Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2020, 13:51

Гыйнварның соңгы кичендә

Узган әдәби кичә янә ана телебезнең гүзәл, бай һәм моңлы булуына сокландырды

«Күкрәгемдә шигырь утым саумы?”

Г.Тукай.
Гыйнварның соңгы киче... Тышта урамнарга моң сарган төнге тынлык, ә Урал-батыр биләмәара милли-мәдәни үзәгенең якты залында газиз туган телебезне ихтирам иткән, кадерен белгән тамашачы җыр-моң, шигъри һәм фикри сүз дөньясына чумган. Биредә Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге һәм «Балкыш» татар җыр ансамбле оештырган «Илһам чишмәләре күңелемдә» дип исемләнгән ял кичәсе бара.
Кичәнең беренче кунагы – шагыйрә, РФ һәм БР Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре, берничә китап авторы якташыбыз Зәйфә Салихова үзенең тормыш юлы белән таныштырды, хезмәт юлы баскычларын санап үтте. Хәер, санап дигәндәй, аның күп еллары “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләгән чагына туры килә. Зәйфә Миргазиян кызы чыгышында тормышның кире яклары җәһәтеннән борчылуын белдерде. Язучы күңеле күпне сизә, күпне күрә шул. Кайбер кешеләрнең нәфес колына әйләнеп, рухи бөлгенлеккә төшүе, байлар белән ярлылар арасындагы упкынның торган саен тирәнәя баруы, туган тел, авыл язмышы... Бер сүз белән әйткәндә, шагыйрә ил гаме белән яши, аның “дөньяны рәтләп бетерәсе” килә.
Аннары зал шигырь дөньясына чумды. Шагыйрә милли рухлы һәм лирик шигырьләрен укыды, тамашачылар аларны тын да алмый тыңлады, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды. Тукай һәм әни теле, Туган җир һәм авыл, әнкәй һәм кояш, ярату һәм җыр-моң... Әдибә иҗатында чагылган изге төшенчәләрнең берникадәресе генә әле бу рухи кыйммәтләр.
Авторның күп кенә шигырьләренә Зөлфирә Аубакирова, Кәрам Әһлиуллин, Рәис Ханнанов, Хәмит Тәүхетдинов көй язган. Кичәдә аның сүзләренә язылган җырларны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтов (баянда – җырның көен язучы үзешчән композитор Хәмит Тәүхетдинов), яраткан җырчыбыз Эдуард Егоров һәркем күңеленә хуш килерлек итеп башкардылар.

Арсен Фазуллинның чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Икенче кунак – РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, ике китап авторы, әлеге вакытта “Бәләбәй хәбәрләре” хезмәткәре, әлеге басманың Рәстәм Заманов исемендәге премиясе лауреаты Габдулла Вафин. “Туган авылым Мәтәүбаштан биш язучы чыккан – Бөек Ватан сугышында һәлак булган Кәшфи Басыйров, кыю, тирән фикерле Айрат Ибраһимов (кызганычка каршы, Ульяновскида яшәп итүче ул да инде мәрхүм), шагыйрь, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Мөнир Вафин, Зәйфә Салихова һәм мин – Габдулла Вафин” , ¬— дип сүзен башлады язучы. Габдулла Вафин Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә укый. Татар яшьләренең «Өмет» газетасында хәбәрче булып эшли.1996 елда Башкортстанда татар телендә беренче журнал оешкач, ул анда социаль проблемалар һәм яшьләр бүлеген җитәкли. 1999 елдан туган авылына кайтып, эшкуарлык белән шөгыльләнә. Язучы нигездә сатирик һәм юмористик хикәяләр яза, аның мистик һәм сәяси хикәяләре, повестьлары да бар.
Габдулла Вафин илдәге, шәһәребездәге, туган авылындагы милли, социаль һәм башка проблемалар турында күңелләргә керердәй итеп, берчә көлдереп, берчә гайре дулкынлану белән бәян итеп, тамашачыларга үзенең борчылуларын белдерде.”Бәләбәй хәбәрләре” газетасының киләчәк язмышы, аның тиражын арттыру мәсьәләләре – әдәби кичәнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылган сөйләшүләрнең берсе булды.
Сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучыларының чагу чыгышлары исә күңелләрдә өмет уятты. Алар – безнең киләчәгебез , безнең дәвамчыларыбыз, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучылар. 7а сыйныфы укучылары Диана Нартдинова, Алина Хөсәенова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Кулларына иҗади каләм алган укучыларның нәни күңелендә әллә күпме сер, төрле темаларга язылган шигырьләрендә олылар күтәргән мәсьәләләр дә чагылыш тапкан . Әнә бит, 5б сыйныфы укучысы Наил Мөхәмәтов бер шигырендә көнүзәк мәсьәлә – кытай вирусы проблемасы турында язган хәтта. Укучыларның үз ана телебездә иркен аралашуы, алып баручы Гөлсинә Вәлиеваның сорауларына тулы җаваплар бирүе тамашачылар күңеленә дә бик хуш килде, ана телен өйрәткән әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Кичәгә килгән һәркем күңеленә рухи азык, тирән канәгатьләнү хисләре белән кайтып киткәндер дип ышанасы килә.
Люзия Фәттахова,

Башкортстанның атказанган укытучысы





Тамашачы фикере
– “Күңелемдә илһам чишмәләре” исеме астында үткәрелгән әдәби-музыкаль чарада булган һәр тамашачы рухи күтәренкелек кичерә торгандыр дип уйлыйм.
Кичәнең төп геройлары шагыйрә Зәйфә Салихованың, прозаик Габдулла Вафинның иҗатлары белән “БХ” аша таныш булсак та, аларның тормыш юлы, нинди проблемалар, максатлар белән яшәүләре турында сөйләүләре беркемне дә битараф калдырмады.

Зәйфә ханымның йөрәк хисләре белән язылган шигырьләрен укуы кемне әсир итмәсен, татар гимназиясе укучыларының шигърияттәге беренче адымнарына ничек сөенмисең!..
Күңелләрендә илһам чишмәләре ургылган өч буын вәкилләре белән очрашу – үзе бер символик билге: балаларын зур тормыш юлына бастырып бүгенге көндә оныклар тәрбияләүче Зәйфә ханым, ике бала атасы Габдулла әфәнде һәм татар гимназиясе укучыларының иҗаты милләтебезнең рухи чишмәсе бер дә саекмас дигән ышаныч тудыра.
Ракыя Төхвәтшина,

педагогик хезмәт ветераны
Читайте нас: