Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 февраль 2020, 11:25

Авылыбызның изгелекле “прокурор”ы

Тирә-юнебездә мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр күп булуы сөендерә. Авыр минутларда ярдәм кулы сузучылары да, соңгы сынык икмәге белән бүлешүчеләре дә, кирәк чакта дөреслекне бәбәгеңә бәреп әйтүчеләре дә, Корьән-Кәрим сүрәләре кушканча иманлы тормыш алып баручылары да, сәхнәләргә менеп моңлы тавышы белән тамашачы күңелен яулаучылары да, җәмгыять чараларының уртасында кайнап, халык хәстәрен хәстәрләүчеләре дә бар

Ә менә хөрмәтле авылдашыбыз Зөлфия Хәбиб кызы Усмановага Ходай Тәгалә әле санап үтелгән шушы барча изге сыйфатларны да берүзенә өеп биргән. Язмамда күбрәк мин аның күпләргә үрнәк күркәм гаиләсе, эшсөяр тормыш иптәше Фәрхәт Фоат улы турында да, үзләре кебек ифрат моңлы тавышлы җырчы балалары, дини рухта төпле тәрбия алган оныклары хакында сүз алып бармыйча, бу күркәм шәхеснең үзенә генә хас соклангыч сыйфатлары турында бәян итмәкчемен.


Туган авылындагы Тузлыкуш урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган кыз бөтен гомерен почта хезмәтенә багышлый, 32 ел Уфада шәһәр-ара телефон станциясенең элемтә операторы йөген тарта. Намуслы хезмәте өчен “Русия элемтәсенең почетлы элемтә хезмәткәре” исеменә лаек була. Әмма авыл кызын туган авылы үзенә тарта. Пенсиягә чыккач, авылда йорт сатып алып, алар Фәрхәт Фоат улы белән күченеп кайталар һәм баш белән авыл тормышына чумалар. Нефть техникумын тәмамлаганнан соң 43 ел гомерен Уфа нефть эшкәртү заводында инженер һөнәренә багышлап, тырыш хезмәте белән Ленин комсомолы премиясен яулаган егеткә авыл тормышы күптән тансык була. Бакча тутырып яшелчә-бәрәңге үстерәләр, печән чабып, мал асрыйлар, ә инде авылда үткән төрле әдәби-мәдәни чараларның, җыелышларның алар һәрчак уртасында.

Зөлфиянең соклангыч моңлы тавышлы җырларын тамашачы һәрвакыт алкышлап каршы ала. Хәер, аларны нәсел-нәсәбе белән танылган җырчы, артистлар дисәм, һич арттыру булмас. Моң, әлбәттә, ген белән бирелгән. Әтиләре Хәбиб Фәйзулла улы Зәйнуллин һәм әниләре Рәҗәп Мозафар кызы заманында оста итеп гармунда уйныйлар, тыпырдатып сәхнә өсләрендә бииләр, спектакльләрдә катнашып, төп рольләрне башкаралар. Шуңа күрә дә балалары Фәрит, Мөдәррис, Зөлфия, Гөлсинә, Рөстәм, Зөлфирә – барысы да, нинди хуҗалык тармагында җигелеп эшләсәләр дә, җыр-биюне үзләренә гомерлек юлдаш иттеләр.


“Итеге итеккә туры килгән” дигәндәй, әйткәнемчә, чыгышы белән күрше Акбасар авылы егете Фәрхәт Фоат улы да җыр-моңга гашыйк кына түгел, үзе дә искиткеч моңлы. Әйе, моңлылардан моңлы туа. Уллары Альберт бүген башкалабыз сәхнәләрендә күпсанлы тамашачыларга рухи ял бирә. Кызлары Эльза югары белемле, сәүдә оешмасында җитәкче булып эшли.


Зөлфия Хәбиб кызы иҗат белән дә шөгыльләнә, авылдашларына багышлап шигырьләр дә яза, пародияләр дә. Язганнары беркайчан да җилгә очмый, көне-сәгате белән адресатына, тамашачыга барып ирешә. Менә авыл җыенында эчкечелеккә каршы көрәш турында сүз алып барабыз. Район җитәкчеләре дә, полиция хезмәткәрләре дә килгән. Авылыбызда көмешкә кайнатып, сату итүчеләр бар, тик бу хакта турысын әйтергә беркем дә кыймый. Шулчак Зөлфия Хәбиб кызы сүз алып торып басты да, кырын юлда йөрүчеләрне күзләренә карап фаш итте, эссе табада биетте:

– Эчкелек агуы эчереп, ирләрсез калып бетәбез түгелме, җәмәгать?! – диде ул ачынып һәм шунда ук исемләп атап язылган “әремле” ачы сатирик шигырьләрен залдагыларга укып ишеттерде. Чыгышын да, шигырьләрен дә халык алкышлап кабул итте һәм “төнлә туган”ны куучыларга күмәкләп эссе “пар” өстәде. Аның “түбәтәй астын кыздыручылар”га сабак биргән чаклары да күп. Шуңа да тузлыкушлылар Зөлфия Хәбиб кызын үз итеп “безнең прокурор” дип кенә йөртәләр.


“Прокурор” булса да, аның йөзеннән һәрчак изгелек, кунакчыллык, кешеләргә ярдәм чаткылары нур бөркеп тора. Сүземне дәлилләү йөзеннән бер генә мисал китерәм. Чит тарафлардан килеп урнашып, күршеләрендә яшәгән ир дә, хатыны да бер-бер артлы дөнья куйдылар. Изге дин юлында яшәүче Зөлфия белән Фәрхәт, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату мәшәкатьләрен тулысынча үз өсләренә алдылар, аларның чит илләрдәге туганнарын юллап чакыртып алып, өйләренә сыендырып, мәрхүм-мәрхүмәнең җидесен дә, кырыгын да, еллыгын да укыттылар. Күптән бакыйлыкка күчкән әти-әниләренең, туганнарының, авылдашларының якты рухларына багышлап әледән әле корьән ашлары үткәрәләр, хәер тараталар. Бу күркәм гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен дә, тарихи үткәннәрен дә хәтергә салып, саклап килә.


2018 елда минем Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы тарихын яктырткан “Йөрәк тарта туган җирләргә” исемле китабым дөнья күргән иде. Китапны көне-сәгате белән укып чыккан Зөлфия ханым, орденлы сугыш ветераннары арасында әтисенең исеме юклыгын күреп, тирән хафага төшкән:

– Минем әтием Хәбиб Фәйзулла улы Зәйнуллин орденлы. Мин моны документ белән дәлилләячәкмен! – диде. Сүзендә торды. Ул юллап тапкан архив документларыннан күренүенчә, 1945 елның 24 сентябрендә Германияның Потсдам шәһәрендә 11 запас укчы полкның отделение командиры Хәбиб Фәйзулла улы Зәйнуллинның “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнүе турында чыккан приказ бар (№104/11), икенче документта янә “Батырлык өчен” медаленә лаек булуы ачыкланды.


Бүгенге көндә Зөлфия Хәбиб кызы корьән сүрәләрен дә үзалдына ныклап өйрәнә. Өйрәнеп кенә калмый, авылдашлар арасында мөселманга кире күренеш булган эчкечелеккә, хөсетлеккә, башкаларның язмышына битарафлыкка каршы җиң сызганып тәрбияви эшләр алып бара. Әнә шундый тынгысыз, изге җанлы Тузлыкушыбызда халыкның аек яшәеше өчен көрәшүче олы хөрмәткә лаек “прокурор”ыбыз.


– Тормыш матур. Матурлык эчендә үзебез дә, Ходайның биргәненә шөкер кылып, изге гамәлләр башкарып, бер-беребезнең кадерләрен белеп яшик! – ди Зөлфия Усманова.


Камил Фазлетдинов,

Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе
Читайте нас: