Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2020, 18:12

Тамырларыбыз тирән

Нурмөхәммәт Хөсәеновның, шәһәребездә генә түгел – бөтен татар дөньясында киң мәгълүм шәхес икәне минем өчен күптән билгеле булса да, бүгенге әңгәмәгә кадәр аның турында шактый аз белгәнлегемне аңладым...

Бу күпкырлы шәхес белән әңгәмә оештыруга төп этәргеч булып, бер яктан, аның төрки-татар теленең дөнья телләренең нигезендә ятуын исбатлаган, 2017 елда улы Илдар белән басмага куйган “Роман-герман телләренең төрки нигезләре сүзлеге” һәм “Что есть Московия” китаплары белән танышу булды. Икенче яктан – бүгенге көндә интернет киңлегендә иң актив бәхәсләр темасына әверелгән “Бөек Тартария – нәрсә соң ул?” соравына бик күпләрнең җавап эзләвен күреп, үземдә дә кызыксыну уянуы иде. Шуңа күрә райондашларыбызга бу темага берникадәр җавап шәрехләүне Нурмөхәммәт Хөсәеновның фикереннән башларга булдым.
– Нурмөхәммәт абый, күпме беләм сезне, сез туктаусыз хәрәкәттә... Ике республикада үткән милли чараларда, хәтта Мәскәүдәге кайбер чараларга да өлгәшеп, татар тарихы һәм филологиясе төпкелләрен бик кыю айкыйсыз. Мәскәү һәм Казанда үткән китап презентацияләрегезне күреп тә сокландым. Шул ук вакытта, нәкъ соңгы 8-10 елда Русиянең дә шактый тарихчылары “Бөек Тартария – нәрсә ул?” – дигән сорау тирәсендә кайнашырга тотындылар. Әйтсәгезче, бу безгә кагыламы? Безнең тарихыбызда “ак таплар” күпме? Бу җәһәттән нинди яңа ачышлар бар?
– Сорауларыгыз бик саллы – һәрберсенә берәр көн сөйләсәң дә аз булыр кебек. Шулай да аларның бераз “контурларын” булса да шәрехләп үтә алабыздыр, гәрчә, кыска гына әңгәмә укучыларда тагын да күбрәк сораулар тудырачак икәнен белсәм дә. (Билгеле, андый сораулар булса һәм редакция гәзиттә урын бирсә – җавапсыз калмабыз). Интернетта да күрәсездер – тарих фәне бүген зур кризис кичерә. Рәсми тарихка “ышану юк” дәрәҗәгә якынлаша.

Европа архивлары “цифрлаштырылды”, андагы бик күп мәгълүмат интернет челтәренә кереп урын алды һәм ул бөтен Тарихны “калтырата”. Андагы мәгълүмат, күп очракта, рәсми тарих кысаларына сыймый гына түгел, хәтта ул, моңарчы булган фикерләргә турыдан-туры каршы килә. Элек тарих тик “Алтын Урда” дип кенә сөйләсә, кешеләр бихисап карталарда күрә ич: барсында да дөньяның зур киңлегендә – “Бөек Тартария” дип язылган, ә Алтын Урда юк... Моның бер нәтиҗәсе булып инде, беренчедән, безгә дә туры кагылышлы булган вакыйга буларак, 2-3 ел элек Русия тарихы буенча уку әсбапларыннан “монгол-татар игосы” тәгъбире алып ташлануы булды. Бу, хәтта рус тарихчылары “корпорациясендә” дә, тарихка “реаль карашка таба борылу” процессы башлануын күрсәтә, һәм, икенче яктан, бу хәл татар тарихы белән бәйле.
Кызык. Без укыганда тагын “Бөек Монголия” дип сөйлиләр иде бит...
– Һәр яктан күренә ки – андый исемдә дәүләт булмаган. Үз вакытында мин бу мәсьәләне махсус тикшердем. 350дән артык борынгы картаны җентекләп карап чыктым. “Монгол” дигән язу фәкать1806 елдагы картада гына беренче тапкыр, зур булмаган өлкәне билгеләү өчен кулланылган. Ә инде 1837 елда Бөек Монгол империясе картасы төшерелә. Бөек Татариянең 360тан артык картасы бар! Бөек Монголия картасы “реконструкция” дип аталса да, чынында, бу карикатура. Соң, башкача ничек:1200 еллар башында төзелгән дип исәпләнгән бу империянең конфигурациясен, географик киңлеген кем моңарчы “башында тотып” төшерә алсын ди! Бүген инде беркемне дә шикләндермәгән, “Бөек Татарияне” ифрат та метекләп тасвирлаган Ватикан монахы Марко Полоның “О разнообразии мира” китабы “яңа сулыш” белән укыла. Бихисап комментарийлар... Иң кызыгы шулдыр: 17 ел буе Бөек хан сараенда яшәгән бу монах, ялгыш кына да “монгол” дигән сүзне кулланмый. Димәк, Татариядә монголлар бөтенләй булмаган. Шунысы кызык: безнең “тарих галимнәре” эшләрен укысагыз, алар, бу хезмәттән ниндидер мәгълүмат куллансалар, “татар “ дигән сүзне “монгол” сүзе белән алыштырып “тәрҗемә итеп” язалар. Менә ул шаккатыргыч хәл! Димәк, кемгәдер бу кирәк...
– Ә ник шулай икән?
– Чөнки тарих һәм филология фәннәре – ул сәяси фәннәр. Дж. Оруэль: “Кем тарих белән идарә итә, шул киләчәк тарих белән дә идарә итә”, – дип яза. Гаять көчле, бай, бердәм Бөек Татарияне таркатуда да, үз вакытында, бу фәннәр иң зур роль үтәгән.
– Интернетта бәхәсләр бара – күпчелек карталарда “Тартария” дип язылган...
– Монда сер юк. Һәм дөресе “Татария” булганлыгына бер нинди шик юк. Беренчедән, шул ук вакытларда “дотошный” немецлар төшергән карталарда фәкать “Татарей” дип язылган. Икенчедән, бу сүзне беренчеләрдән кулланган Матвей Парижский татарлар турында: “Болар Тартардан чыккан затлар кебек...” – дип кенә язган сүзләренең Европада киң таралыш табуы аркасында гына барлыкка килгән атама ул Тартария. Ә иң мөһим һәм иң төпле дәлил булып, бөтен Евразия, Океания, Австралия,Төньяк Африка, Көньяк Америкада булган, бүгенге көнгә безнең тупланмада җыелган 1200дән артык “Татар” сүзе нигезендә ясалган топонимнар исемлеге тора. Япониядә, мәсәлән, 9 шундый топоним, Филиппинда – 2, Кытайда – 20ләп, Һиндстанда... Русиядә – 200дән ким түгел; Беларусия, Украина, Молдова, Македония, Греция, Болгария, Венгрия, Румыния, Литва, Польша җирләрендә дә шактый алар. Бүгенгә, без, 65 илдә бу топоним барлыгын беләбез.
– Искитмәле шул... Хәтта ки Африкада, Көньяк Америкада. Бу топонимнар андый киңлекләрдә ничек хасил булган?
– Безнең бу турыда әлегә исбатланып бетмәгән фаразларыбыз бар. Тикшеренүләребез тәмамлангач, дәлилләп сөйләрбез...
– Ә БөекТатариянең тарихы нинди вакыттан билгеле?
– Авыр сорау. Америка галиме Паркер безгә кадәр 2 мең елдан артык вакыт дип исбатлый. Орхон-Енисей ташларындагы “татар” сүзе булган язуларны исә археологлар 4нче гасырга илтеп тоташтыралар.
Татарларның дөньяга күренүен һәм Бөек Татариянең барлыкка килүен, гадәттә, Чынгызхан исеме белән бәйләп карыйлар, шулаймы?..
– Рәсми тарих шулай дип карый ... Әмма хәзер инде башка фикерләрне дә ишетергә мөмкин. Чынгызхан чорында, имеш, татарлар бер бәләкәй генә ыру булган... Ә бу шунда ук сорау тудыра: әгәр Орхон-Енисей ташларында ук – ягъни Чынгызханга кадәр 6 гасыр элек – “Токуз-Татар”, “ОтузТатар” кабиләләре булган икән, алар нишләп шулай бик аз санда калганнар? Алты гасыр эчендә алар тагын да күбәйгән булырга тиеш түгелме соң? Чынлап та, татарлар Чынгызханга кадәр үк шактый киңлекләрдә яшәгән. Әйдәгез, җай белән, мәгълүм фактлар аша, алга таба бергә тикшереп карыйк. Ярар, 1202 елда, имеш, “монгол Тэмуджин татарларга каршы сугыш башлый” һәм аларны “кыйратып бетерә” . 1206 елда ул Чынгыз исеме ала, монголларны берләштерә, 1207—1211 елларда Себерне буйсындыра, 1213 елда кытайларның иң көнчыгыштагы Цзинь дәүләтен, Җидесу регионын яулап ала. Бу вариант “тарих” буенча, татарларның хәле тәмам мөшкел – Чынгыз кыйратып бетергән. Әмма аннан соң ул, бу кабиләне тергезепме инде, “татар яулары” белән дөньяны буйсындыра башлый. “Атасын үтергән” татарлар исеме белән Төнъяк Котып океанын атый, империясен – Бөек Татария дип исемли: барлык борынгы карталарда да фәкать шулай – “Татария” дип язылган. Ә хәзер мин, бу ялган тарихның башын ук фаш иткән, рәсми тарихчылар “күрмәмеш” булган берничә генә факт китерәм (боларны тикшереп була): Үзәк һәм, өлешчә, Урта Азиядә, Себердә боланнарның бер бик матур, җор дип аталган төре ( лань) яши, ә аның исә борынгы атамасы – “татар җоры”. 11нче гасыр башында яшәгән таҗик шагыйре һәм фәлсәфәчесе Манучехри Дамгани: «Кайда татар җоры – шунда мускус», – дип язган. Ә ул бит, Чынгызга кадәр, 1000 -1040нче елларда яшәгән. Димәк, инде ошбу вакытка бу болан төренә “татар җоры” атамасы бирелгән булып чыга! “Берәр тарихи ялгыш язудыр”, – дисезме? Юк шул: бу татар җоры турында тагын бер таҗик шагыйре һәм фәлсәфәчесе Наси́р Хосров (1004-1088) та язган. Тагын фарсы шагыйре һәм акыл иясе Саади Ширази (1200-1291), соңрак – әзербайҗан шагыйре Низами – шул ук “татар җоры” турында... Димәк, бу вакытка – 1040 елларга кадәр үк инде “татар” дөньясы, ким дигәндә, Үзәк Азияне һәм Себерне биләп торган! Хәтта шушы бер мисалдан да ачык күренә: Чынгызханга кадәр үк “татар” шактый киңлекләрдә таралган булган.
– Кызык... Бәлки бу сүз, аерым рәвештә, очраклы гына бу төбәктә хасил булгандыр?
– Юк шул. Мондый “очраклы “гына “татар” исеме белән бәйле (дөньяга сибелгән 1200 данә “татар”топонимнарыннан башка!), анык тарихи-документаль теркәлгән 150 табигать һәм киң социаль өлкәдән терминнар китерә алам. Мәсәләнме? Көнчыгыштан башлыйк... Яңа Зеландиядә маори дигән халык телендә Tataramoa дип аталган дару үләне бар (лат. Rubus cissoides). Япониядә, “татара” мичләрендә “татар” тимере эретеп, самурай кылычлары ясыйлар. Кыю хәрәкәт итү биредә “татар адымы” дип атала, япон көрәшендә “татара” сүзе кулланыла... Ә Көнбатыштамы? Инглизләр көчле дошманга юлыксалар: ”Татарга юлыктым”, – диләр. Румыннарда “татар вакыты”, бөтен Европада диярлек берничә төрле “татар” ашлары бар. Шулай ук татар аты, сабаны, җәясе, овчаркасы, көрәше, юлы, базары, күпере, упкыны, чаганы, сабыны, курае, чәе, борчагы, суганы, соусы, шулпасы... Шуңа өстәп, 20дән артык милләттә миллионнарча кеше “татар” сүзеннән ясалган фамилия йөртә.
– Чыннан да, Чынгызхан нәселе монгол булса, аның империясе дә карталарда “Монгол” булыр иде. Димәк...
– Әйе, Чынгыз хан татар булган. 1200 еллар азагындарак, аның оныгы Хубилай хан чорында биредә яшәгән, югарыда әйтеп үтелгән Марко Поло, ханнар нәселен, илнең халкын, телен “татар” дип кенә атый. Ул бөтенләй “монгол” сүзен белми.
– Миңа иң кызыгы шул булды: кешеләр арасында иң киң таралган фикер – татарлар дөньяга Чынгызхан яулары белән, Монголиядән килеп сибелгәннәр, имеш. Сез дәлилләр китердегез: татарлар Чынгызханга кадәр үк Азиянең үзәк өлешләрендә билгеле булган. Әйе, Орхон-Енисей язмалары 4нче гасырга карый, “татар җоры” – 1000 еллар башында ук киң билгеле... Моны дәлилләгән, тагын да фактлар бармы?
– “Әңгәмә озынга китә,” – димәсәгез, рәхим итегез... Урысларның Никонов елъязмасында 990 елга карата болай язылган: «В лето 6498 [...] Того же лета посла Володимер философа, нарицаемого Марка Македонянина, в Болгары, иже есть во Агаряны, иже Измаилтене глаголются и Срацини, яко от Сарры наречени от свободный, яко Агарь раба бяше Сарре, и по многих именований и бесермен и нарицаются, и тотари, и друзии имена их демонскиа...». Ягъни, бу бит Идел буена «монголлар» килгәнче 233 ел алдан язылган булып чыга. Менә тагын бер рәсми “тарих кысасына” сыймаган факт: 922/932-1023

елларда яшәгән гарәп фәлсәфәчесе Абу Хайян Гали дә, Чынгызхан туганчы 150 ел алдан, Токсоба атамалы бик кодрәтле кыпчак кабиләсенә: “Татарлардан чыккан кыпчак кабиләсе" – дип аңлатма бирә. Токс-оба – “Тугыз кабилә”, ул шул ук “токуз татар“ – тугыз татар кабиләсе... ”11нче гасыр башында Токсобичларны Идел белән Дон арасында күрәбез” – дип яза тарихчы С.А.Плетнева. Әйткәндәй, кыпчаклар һәм Кавказ халыклары арасында бу вакытларда татарлар булуына гарәп елъязмачысы Ибн әл-Әсир дә ишарә ясый... Янә бер факт: 1066 елда сәлҗүкләр гаскәре, Арал буе күчмәләренә каршы яуда уңышка ирешеп, Сырдарьяның түбән агышына бара. Урындагы хаким, үз кешесен Алып Арслан ставкасына солых төзергә җибәрә. Солтанга бүләк итеп ул кыйммәтле күлмәкләр,нәселле атлар, су коңгызы тиреләре һ. б. бүләкләр җибәрә, татар гуламларын (ягъни: янсакчы гвардиячеләр) юллый.

1220 елда гарәп Ибн әл-Асир: «Элекке заманда, бу җирләр (сүз Үзәк Азиянең бер өлеше, Урта Азия, Персия турында) Хатайларныкы булганда, бирегә татарларның бер өлеше үтеп кергән булган”, – дип яза. “Элекке заман”, һәрхәлдә, “...заман” диярлек булгач, 50-100 елдан ким түгелдер, әйеме? ... Һәм дәвам итә: “Ә Харезмшах Мавераннехрны Хатайлардан тартып алып, аларны (хатайларны) үтергәч (ә бу хәл исә 1193 елда була), бу татарлар Төркестанны, Кашгарны, Бәләсагунны һ.б. кулга төшерәләр һәм Харезмшахка каршы яу чабалар”. Һәм тагын: “Чынгызхан 1219 елда Төркестанга килеп җитә һәм Кашгарны, Бәләсагунны һәм бөтен илне үзенеке итә. Ул аннан элеккеге татарларны куып җибәрә,” – дип яза һәм соңрак, Чынгыз белән килгәннәрне аерып, тагын бер кат искәртә: “...Бу(отряд) – әлеге (татарлар) килгәнче булган, без өстәрәк әйткән Көнбатыш (татар) отряды түгел иде…” Димәк, бирегә 1219 елда Чынгызхан гаскәрләре килгәнче, татарлар ныклап “үтеп кергән булганнар”. Әмма рәсми тарих “фәне” моны да күрмәмешкә салыша... Моңа охшаш хәл, әйткәнемчә, чыңгызлылар Кавказга килгәч тә кабатлана – грузиннар белән бәрелеш алдыннан бер кавем башлыгы: “Без бит сезнең белән бер канлы”, – дип Чынгыз гаскәренә ярдәм итәргә алына. Ә Кара диңгезнең төньяк ярында исә кыпчакларның бер кабиләсенә татарлар үзләре әйтәләр: “Катышмагыз безгә каршы сугышка – сез бит безнең кавемнән”, – диләр.
Татарларның Чынгызханга тиклем дөньяда сибелеп яшәүләре турында шул ук Марко Поло да язган: “1187 елда татарлар үзләренә патша сайлыйлар, аларча ул Чынгызхан дип атала, ул бик батыр, зирәк, җәһәт булган;… чит илләргә сибелгән, дөньяның бар татарлары да килделәр..., һәм аны … хакимнәре итеп таныдылар”, – дип яза.
– Ә Бөек Татариянең шул чордагы 2-3 булса да үзенчәлеген әйтеп узмассызмы?
–Ышанмассыз бит инде... Марко Поло бу хакта язгач, аңа да башта ышанмаганнар. Хәер, интернетта болар бар инде. Анда 1200 елларда ук кәгазь акчалар йөрештә булган, дәүләт “банк системасы”

кебек финанс системасы эшләгән. Бөтен ил буенча ям-почта хезмәте, түшәлгән юллар, таш күперләр, берничә катлы йортлар, ташкүмердә эшләүче кара металлургия, 12шәр матчалы караблар булган. Белүебезчә, бу вакытлардан соң 500 еллар үткәч, капитализм чорында гына, кешелек дөньясы бу казанышларны “янәдән ача”...

– Рәхмәт сезгә, бик кызыклы әңгәмә өчен! Укучыларыбызның сорауларына җавап бирергә тагын да килерсез, дип калабыз.

Габдулла Вафин әңгәмәләште.
Читайте нас: