Мондый зур кичәне олылар ярдәменнән башка үткәрү бик авырга туры килер иде. Ярый әле безгә булышырга атлыгып торучылар күп булды. Яраткан укытучыбыз Алсу Рифкать кызы Зәһидуллина, җыр укытучыбыз Тимерхан Әсгать улы Әхмәтов, курай түгәрәге җитәкчесе Гүзәл Риф кызы Әхмәтова һәм хореограф Энҗе Рафаил кызы Багаутдиновалар безгә бик нык ярдәм иттеләр, киңәшләрен бирделәр.
Аулак өйләр гомер-гомергә көз көне, сугым ашлары, каз өмәләре үткәч оештырылган. Әти-әниләр кунакка киткән, өй саклаучы әбине дә әхирәте чәйгә чакырып кергән. Яшь-җилкенчәк шуны гына көтә дә инде. Менә берәм-берәм, күчтәнәчләр күтәреп, кызлар җыела. Аулак ашы – бәлеш исе таралуга егетләр дә ишек кага. Китә уен-көлке, төртмә сүз, җыр-бию.
Миңа, бигрәк тә, “Йөзек салыш”, “Канат сату” уеннары ошады. Әминә Фазылъянова, Виктория Горюшинаның җырлары, кызларның күмәк биюе, малайларның татар кураенда уйнавы, кара-каршы такмак әйтешүләр, парлы биюләр дә бик күңелле булды.
Менә, вакытын белеп кенә, әби дә чәйдән кайтып җитте. Ул инде, йола буенча, яшьләр уенына катнашып китте. Электән килгән гореф-гадәтләр, аулак өй тәртипләре турында сак кына аңлатып үтте.
Безнең бәхеттән, залда алма төшәрлек тә буш урын юк иде.Тамаша карарга килгән ата-аналар, абый-апалар, бүтән сыйныф укучылары безнең чыгышны әледән-әле алкышларга күмде.
Кызганыч, хәзер инде безнең үлеп баручы авылларыбызда аулак өй кичәләре үткәрелми. Тик, шуңа да карамастан, без халкыбызның борынгы йолаларын онытмаска, сәхнәдә булса да, аларны җанландырырга тиешбез.
Безнең аулак өй кичәсе тәмам. Хәзер без эстафетаны үзебезнең төп көндәшләребезгә – 3бга бирәбез.
Бәләбәй татар гимназиясенең 3а сыйныфы укучысы