Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 февраль 2020, 18:51

Безнең заман герое

“Грозный шәһәреннән кайтып барышлый, мин, күрсәтелгән маршруттан бераз читкәрәк тайпылып, Бәләбәй өстеннән берничә тапкыр урап үттем, үзем укып чыккан беренче санлы мәктәбемә һәм туган йортыма кул болгап сәлам бирдем”

2016 елны шәһәр өстеннән хәрби вертолет очып йөрүе турында гәзитләрдә дә яздылар. Әмма бу хәл тагын күп тапкырлар кабатланды – иминлек хезмәте хәрби очучысы Ришат Даутовның хезмәттәшләре дә Бәләбәебезгә сәлам биреп үтә башладылар.
Мәртәбәле кунак – иминлек хезмәте авиациясе генерал-майоры белән беренче санлы мәктәптә һәм “Ровесник” яшьләр сәясәте клуб учреждениесендә очрашулар үткәрделәр. Якташлары янына яшь генерал гаиләсе һәм әти-әнисе белән килде. Кунакны муниципаль район хакимияте вәкилләре, Бәләбәй муниципаль районы социаль үсеш идарәсенең яшьләр бүлеге, хәрби комиссариат, “Урал-Батыр” славян үзәге җитәкчеләре, ветераннар һәм активистлар тәбрикләде.
Даутовлар гаиләсе турында күп җылы сүзләр әйтелде. Генералның әти-әнисе дә шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре – Римма Фазлыевна педагогик хезмәт ветераны, Фәрвәзетдин Гимазетдин улы нефть сәнәгате хезмәткәре.
Якташыбызның мәктәп еллары турында аның укытучылары – Ришат Фәрвәзетдин улы, Мария Яковлевна Епринцева һәм Валентина Владимировна Юферова кызыклы вә фәһемле итеп сөйләделәр. Мәктәп музее җитәкчесе Ирина Паршуткина генерал-майор белән искиткеч әнгәмә оештырды. Азактан мәктәп укучылары концерт күрсәтте.
Күренекле якташыбыз Ришат Фәрвәз улы Даутов 1993 елны Уфа шәһәренең хәрби очучылар әзерләүче училищесын уңышлы тәмамлый. 2002 елдан әфган-таҗик чигендә хезмәт итә, бик күп хәрби операцияләрдә катнаша. Бихисап орден-медальләр белән бүләкләнә.
Яңа 2020 ел алдыннан 47 яшьлек якташыбызга хәрби казанышлары өчен генерал-майор званиесе бирелде. Ришат Фәрвәз улының тормыш иптәше Илмира – иминлек хезмәте майоры. Алар Рената исемле кыз белән Артур исемле ул үстерәләр.
Әле күптән түгел хәрби офицер үзенең улы белән Эльбрус тавының иң биек ноктасына менделәр һәм анда тарихи герб төшерелгән Бәләбәй шәһәренең флагын беркеттеләр.
Анна Лапина
Читайте нас: