Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 февраль 2020, 18:03

Мәңге төзәлмәс яра

Бу дөньяда иң кыены – үзеңнең якыныңны югалту. Әгәр ул яшь кеше икән – бигрәк тә авыр



Безнең Мәтәүбаш авылы биләмәсендә төрле елларда күп кенә солдатлар цинк табутта кайтты. Алик Силибаев белән Фидаил Вәлиуллин ерак Әфганда сугыш кырында башларын салды, Разим Әхмәдиев – Чечняда. Тыныч тормышта да табутта кайтучы солдатлар булды. Күрше Акбасар авылы егете Валерик Саррах улы Садретдиновны танк таптап үтерде. Фәнис Минзаһир улы Хәмидуллин үлеме турында төрлечә сөйләделәр. (Аларның кайсы дөрес икәнлеген мин дә әйтеп бирә алмыйм). Ә авылдашым Илгиз Гәрәев янгында үлде. Бу егетләрнең һәркайсы турында әсәр язып булыр иде, тик мин әлегә аларның соңгысы турында гына бөян итәм.


Авылдашым Илгиз Фәһим улы Гәрәев 1971 елның 21 мартында туган. Ул бүтән яшьтәшләреннән артык аерылып тормады – җәйләрен җиләккә йөрде, туп типте, велосипедта җилдерде, кышларын чана-чаңгы шуды, бераз үсә төшкәч, кул арасына кереп, суын да ташыды, малын да карашты, утынын да ярды, печәнен дә чапты, бакчада да эшләде. Егет Мәтәүбаш урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Уфа урман техникумына укырга керде.


Илгиз Гәрәев өченче курста укыганда хәрби хезмәткә алынып, Мәскәү өлкәсенең Можайск шәһәрендә төзелеш батальоны штабында писарь булып хезмәт итә. Монда да үзен сынатмый егет, һәрчак алдынгылар сафында була. Ярты ел хезмәт иткәч, аңа командирлары ун көн ял да бирәләр. 1990 елның декабрендә рядовой Илгиз Гәрәев отпускка кайта. Бу аның туганнары белән соңгы очрашуы була.


Ялдан соң Илгиз ике хат яза, берничә тапкыр ничектер җаен табып телефоннан шылтырата. Ә 1991 елның 27 гыйнвары Фәһим абый белән Вәзирә апага улларының янгында вафат булуы турында кайгылы хәбәр килә. Моңа алар ышанмасалар да, Фәһим абый үзенең олы улы Әскать белән Можайскига китә. Алар барып җиткәндә, штаб һаман янган була.


Ә хәлләр болай була. Рядовой Илгиз Гәрәевны бер хезмәттәше белән командировкага җибәрәләр. Аннан кайткач, егетләр кичке кизүгә тиклем штабтагы бер бүлмәдә ятып торырга булалар. Алар йоклаган чакта кайсыдыр офицерның гаебе аркасында зур янгын чыга. Ут үзе белән сөлектәй ике егетнең гомерен дә алып китә. Янгын шундый көчле була ки, хәтта солдатларның мәетләрен бары экспертиза ярдәмендә генә аералар.

Әти кеше армиягә сау-сәламәт озаткан улын өенә цинк табутка салып алып кайта.


Мәтәүбашта яшьрәкләр Илгиз Гәрәевны бәлки белмидер дә инде. Тик менә әти-әнисенең генә улларын бер минутка да хәтерләреннән чыгарганы юк. Түр башында Илгизләренең фоторәсемнәре. Телләрендә дә бары ул гына. Аңа багышлап ел саен Көрьән ашы үткәрәләр.


Сау-сәламәт улыңны Ватанны сакларга дип җибәр дә, аны табутта каршы ал – бу әти-әни өчен иң авыры. Фәһим абый белән Вәзирә апа да улларына мондый язмыш юрамаганнардыр, аны картлык көннәрендә таянычлары булыр дип өметләнгәннәрдер.


Әгәр шул каһәр суккан янгын чыкмаса, Илгиз Фәһим улына бүгенге көндә 49 яшь булыр, янында яраткан хатыны, үсеп беткән балалары йөрер иде. Гәрәевлар эшкә шәп һәм оста куллы. Илгиз дә гөрләтеп дөнья көткән булыр иде. Эх...


Әйе, бу фаҗигадән соң 29 ел вакыт үтсә дә ирле-хатынлы Вәзирә һәм Фәһим Гәрәевларның кайгылары чиксез. Аннан аларны Чечен һәм Әфган сугышында һәлак булган солдатларның әти-әниләреннән аермалы буларак , бик үк искә дә алып бармыйлар, төрле тантаналарга да чакырмыйлар. Юкса, аларның газизләренең дә бит гомере илгә хезмәт иткәндә өзелгән.


23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ә Ватанны саклау – ир-егетнең ил алдындагы изге бурычы ул. Менә озакламый хәрби хезмәткә язгы чакырылу башланачак. Армиягә китергә әзерләнеп йөрүче яшьләргә, әлеге вакытта хезмәт итүчеләргә чыдамлык, сабырлык, озын гомер телик. Алар Илгиз Гәрәев язмышын кабатламасын, исән-сау хезмәт итеп, ата-аналарын сөендереп, кире әйләнеп кайтсын.


Тыныч булсын берүк илебез,

Яхшы хезмәт телик аларга.

Ир-егетнең изге бурычы бу

Туган җирне, илне сакларга.


Габдулла Вафин
Читайте нас: