Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 гыйнвар 2020, 13:15

Их, дөньяны рәтләп бетерергә!

Яңа, 2020 елның беренче ике атнасы узып та китте ... Алда безне ниләр көтә? Адәм баласы үзе белән иртәгә нәрсә буласын да белми.Кемне шатлык, кемне кайгы, ә кемне үлем сагалый. Алдан белмәү, мөгаен, әйбәттер ул. Ходай Тәгалә тәкъдиребезне маңгаебызга языпкуйгандыр куюлыкка, әмма без аны күрмибез. Бер бәхетебез шулдыр

Мин, ниһаять, үзем генә калу форсатыннан файдаланып, кулыма каләм алам һәм кайбер фикерләремне теркәргә ашыгам.

Берничә көн элек кенә христианнар зур бәйрәмнәрен, Раштуаны бәйрәм иттеләр. “Классташлар”, ватсап һ.б. шул уңайдан “С

Рождеством!”, “Мира и добра!” открыткалары, стикерлары белән тулды. Бу көннәрдә әлеге диндәге кешеләр күңелләрендә

христианлыкның нигезен тәшкил итүче мәңгелек кыйммәтләрне яңартты. Болар – сабырлык һәм шәфкатьлелек, гаиләңне һәм

якыннарыңны, халкыңны һәм Ватаныңны ихтирам итү, рухилыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә омтылу. Хак динебез исламдагы кебек үк.

Безнең Бәләбәйдә мөселман кардәшләребез дә тарихи мәчетнең икенче бинасын аякка бастыру, аның ашханәсе һәм кибете ачылу

җәһәтеннән, бергә зур Корьән мәҗлесенә җыелып, шатлык, бергәлек тойгысы кичерделәр. Вакыт туктап тормый, көн артыннан көн үтә.

Инде менә, кышкы каникулдан соң күпләр – бик теләп, ә кайберәүләр ялкаулык чиреннән котыла алмыйча, зар елап, эшкә чыкты. Кыскасы,

Җир планетасының бар тарафында тормыш дәвам итә.
Тышта әкрен генә кар ява... Һава шундый саф, күк шундый биек. Дөнья шундый якты, самими. Тирә-юнь тын, тып-тыныч... Өйләрдә салат-малатлардан сыгылып торган өстәлләр җыештырып куелды, яңа елны бергә каршыларга җыелган туган-тумачалар, балалар, оныклар үзләренә таралышты. Күп очракта исем өчен уздырылган бәйрәм чаралары ыгы-зыгысыннан арыган, меңканаллы телевизордагы Басковлар, Киркоровларның кыланышларыннан гарык булган күңелгә, ниһаять, үзе белән үзе генә калу мөмкинлеге туды. Үзе белән генә калып уйлану мөмкинлеге. Нәрсә хакындамы? Аны тәгаен генә менә шушы минутта шул хакта уйланырга дип, әлбәттә, әйтеп булмый. Күңел бит ул, күк шикелле очсыз-кырыйсыз , диңгез шикелле төпсез, нинди генә уйлар килми дә, кайларга гына алып китми...


Менә әле 2019 елгы отчетлар турында уйланам. Отчет дип, гомумән яшәү хакында. Һәр елдагыча, бар өлкәләр, бар тармаклар буенча

елга йомгаклар ясалды, планнар үтәлү турында өскә отчетлар бирелде, матур-матур саннар күрсәтелде. Бер карасаң, барсы да бу

дөньяга килгән адәм баласына, үзен кеше итеп тоеп, яхшы яшәү өчен эшләнә кебек. Зарланырга һичбер сәбәп юк: ни ашасаң, ни кисәң, шул

бар. Ата-бабаларыбызның төшенә дә кермәгән шартларда гомер кичерәбез. Әйе, тормышны яхшырту өчен күп, гаять эшләнә, аның

әйбәтләнүе турында эштән дә күбрәк, бихисап отчетлар языла, тапшырыла. Мантыйкка ярашлы, әйбәт тормышта яшәгәч, без үзебез

дә күпкә әйбәтрәк, сыйфатлырак булырга тиешбез кебек. Әмма чынында киресенчә килеп чыга түгелме? Әйе, барсын да бер калыпка

салу дөрес булмас, кешене чын кеше итеп күрсәтүче күркәм сыйфатларга ия замандашларыбыз әллә күпме. Шулай да...

Йөрәк сыкрый, сызлана – мәктәп-гимназияләребез, балалар бакчаларыбыз, дәваханәләребез, мәчет-чиркәүләребез, спорт

объектларыбыз, мәдәният учакларыбыз, китапханәләребез һ.б. була торып та, бөтен уңайлыклары булган фатирларда, пулат шикелле

йортларда яшәп тә, нигә соң без көннән-көн рухи бөлгенлеккә төшә барабыз? Хәзер инде эчкелек азрак кулланыла дигән фикер

ишетелгәләсә дә, нигә безнең әле аннан айныган юк ? (Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазендә, быел яңа ел

бәйрәмнәре чорында кыйбат хакка сатып алынган исерткеч эчемлекләр аркасында 30 мең кешенең гомере өзелгән дип статистика

мәгълүматларын китерә, бу бит гаять күп! Көне-төне телевизордан артистларның мең аерылып, мең кавышу тәэсирендә ирне- ир,

хатынны- хатын итеп яшәп, балаларын бәхетле итеп үстерүче гаиләләрнең абруе какшый... Ә намуслы эш кешесе? Сезнең

телевизордан берәр игенче яки сыер савучы, завод эшчесе, юл төзүче, слесарь турында тапшыру яисә аларны хөрмәтләгән кичә

күргәнегез бармы? Минем юк... Аның каравы Үзәк телевидение каналлары илдә танылган кешеләрнең читтә “адашып” калган

балаларын эзләп табу, шуны ДНК, “Ялган детекторы” белән раслау кебек эшләрне күрсәтеп рәхәтлек чигә.
Без бүген рухи байлыктан баш тартып – нәфес котыртуына бирелеп, матди байлыкка, акчага табына башладык. Башладык кынамы, ике

тун булса, өченчесе кирәк, биш бармакта да алтын йөзек булырга тиеш, бер машина гына җитми. Безнең инде бүгенге балаларыбыз да

Кыш бабайдан күбрәк телефон, робот, планшет, мин белмәгән әллә нинди заман уенчыклары сорап хат яза, әти-әниемә сәламәтлек,

сугыш булмасын дип теләк язучылар азайганнан- азая... Безгә китаплар да, мәдәни чаралар да кирәкми. Китапханәләрдә булганда

исләгәнем бар, ул йә бөтенләй буш була яисә бер-ике кеше китап актара. Күптән түгел зур вакыйга – якташыбыз күренекле пианист

Владимир Овчинников кайтып, республиканың милли симфоник оркестры белән бергә искиткеч концерт бирделәр. Зал туп-тулы,

алкышлар бинага сыймас булды. Ә бит залны тамашачы белән тутыру җәһәтеннән алдан ныклы эш алып барылмаса (һәр учреждениегә

фәлән кадәр кеше алып килегез дигән фәрман бирелмәсә), үз теләге белән килүчеләр, белмим, күпме генә булган булыр иде икән?..

Байлар белән ярлылар арасында иләмсез зур упкын ята. Байларга килгәндә, “миллиардерлар саны буенча Россия Җир шарында өченче

урынга чыккан. Шул ук вакытта күп кенә гаиләләр бурычларын – кредит, ипотека акчаларын түләп азаплана. Үзәк матбугат

язмаларыннан күренгәчә, халыкның банкка бурычы триллион сумнар белән исәпләнә. Статистика хезмәткәрләре шуны санап чыгарган:

Россия гражданнарының 12,9 процентының кереме яшәү минимумыннан да түбән” (“Мәдәни җомга”, № 42, 2019 ел). Югарыда,

бар нәрсәбез дә бар дип язсам да, миллион-миллиардларын ничек пыран-заран китерергә белмәгәннәр белән бер Рәсәй җирендә ач-

ялангач, йортсыз-җирсез сукбайлар, бомжлар көн күрә... Кызганычка, мәрхәмәтле Ак байлар илебездә штучный товар гына.
Юлларда көн саен һәлакәтләр, үлемнәр... Изге ана исемен йөртергә тиешле хатыннарның сабыйларын чүплекләргә ташлап калдыруы...

Үз-үзен кая куярга белмәгәнлектән, чарасызлыктан яшьләрнең, хәтта мәктәп балаларының(!) үз теләге белән дөньядан китүе...
Җинаятьчелек, ришвәтчелек, вәхшилек... Вакытлы басмаларның,түрәләрнең кәефен бозмаска тырышып, тормышның тик уңай якларын

гына яктыртуы...
Белмим, “Яңа ел төкле аягы белән килсен”, “Ишек-капкаларга кайгы җиле какмасын”, “Бәхетле булыйк” дип, шәһәр-авылларда яңа ел

табыннарында ничәмә-ничә мең чәркәләр чәкәштереп эчелгәндер. Әмма матур, якты, изге теләкләр, хәтта ихлас күңелдән әйтелсә дә,

адәм балаларын сөйләшә белә торган сарык көтүенә әйләндергән тормышның күңелсез, бәхетсез, гаделсез, караңгы якларыннан

коткармый, алар үзләреннән үзләре бетми, юкка чыкмый шул. Әнә, танылган журналист Мөнир Абдуллин “Мәдәни җомга” гәзитендәге

мәкаләсендә язучы, философ Михаил Веллерның фикерен китерә: “совет халкы үзенең бөек илдә яшәвен белеп, алда зур үзгәрешләр

булачагына, тормышның яхшыра баруына ышанып, шуңа өмет итеп яшәде. Хәзер безнең алда бернинди дә перспектива күренми. Илнең

якындагы 20 елга үсеш планы юк. Безне алда ни көтә? Беркем белми”.
Рәхмәт яусын, ТНВ-Планета каналыннан каникул көннәренең берсендә арадан китсә дә, рухи, әдәби мирасы белән халык

күңелендә гел яшәячәк акыл иясе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” фильм-спектаклен кабатлап күрсәттеләр.

Залны да вакыты-вакыты белән күрсәтеп алалар, халык рәхәт чигеп, көлә-көлә карый. Ә мин исә бу үлмәс әсәрне елый-елый карадым –

Әлмәндәр образы аша Туфан абый тормыш матурлыгын, кеше күңеле гүзәллеген шулкадәр тирән итеп бирә, еламыйча түзеп булмый.

Әлмәндәр карт, дөнья белән алыш-бирешем бетте, бер үкенечем калмады дисә дә, күңелемә кереп утырган шундый фикер әйтте.

“Дөньяны рәтләп бетерәсе иде”, диде ул. Яшәүне үлеп яраткан, гомернең кадерен белгән Әлмәндәр карт шикелле булсак, дөньяны

рәтләп бетерер идек тә бит...
... Тышта инде өч сәгатьләп әкрен генә кар ява. Нәни генә ул кар бөртекләре шундый нәфис, гүзәл, шундый ак. Алар гүя безгә Аллаһ

кодрәте белән күктән җибәрелгән ак өмет бөртекләре. Дөньяны рәтләп бетерергә ...


Зәйфә Салихова.
Читайте нас: