Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2020, 13:08

Узган Дуңгыз елына йомгак

Узган 2019 елда Башкортстанда дөньяны селкетерлек зур хәл-вакыйгалар булмады. Шулай да республика өчен кайбер мөһим һәм кызу хәл-вакыйгаларны билгеләргә мөмкин

2019 ел Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының шахтасында мәгъдән пыскып янып, һава күкерт диоксиды белән агулану сәбәпле, вакыйга ел буе игътибар үзәгендә булды. Рәсми чыганаклар проблеманың хәл ителүен хәбәр итсә дә, шахтада янгын тулысынча туктамаган. Химия фәннәре докторы Марс Сәфәров һәм башка экологлар шахталарны тулысынча су белән тутырырга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, шунсыз янгынны сүндереп булмый.
2019 елның 8 сентябрендә узган сайлауларда моңа кадәр вакытлыча вазифа биләгән Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы итеп сайланды. Ул сайлаучыларның 82 процент тавышын җыйды.
Башкортстанда яңа уку елыннан мәктәпләр биш көнлек уку атналыгына күчте.
Узган ел юбилейларга бай булды. Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулды. Китап нәшрияты – 100, Башкортстан Язучылар

берлеге 85 еллыгын уздырды. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 еллык та республика дәрәҗәсендә зурлап билгеләнде.


Узган ел Башкортстан татарлары өчен дә вакыйгаларга бай булды.
Шуларның иң зурларын искә төшереп узыйк.
24 февраль “Татар халкының үсеш стратегиясе” өлгесен тикшерү җыелышы узды.
17 апрель Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре ачылды. Аның кысасында Татарстан Президенты татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.
Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысасында – 18 апрель Уфада Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл өчен чыгымнарны Уфа шәһәре шурасы депутаты, эшкуар Артур Хаҗигалиев күтәрде.
26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Анда республикада яшәгән татар шагыйрьләре шигырьләрен укыды, чара Уфа “Нур” театры артистлары катнашлыгында музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Узган ел Туймазыда Габдулла Тукайга бюст куелды. Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Туймазы шәһәрендәге

“Төмәнәк” татар милли-мәдәни үзәге каршына куелган бюст эшкуар һәм композитор Фәнир Галимов ярдәме белән куелды.


28 август Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим музеен ачу чарасы узды.


Татар җәмәгатьчелек оешмаларының эшчәнлегенә килгәндә, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәсми

теркәлүенең 10 еллыгын билгеләде. Анда Русиянең 30дан артык төбәгеннән килгән мөхтәрият җитәкчеләре дә катнашты.


Башкортстан татарлары конгрессы 2020 елда узачак Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләрен башлады. Бөтендөнья татар

конгрессына тәкъдимнәр җибәрде. Татар конгрессы беренче тапкыр татарларны күмәк җыеп Яңа ел чарасы уздырды. Анда 150дән

артык кеше катнашты.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел тулды. ТИҮ ул юбилейны уздыра алмады. Бәләбәй ТИҮе генә 30 еллыгын зурлап “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәгендә чара үткәрә алды.


7 июнь Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка

тактаташ ачу чарасы узды. Ул “Берлек” оешмасы тырышлыгы һәм чыгымнары белән тормышка ашырылды.


Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары да ел барышында күп кенә чаралар уздырды.


Узган ел Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үзенең 25 еллык юбилеен

уздырды. Шул ук театрда журнал ике елдан артык барган нәсер һәм парча бәйгесенә йомгак ясады.
Башкортстан “Китап” нәшриятындагы татар китаплары чыгаручы бүлек 25 еллыгын уздырды. Бүлек узган ел 7 нәфис әдәбият китаплары, 28 уку кулланмалары, әсбаплар, дәфтәрләр чыгарды.
Узган 2019 Дуңгыз елы татар һәм башкорт халыклары өчен югалтуларсыз узмады.


Ел башы белән татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров 83 яшендә бакыйлыкка күчте. 82 яшендә СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова озакка сузылган авырудан соң мәрхүм булды.


Сәнгать әһелләреннән Татарстанда яшәүче Рафаэль Сәхәбиев, актриса Исламия Мәхмүтовалар бакыйлыкка күчте.


Язучылар да арабыздан китте. Узган ел Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай һәм халык язучысы Талха Гыйниятуллинны алып китте. Шулай ук Муса Сираҗи, Мостай Кәримнең улы, Мәскәүдә яшәүче язучы, тәрҗемәче һәм журналист Илгиз Кәримов 77 яшендә вафат булды. Казандагы каләмдәшләрдән Мөсәгыйть Хәбибуллин, Җәүдәт Дәрзаман, драматург Әмир Камалиев та бакыйлыкка күчте. Якташыбыз, чыгышы белән Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Сембердә яшәүче журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Ибраһим да узган елның 18 апрелендә мәрхүм булып, 19 апрель җәмәгате Әминә Ибраһимованың туган ягы – Кызыл Су авылында җир куенына тапшырылды.
Күренекле журналист, хокукчы Эдвард Мурзин нибары 56 яшендә Америкада чагында йоклаган килеш вафат булды. Җәмәгать эшлеклесе, татар-башкорт халыклары арасында дуслыкны ныгыту өчен җанын фида кылып йөргән Чаллыда яшәүче Маузир Гыйниятуллин да узган ел вафат булды.


Дин әһелләре арасындагы иң зур югалту – Башкортстанның тәүге мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның үлеме булса, хәрбиләр

арасындагы югалту – армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты.
Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын. Бу елда югалтулар гаиләләребезгә кагылмасын.
Мөнир Вафин
Читайте нас: