Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2020, 15:19

Милли телләр сагында

Бәләбәй педагогия училищесына укырга киткәндә унҗиде яшьлек Светлананы әнисе: “Кызым, исемең җисемеңә туры килсен – халыкка нур чәч”, – дип озатып кала. Ананың юраганы юш килә – ул менә 27 ел инде мәгариф өлкәсендә ал-ялны белмичә тир түгә

Светлана Гәрәеваны районыбызда укытучылар да, ата-аналар да бик яхшы беләләр. Чөнки ул мәгариф өлкәсенең бик җаваплы вазыйфасында – милли телләр сагында тора. Җитәкчеләре 6 ел элек мондый адымга барып, бик дөрес эшләүләрен вакыт галиҗәнәпләре үзе күрсәтте.
Светлана Хатип кызы тумышы белән Ярмәкәй районыннан. Ул 1973 елның 6 сентябрендә Иске Турай авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән Габдулла Тукай шигырьләре, Абдулла Алиш әкиятләре аша телебезнең матурлыгына гашыйк була ул. Беренче укытучысы Сәлимә Мисбах кызы Шакирова да рухи дөньясын баетуга бик зур өлеш кертә. Светлана Хатип кызы бәләкәйдән үз алдына үскәч укытучы булырга дигән изге максат куя. Ул бик тырышып укый, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша, спектакль-концертларда сәхнә күрке була.
Үз авылларында тугыз сыйныф тәмамлагач, Светлана Хатип кызы максатына таба зур адым ясый – Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Башта урыс теле төркемендә белем ала, аннан, татар бүлегендә урын бушагач, сөенә-сөенә шунда күчә. Педагогия училищесыннан соң яшь белгеч хезмәт юлын Бәләбәй шәһәренең алтынчы санлы бакча-мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Монда белем учагы җитәкчесе Гөлсем Гыйлметдин кызы Шәрифуллина аны үз кызы кебек кочак җәеп каршы ала, балалар белән эшләү серләренә өйрәтә, дөрес юлны сайлауга үз киңәшләрен бирә. Шуңа да Светлана Хатип кызы үз остазына бик рәхмәтле. Бу бакча-мәктәптә өч ел балаларга белем биргәч, Светлана үзенең яраткан кешесенә – Альберт Камил улы Гәрәевка кияүгә чыга. Бер елдан көтеп алган кызлары – Рәгинәләре бәхет-шатлыклары белән дөньяга килә.
Декрет ялыннан соң Светлана Гәрәеваны Бәләбәй татар гимназиясенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә чакыралар. Нурмөхәммәт Хөсәенов та аны күп нәрсәләргә өйрәтә. Бәләбәйнең унҗиденче санлы мәктәбенә татар теле укытучысы кирәк булгач, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Светлана Гәрәеваны чакыралар. Ул монда унҗиде ел балаларга белем бирә, татар теленә мәхәббәт уята...

Бүгенге көндә Светлана Гәрәева Бәләбәй шәһәре һәм районы мәгариф бүлегендә милли телләр буенча методист булып эшли. Әйтергә кирәк, бу бик җаваплы вазыйфа. Әмма монда да Светлана Хатип кызы сынатмый. Аңа баштагы мәлне остазлары Ләлә Нур кызы Гыйльфанова белән Римма Фазлый кызы Даутова бик булышлык итә.
Безнең районда балалар туган тел буларак биш телне өйрәнәләр. Болар – урыс, башкорт, татар, чуваш һәм мари телләре. Аларны укыту өчен яхшы шартлар тудырылган. Барлык укытучылар югары белемле. Район мәктәпләрендә 47 туган телләр кабинеты эшли. Аларның 24е урыс теле һәм әдәбиятыныкы, 12се башкорт теле һәм әдәбиятыныкы, 5есе татар теле һәм әдәбиятыныкы, 5есе чуваш теле һәм әдәбиятыныкы, 1се мари теле һәм әдәбиятыныкы. Бәләбәйдә Урыс, Башкорт, Татар һәм Чуваш гимназияләре эшли.
Үзебезнең туган телебезгә килгәндә, Бәләбәй шәһәренең һәм районының тугыз мәктәбендә татар теле туган тел буларак укытыла. Болар – Бәләбәй Татар гимназиясе, Бәләбәй мәктәп-интернаты, Бәләбәйнең 1нче, 2нче, 8нче, 15нче, 17нче мәктәпләре, Приютның 5нче һәм 16нчы мәктәпләре, Мәтәүбаш авылы төп мәктәбе. Районыбызда татар теле укытучысы булып 11 кеше эшли. Алар барсы да югары белемле (сигезе югары, өчесе беренче категорияле).
Районыбызның балалар бакчаларында да туган телләргә игътибар бирелә. Сигез балалар бакчасында эшләп килгән түгәрәкләрдә чуваш теле өйрәнелә. Шәһәребезнең 23нче, 24нче, 27нче, 35нче һәм 36нчы балалар бакчаларында татар теле түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килә. Алты балалар бакчасында башкорт теле туган тел буларак өйрәнелә.
Балалар бик еш кына район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар ала. Менә әле Бәләбәй Татар гимназиясенең ике укучысы – Нурсибә Гәниева белән Нурия Латыйпова Уфада үткән татар теле буенча олимпиадада призлы урыннар алып кайттылар. Бу уңышта, әлбәттә, укытучылар белән бер рәттән Светлана Хатип кызы Гәрәеваның да өлеше чиксез.


Габдулла Вафин
Читайте нас: