Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 февраль 2020, 13:38

Сан алуны көткәндә

Ел саен ил тормышында зур әһәмияткә ия вакыйгалар булып тора. 2020 епда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәкбез. Шулай ук мөһим вакыйгаларның берсе – Бөтенрусия күләмендә уздырылачак халык санын алу.



Әйе, ил язмышы, милләт язмышы, иртәгәсе көндә ничек яшәячәгебез өчен бу ифрат кирәкле чара. Без кем, без күпме, без нинди (кешенең җенесе, яше, милләте, белеме, торган җире, гаилә хәле һ.б.)? Боларны белми торып, киләчәк тормышны һич күзаллап булмый. Ничәмә ничә төрле милләтләр, халыклар берләшеп яшәгән Олы илең түгел, анда яшәүче һәр кеше иртәгәсенә максатлар куя, алдан ният, план кора.


Шуңа да халык санын алу күптәннән уздырылып килгән. Русия империясендә беренче һәм бердәнбер гомум күләм халык санын алу

1897 елда уздырыла. Совет чорында халык исәбен алу:

– 1920 ел, август. Ил халкының 72 процентын колачлый.

– 1923 ел. Шәһәр һәм шәһәр тибындагы төбәкләрдә яшәүчеләр исәбе алына.

– 1923 ел, декабрь. Беренче Бөтенсоюз халык исәбен алу.

– 1937 ел, гыйнвар. Оештыру дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел дип табыла.

– 1939, гыйнвар. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, җыелган материалларга тулы нәтиҗә ясалмый.

– 1959, гыйнвар. Сугыштан соң беренче сан алу.

– 1979, гыйнвар.

– 1989, гыйнвар.

– 2002, октябрь.

– 2010, октябрь. ( Бу мәгълүматлар 2020 елгы “Татар мөселман календаре”ннан алынды – авт.)


Сорауларның без кем, дигәне, әлбәттә, безнең, әйтик, синең, минем , нинди милләттән булуыбызга кагыла. Безнең күпме булуыбыз да

шушы сорауга җаваптан тора. Узган җанисәп мәгълүматлары буенча фикер йөрткәндә, без – татарларга борчылырга урын бар. Хәер,

башка милләт халыкларына да. Чөнки гомумән Русия халкының, шул исәптән русларның да, саны кимүгә табан бара. Интернеттагы 2010

елгы җанисәп материалларыннан күренгәнчә, “Россиядә барлыгы 142,86 миллион кеше яши. Узган җанисәп (2002 ел) белән

чагыштырганда россиялеләр саны 2,31 миллионга кимегән. Ил халкының милли составына килсәк, сан буенча беренче урында,

әлбәттә, руслар тора. Аларның саны 111,02 миллион (2002 елда алар 115,89 миллион булган). Процентлап санаганда, руслар Россиядә

яшәүчеләрнең 80,9 процентын тәшкил итә (2002 елда – 80,64 процент булган). Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә татарлар саны

да кимегән. 2002 елда татарлар 5,55 миллион булса, 2010 елга без нибары 5,31 миллион гына калган... Башкортлар саны да кимегән”. Галимнәрнең фикерләрен укып карасаң, әлбәттә, халык саны кимүенең сәбәпләре шактый. Үзебез дә аңлап торабыз: бер сәбәбе – бүген гаиләләрдә балаларның аз тууы, күп гаиләләр бер яисә ике бала белән чикләнә.


Ә без үскән чорда урам тулы бала-чага була торган иде – һәр гаиләдә 6-7шәр бала үсә иде. Әмма ләкин бер халыкны – күбрәк, ә

икенчеләрен азрак күрсәтү фактлары булмаган түгел, булган һәм ничек кенә әле. Менә шунсы кәефне кыра. 2020 елгы җанисәптә менә

шундый хакыйкатьне ялган итеп күрсәтү булмасын иде.


Мине, әлбәттә, татар кызы буларак, беренче чиратта, үз милләтемнең язмышы борчый. Без, татарлар, туган җиребездә башка халыклар белән тигез хокуклы булып, аларны ихтирам итеп, тату, дус булып яшәргә телибез. Бары тик үз телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, моңыбызны, миллилегебезне – татарлыгыбызны югалтмыйча, саклап яшәргә. Кызганычка каршы, туган телебезнең бүгенге хәле утырып еларлык. Милләтне милләт, халыкны халык иткән бу рухи, милли хәзинәләрне югалтмау, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз, аны үтәү исә безнең һәркайсыбызга, безнең милли үзаңыбызга бәйле. “Милләтнең зурлыгы – аның һәрбер вәкилендә гәүдәләнергә тиеш”, дип язган язучы-сатирик, философ Станислав Ежи Лец.


Сүземне яраткан шагыйрем Илдар Юзеевның шигырь юллары белән

тәмамлыйм:

Сарык булма,

Балык булма,

Тавык булма, бел, татар:

Даның сүнәр,

Җаның түнәр

Калсаң әгәр мең татар.


Зәйфә Салихова
Читайте нас: