әти урынында иде, – дип искә ала Лилия Рәшит кызы. – Әнинең безгә тавыш күтәргәне, сукканы булмады, шулай да без аңардан, бик яратуыбызга карамастан, аз гына шөрли идек. Бәләкәйдән үк, ата-анага, өлкән яшьтәге кешеләргә ихтирам, җаваплылык тойгысы тәбияли алды әниебез. “Тау биек. Тау кебек булып булмый”, – ди торган иде ул. Шулай ул безне тормышчан булырга, ниндидер чынга ашмастай планнар корып йөрмәскә өйрәтте. Без эшне, кушканны көтмичә, үзебез белеп эшли идек. Чиләкләр су белән тулы, ихата себерелгән, өй җыештырылган, бакча каралган була иде. Җәен күп итеп җиләк җыя, өлкәннәргә печән чабарга булыша идек. Үзара һәрвакыт тату булдык. Мәтәүбаштагы төп йорт әле дә бертуган Гомәровлар өчен очрашу урыны булып тора. Анда хәзер Ринат абый гаиләсе яши.
Кәбирә әби катлаулы, ләкин хөрмәткә лаек, озын гомер юлы үтеп, үткән җәйне, 93 яшендә вафат булды. Соңгы елларда ул Бәләбәй шәһәрендә, бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәде.
– Әнинең фатирыннан кеше өзелми иде. Җомга саен әхирәтләре җыела, догалар укыйлар, сөйләшеп утыралар. Аның янына, гомумән, киңәш сорап, рухи тынычлык эзләп, яки җаннарны тынычландырырлык итеп әңгәмәләшү өчен киләләр иде, – дип сөйли Лилия Рәшит кызы, җитез куллары белән камырны оста итеп баса-баса. – Кайсы чакта баш тулы уйлар белән эштән кайтып килешли, әни янына керәсең, ә аннан инде ял итеп, чишелмәгән мәсьәләләреңә җавап табып, бар кайгыларыңны онытып, үзеңне дөнья йөзендәге иң бәхетле кешедәй хис итеп кайтып китәсең.
Хуҗабикә белән бергә без татарларның милли ашы – зур бәлешне гадәти булмаган эчлек салып пешерәчәкбез.
– Мичтә бәлеш пешкәндә кунак килеп керсә, хуҗалар: “Безне мактап йөрисең икән!” – ди торган булганнар. Мин бәлеш өчен итне кичтән үк әзерләп куйган идем. Сезгә әнием дә, бианам да кунакларга тәкъдим итә торган эчлек белән пешерергә уйладым. Мондыйны минем башка бер кайда да ашаганым юк, – дип алдан ук кызыксындырып куйды Лилия апа. – Бәлеш камырын әнием өч майда басарга өйрәтте.


Лилия ханым моның өчен сыйфатлы авыл маен алдан ук әзерләп куя икән. Аны ярты уч, ягъни 100-150 грамм алырга кирәк. Савытка ак май янына ярты банка каймак (авыл каймагы булмаса, магазиннан алынганы да ярый), ике кашык үсемлек мае сала, тоз, камыр яхшы җәелсен өчен аз гына су, бер чемтем сода өсти. Онны аз-азлап кына сала. Бәлеш катысы авызда эреп торсын өчен, камыр бик каты булырга тиеш түгел.
Әзер камырны бер якка алып куя да, эчлек әзерли башлый, үзе сөйләвен дәвам итә:
– Без бәләкәй чакларда бәлеш бәйрәмнәрдә генә пешерелә торган иде. Элек бит кунакка йөреш бар иде. Халык тату яши, кечкенә авыл өендә унҗидешәр кеше кунырга калган чаклары да була иде. Хуҗабикәләр берьюлы дүрт-биш бәлеш пешерә иде. Юлдан арып килгән кунаклар хәл-әхвәл сорашып, җылы шулпа ашап, чәй эчкәнче, биек итеп ясалган бәлешләр эссе мичтә, чуен табаларда пешеп утыралар. Мәтәүбашлар малны күп асрый, шуңа күрә кышын ит күп була, шулай да иң тәмле бәлешләр чиста итеп юылган майлы эчәклөрдән буладыр ул. Әни аларга үпкә белән бөер дә өсти иде.
Ул арада хуҗабикә бәрәңге, суган әрчи, аерым савытта дөге бүрттерә. Ярма таралып торырга тиеш. Бәлешне мондый эчлек белән фәкать Булатовлар һәм Гомәровлар гаиләләре генә пешерә дә инде. Туйганчы сыйланганнан соң кунаклар өйләренә таралыша башлый, хуҗалар аларның һәрберсенә күчтәнәчкә өлешләп бәлеш, тәбикмәк, пешкән ит биреп җибәрә.
Морзалар нәселе бит!
– Безнең гаиләдә әни баш иде, – дип елмая Шамил Әхнәф улы. – Колхозда сыер савучы булып кына эшләсә дә, абруйлы булды ул. Аның сүзләренә өйдәгеләр генә түгел, авыл халкы да колак сала иде. “Кешедән ким булмагыз!” Бу сүзләр аның тормыш девизы иде. Димәк, без бөтен эшне барсыннан да алда, барсыннан да яхшырак эшләргә тиешбез: ихатаны иң беренче җыештырырга, печәнне иң беренче тәмамларга, бәрәңгене иң беренче җыеп бетерергә.
Гомәровлар һәм Булатовлар гаиләләре балаларда кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алулары белән охшаш. Лилия Рәшит кызының әтисе балта остасы булган, чирли башлаганга тиклем, тирә-якта барсы да бура бурарга аны чакырырга тырышкан. Әхнәф абый Булатов колхозда техника буенча белгеч, моторист та, тракторчы да булып эшләгән. Ул шулай ук балта эшенә дә оста булган: өй бурау, аеруча нечкәлек таләп иткән көянтә ясау, сандык һәм шкафлар эшләү – барсы да кулыннан килгән аның. Улларын да эшкә өйрәткән: өч улының һәрберсе үзләренә өйне үзе салып кергән. Оныклары да шундый ук хезмәт сөючөн, эшне акка-карага бүлеп тормыйлар, морзалар нәселеннән димәссең дә.
Ә бит Булатовларның морзалар нәселеннән булуы күптән расланган. Шамил Әхнәф улының өй диварын Аюповларның нәсел агачы бизи. Анда Булатовларның нәсел җебе морзаларга барып тоташканлыгы ачык күренә. “Сезнең холкыгызда морзалык билгеләре күренәме соң?” –дип кызыксынам. Шамил абый уйга кала. Аның өчен Лилия ханым җавап бирә:
– Иремнең бар нәсел-нәсәбе, безнең балалар да турыдан ярып сөйли, сүздә тора белә. Алар һәрвакыт алдынгы булырга ярата, өс-башын пөхтә йөртә, килешле киенә. Кызу канлы булсалар да, кирәк вакытта үзләрен кулга ала, горурлык күрсәтә белә.
– Барсы да без теләгәнчә барганда, тыныч кынабыз инде без! – дип өстәп куя Шамил Әхнәф улы да.

Бердәмлектә – бәрәкәт!
Лиля Рәшит кызының әнисе дә, бианасы да авылда чәк-чәк пешерү остасы булып танылган, туйга чәк-чәк пешерергә аларны йөртә торган булганнар.
– Алар бик тату яшәде, – ди горурлык белән хуҗалар, – без дә кода-кодагыйлар белән дус яшибез. Каен сеңлеләре өчен Лилия җиңгәчәйләре бертуган апалары кебек. Студент вакытта төрле шәһәрләрдән килгән яшьләр белән аралаша идек, төрле халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, ризыкларын пешерергә өйрәнә идек.
Техникумда укыганда Лилия Рәшит кызы сало тозларга өйрәнгән, хәзер нинди генә юлларын белми икән. Төзелеш отрядында йөргәндә беренче тапкыр гөмбә ашап караган. Хәзер Булатовлар – тәҗрибәле гөмбәчеләр.
– Менә шундый мохиттә тәрбияләнеп үсте безнең балалар, – дип дәвам итә гаилә башлыгы. – Фидан төзүче булып китте, райондагы социаль яктан мөһим объектларны төзекләндерүне фәкать аңа ышанып тапшыралар, һәм әнисенә – Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесенә улы турында әйтелгән мактау сүзләрен ишетү аеруча күңелле. Илдар югары уку йортын тәмамлаганнан соң салым инспекциясендә эшли башлады, анысы инде минем дәвамчым. Мин үзем озак еллар хезмәт министрлыгында эшләдем, Башкортстанның алты районында хезмәт законнарының үтәләшен тикшерү буенча җаваплы хезмәткәр булдым. Хәзер Илдар Башкортстан Республикасы Салымнар идарәсенә эшкә тәгаенләнде.

Олыгая барган саен алар үткәннәргә йомгак ясый, бүгенге матур тормышның кадерен белеп яшәргә тырыша, күңел биреп бакчада эшли, ихатаны гөлгә күмә, балалар һәм оныкларын кунак итә, сәяхәткә чыга. Кунак көткәндә, һәрвакыт зур бәлеш пешерә. Тик менә, соңгы вакытта, никтер кешеләр бер-берсенә кунакка, ниндидер форсат чыкканы көтмичә, болай гына, хәл белешергә генә, һаман сирәгрәк йөриләр кебек. Юкка гына!
Лилия ханымның бәлешләре искиткеч тәмле бит.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: