Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 февраль 2020, 11:53

Тормыш дәвам итә!

Сугыш кешеләр язмышы, аларның йөрәкләре аша уза, онытылмас эз калдыра… Һәркемнең үз ярасы: Әфган, Чечня, Сирия, Вьетнам, Югославия…Безнең әтиләр, абыйлар, уллар тугандаш халыкларга киләчәкләре өчен көрәштә кыюларча ярдәм иттеләр. Язмыш аларны батырлыкта һәм ныклыкта сынады

Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүчеләрне искә алу көне алдыннан Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев локаль хәрби бәрелешләрдә һәлак булганнарның гаиләләре белән формаль булмаган шартларда очрашты.
Азат Альверт улы әңгәмәне балаларын илсөярләр итеп тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт сүзеннән башлады. Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, әти-әниләрнең һаман җаны сыкрый, әле һаман аларның һәр сүзендә тирән әрнү яңгырый:
– Ул елларны искә төшерү авыр, улымның фоторәсемнәренә әле булса карый алмыйм, – ди Приюттан Людмила Немцова.
Очрашуга килүчеләр хакимият башлыгына үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аерым әйткәндә, инвалид коляскалары алуда ярдәм, зираттагы һәм һәйкәлдәге язуларны яңартуны сорадылар. Аларның һәрберсенә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.
– Сезнең белән күзгә-күз карашып сөйләшү, яңалыкларны нәкъ үзегездән ишетү безнең өчен бик яхшы булды, – диде хакимият башлыгына Салават Назаров.
Чынлап та, мондый очрашу беренче тапкыр оештырылды һәм яугирләрнең якыннарында зур тәэссоратлар калдырды.
Азат Альверт улының Бәләбәй районындагы үзгәрешләр турындагы соравына, килүчеләр, бертавыштан, районда хәзер чистарак һәм уңайлырак була бара, дип җавап бирделәр. ТОСЭР темасына һәм барлыкка килүче резидентлар, элекке хәрби часть урынында төзелүче технопарк турында әңгәмәләштеләр. Шулай ук юллар төзү, халыкны эш белән тәэмин итү, авария хәлендәге торлаклардан күченү мәсьәләләрен дә күтәрделәр.

Катнашучылар арасында бөтен гомерен медицинага, мәгариф өлкәсенә арнаганнар да бар иде, шуңа күрә социаль сфера да читтә калмады.

– Оныкчаларны яңа бала табу йортында каршыларбыз инде! – дип елмаешты хатын-кызлар.
Приютлылар үзләрендә дә Дан паркының яңартылуы өчен рәхмәт белдерделәр.
– Без бу паркка кечкенә агач үсентеләре утырткан идек. Хәзер әнә нинди зур каеннар шаулый анда!
Район башлыгы төрле тармаклардагы киләчәккә планнары белән бүлеште:
– Планнар төземичә яшәү кызык түгел! Безне алда Бәләбәй районы төзелүгә 90 ел тулуга һәм Фольклориадага багышланган бәйрәм чаралары көтә.

– Безне онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Очрашу бик җылы килеп чыкты, – дип мөрәҗәгать итте ата-аналар хакимият башлыгына.
– Сезгә рәхмәт. Тормыш бер урында тукталып тормый. Районыбыз данын изге эшләр белән күтәрәргә кирәк, – дип җавап кайтарды Азат Альверт улы.
Р.S. Очрашуны бер яшь кенә егет фотога төшергәненә игътибар иткән идем. Аның белән әңгәмәләшми китә алмадым. Русия Әфганстан ветераннары союзының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе урынбасары Сергей Медведевның улы булып чыкты ул. Әтисенең соравы буенча фотога төшереп йөри икән.
– Мин әтием белән горурланам һәм аңа ошарга тырышам! Ул “Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены, “Дәүләт чиге сагында яхшы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Сеңлем белән миндә әти җаваплылык, намус, һәр эштә пөхтәлек тәрбияли, – дип сөйләп китте Георгий.
Димәк, лаеклы алмаш үсә!
Оксана Алексеева
Читайте нас: