Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 февраль 2020, 23:51

Чупакабра кызганыч...

Дөресен генә әйткәндә, мин чупакабраның кем яисә нәрсә икәнен белмим. Җир йөзендә кырык бер ел яшәп, аны күргәнем дә, очратканым да булмады. Интернет челтәрендә исә чупакабрага, нигездә, кәҗәләрне үтереп, аларның канын эчүче, фәндә әлегә кадәр билгесез ерткыч дип аңлатма бирәләр. Шунда ук аны тәү тапкыр узган гасырның 50нче елларында, янәсе, Пуэрто-Рикода, 90нчы елларда исә Доминикан Республикасы, Аргентина, Боливия, Чили, Колумбия, Бразилия, Гондурас, Мексика һәм Латин Америкасында күрүләре турында язалар



Хәзер исә шушы канечкеч коточкыч нәрсә Башкортстанга да килеп җиткән, дип язалар. Аерым алганда, “Баш¬информ” агентлыгы 11 сентябрьдә Бәләбәй шәһәренең “Төньяк” бистәсендә билгесез ерткыч, төнлә бер шәхси хуҗалыкка үтеп кереп, андагы барлык куяннарны да кырып салуы турында язды. “Төнлә безгә чупакабра килде, бөтен

хуҗалыкның ас¬тын-өскә китерде”, – дигән бу уңайдан каза күргән йорт хуҗасы.


Хәер, каза күрүченең барлык гаепне ике дә уйламыйча чупакабрага япсаруы да очраклы түгел. Чөнки Өсән елгасы буенда урнашкан Бәләбәй районы авылларында үткән елларда да көзге чорда билгесез ерткычның төнлә абзар-кураларга үтеп кереп зыян салуы булды. Билгеле инде, каз-үрдәк¬ләрне, әтәч-тавыкларны тәгаен кем буып үтергәнен күрүче булмагач, ул очракта да барлык гаепне бичара чупакабрага япсардылар.


Ә менә уйдырмаларга ышанып бармаган, үз күзләре белән күргәнгә генә ышанган Тузлыкуш авылының булдыклы улы, фермер Назыйф абый Зәйнуллин, теге зәхмәт хуҗалыгына зыян салып тәмам йөдәткәч, аны капканга эләктерергә булды. Һәм морадына иреште дә! Берничә тапкыр капканны алып качканнан соң, көннәрдән бер көнне тәки эләкте теге “чупакабра” капканга. Әмма ул “чупакабра” Өсән буйларын үз иткән һәм соңгы елларда элекке колхоз басулары эшкәртелмәү, аларны аулау тиешенчә көйләнмәү нәтиҗәсендә артык күп үрчеп киткән көзәнме, сусармы (белемсезлегем өчен гафу

итәрсез), кыскасы, вак малны буып, канын эчүче су җәнлеге булып чыкты. Менә сиңа “чупакабра”!


Әйтәсе килгән фикерем шул: мәгълүмат чараларына ниндидер чупакабра турында уйдырма таратканчы, бәлки, шушы проблема турында күбрәк язарга, җаваплы җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә кирәктер. Югыйсә, су кондызлары (бобер) елга буйларындагы агачларны кимереп, тәмам очлы каләмгә әйләндереп бара бит инде.

Чынбарлыктагы проблемаларга күз йомып, төрле “чупакабра”лар уйлап чыгарып, үзебез дә очланып куймыйк, диюем.

Ә чупакабра, әгәр дә ул Җир йөзендә чынлап та бар икән, миңа бик кызганыч. Элгәре “ак этнең бәласе кара эткә” дисәләр, хәзер чупакабрага дип әйтәсе генә кала. Нык бул, түземлек сиңа, чупакабра, гаделлек кайчан да булса бер тантана итәр ул!


Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас: