Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 февраль 2020, 11:29

Табиб дәвалый, Аллаһ шифалый

Бүген кешенең тышкы һәм эчке дөньясы белән ике арада зур каршылык, бәрелеш бара, ә динебез җанга да, тәнгә дә тиешлесен биреп, алар арасында гармоник мөнәсәбәтләр тудыра. Сынаулардан торган фани дөнья тормышында һәрберебез көтелмәгән хәлләр белән очраша. Ярлылык, чирләр, үлем, хыянәт кебек авыр очраклар сабырлыкны сорый, мондый хәлләр каршысында рухның һәм тәннең зарар күрмәве бары тик иман һәм гыйбадәт кылу аша гына мөмкин дип уйлыйм

Тирә-юнебезгә күз салсак, рәхәтлек һәм михнәт, сәламәт тән һәм чирләр, байлык һәм хәерчелек һәрчак янәш атлыйлар.
Төн артыннан көн туа. Болытлы көннәр аяз көннәр белән алмашына. Җирнең бер почмагында корылык, икенчесендә – ташкын...
Кешенең табигате шундый: ул рәхәтлекне ярата, ә кайгы-хәсрәтне авыр кичерә. Кара кайгы ишек какса, югалып кала, хафаларга төшә, төшенкелеккә бирелә. Бу очракта иман аның чиктән ашкан хисләрен йөгәнли, кешенең тәненә дә, җанына да тынычлык бирә. Менә шуңа да иман хәтта медицинаның да дәваларга көче җитмәгән чирләрдән кисәтү һәм дәвалау чарасы булып тора.
Гыйлем алу һәрберебез өчен дә фарыз гамәл. Ата-ана һәм җәмгыять өчен гыйлемле, тәрбияле баладан да зур байлык юк. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә безгә аклык китерер. Балаларыбызны Раббыбызны яратырга, аның ачуыннан сакланырга өйрәтик. Дини тәрбия бирми торып, яшь буынны заман авыруларыннан, төрле афәтләрдән саклап калып булмый дип уйлыйм мин.
Әйе, табиб-дәвалаучы, ә Аллаһы Тәгалә – кешеләргә гомер бүләк итүче һәм шифалаучы. Аллаһ кушканнарны төгәл үтәп, хәрәмнәрдән сакланган, пациентларына шәхси үрнәк булырдай шәхес кенә яхшы табиб була аладыр дип уйлыйм. Ишетүемчә, көнбатыш илләренең медицина

факультетларында теология фәне укытыла һәм анда табиблар авыруларны дәвалаганда Аллаһыга ышануны уңышлы файдаланалар. Минемчә, мәктәпләрдә балаларга кечкенәдән үк Аллаһы Тәгалә турында мәгълүмат бирелсә, аларга аракы, наркоманияның зыяны хакында сөйләү кирәк булмаячак. Бала боларның хәрам икәнен белеп үссә, кешелек сыйфатын һәм организмны җимерүче мондый агуларга беркайчан да якын килмәячәк.
Аллаһы Тәгалә калебләребезне дә, тәннәребезне дә, җаннарыбызны да сәламәт кылса иде. Әмин.


Рәсимә Фазлетдинова,
Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы.
Читайте нас: