Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 февраль 2020, 13:28

Телне йотарлык булды!

Тарихи мәчет ашханәсендә татар халык ашларының йөзек кашы – гөбәдия пешерергә өйрәнү буенча осталык классы узды

Күңелле, фәһемле һәм, әлбәттә, тәмле булды халкыбызның осталыгын, кунакчыллыгын, киң күңеллелеген чагылдырган бу чара. Узган осталык классында аш-су серләренә тирәнрәк төшенергә теләгәннәр чәкчәк пешерергә өйрәнгән булса, монсы халкыбызның никахлашу, туй кебек бәйрәмнәренә әзерләнә торган затлы ризыгы – гөбәдия пешерү үзенчәлекләрен ачуга багышланды. Осталык классын шәһәрдә һәм районда аш-су остасы булып танылган Тәслимә Солтангали кызы Ханнанова үткәрде.
Хәзер интернетта, шулай ук “Татар халык ашлары” китапларында гөбәдиянең дә рецептлары җитәрлек. Әмма аны укып пешереп карау бер нәрсә, Тәслимә ханым кебек оста куллы пешекченең күз алдыңда гади генә әйберләрдән сәнгать әсәренә тиң гөбәдия иҗат итүен күрү – бөтенләй икенче. Ни дисәң дә, озак еллар азык-төлек сәнәгате тармагында эшләү дәверендә Тәслимә ханым бай тәҗрибә туплаган, аңа кулинария училищесын тәмамлагач, Октябрьский шәһәрендә ресторанда, Бәләбәйдә кафеда, ашханәдә дә эшләргә, шәһәрнең 46 нчы һөнәрчелек училищесында ун ел яшь кызлар һәм егетләрне пешекче һөнәренә укытырга да туры килгән. Алай гынамы, туйларга, юбилейларга, бәйрәмнәргә күпме мәртәбәләр чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш кебек затлы ризыклар әзерләп, мәртәбәле кунакларны татар халкының кунакчыллыгына, сыйлы, оста булуына сокландырган ул. Килеш-килбәтеннән, алсуланып киткән йөзеннән үк үренеп тора, Тәслимә ханым ризык әзерләргә бик ярата, ә ярату белән башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә таң калырлык була. Менә ул нәрсәләр кушарга кирәклеген аңлата-аңлата камыр баса (тышлык каты булырга тиеш түгел), ашыкмыйча гына, берәмтекләп сөйли-сөйли, алдан ук әзерләп куйган эчлекне катлап-катлап сала. (Әйтергә кирәк, гөбәдия эчлегенә тәме ягыннан да, төсләрне ягыннан да бер-берсенә туры килгән продуктлар алына). Мул куллы булуы өстенә һәр катламга күңел җылысын да кушып җибәрә Тәслимә апабыз. Үзе ыспай, үзе ипле, ул теле матур, ул хәрәкәтләре килешле, билендә алъяпкыч, башында яулык – татар хатын-кызлары – җиңгиләр, кәләшләр, киленнәр нәкъ шулай булырга тиеш тә инде.
Осталык классына килгән өч буын вәкилләре – картәниләр, әниләр, кыз балалар (хәтта ике ир-егет тә бар иде) аның әйткәннәрен дәфтәрләренә язып баралар, сораулар бирәләр, фикерләре белән уртаклашалар.
– Тәслимә апа, сез нигә хезмәт юлыгызны нәкъ менә аш-су белән бәйләдегез? – дип сорау бирәм мин.
– Башка нәрсә турында уйламадым да. Аш-суга осталыгыбыз нәселдән килә, – дип сөйли ул. – Гаиләдә унике бала үстек, инәки икмәкләрне бик уңдырып пешерә иде. Җәйге кухняда аның пешергән коймак-тәбикмәкләре, кәкриләре, итле бәлешләре телеңне йотарлык була иде.

Тәслимә апа таба астына майлап пергамент кәгазе җәеп калдырды, пешкәч, кисүе бик җайлы була, дип аңлатты ул.
Продуктлар күп булганга, ике гөбәдия ясады ул. Икенчесен әзерләгәнче (анысы өстенә камырдан роза, ромашка чәчәкләрен ясау серләрен, аскы тышлык белән өскесен бергә бөрүнең “бау”, “чәчүргеч” ысулларын күрсәтте) беренчесе, тәмле исләр таратып, пешеп тә чыкты.

Олысы-кечесе бер зур гаилә булып, сыйлы өстәл тирәли гөбәдия белән чәй эчәргә утырдык. “Булдырдыгыз, Тәслимә ханым, бигрәк тәмле, телне йотарлык булган гөбәдия”, – дип, барсы да, мактый- мактый, затлы ризыктан авыз иттеләр.
– Сезнең осталыгыгызның сере нәрсәдә? – дип сорыйм ,тыйнак кына елмаеп, гөбәдияне өлешләргә бүлеп торган укытучыбыз Тәслимә ападан.

– Артык бер сере дә юк, бары тик ризыгыңны ашаячак кешеләр сау-сәламәт булсыннар, күңелләренә хуш килсен дип, изге теләкләр теләп, эшеңне яратып эшләргә генә кирәк, – ди ул.
Тарихи мәчет имамы Илдар хәзрәт Галиев чәй эчкән арада татар халкының кунакчыллыгы турында бәян итте. Чакырылмаган кунак чакырылганына караганда да кадерлерәк, – диде ул. – Чөнки анысын кунак итү тагын да саваплырак була. Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт дигән матур мәкалебез дә бар әле безнең.
Тәслимә Солтангали кызы олы җанлы әни буларак та сокландырды: ул тормыш иптәшенең ике баласын үз балалары итеп, тәрбияләп үстергән. “Инәки дә, хатыны үлеп киткәч, безнең булачак әтиебезгә –дүрт балалы кешегә кияүгә чыккан, аннары аларның сигез балалары туган. Без бер зур гаилә булып, ризыкның, ипинең һәм туганлыкның кадерен белеп үстек” – дип сөйләде ул.
Тарихи мәчетнең күптән түгел генә икенче корпусы каршында эшли башлаган яңа ашханәсендә икенче тапкыр оештырылган осталык классын тормыш дәресе дияр идем мин. Монда ихласлык, күңел матурлыгы, белгәннәреңне яхшырту теләге – барсы бергә хөкем сөрде, күңелләр бер дулкында яшәде. Ә ашханә-кибет үзе нинди якты, иркен, өр-яңа җиһазлар... Рәхмәт яусын, шушындый матурлык тудыручыларның барсына да.

Тәслимә ападан гөбәдия рецепты
Тышлык өчен камыр:
200 гр ак май, 250 гр кефир, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы серкә белән сүндерелгән сода, 50 гр шикәр, 2 стакан он.

Камыр йомшак булырга тиеш, басканда 5 аш кашыгы көнбагыш мае өстәргә. Камырны бер сәгатькә пленка белән каплап куярга.

Эчлек өчен:
1 нче катлам – суган белән кыздырылган фарш

2 нче катлам – кызыл эремчек

3 нче катлам – бүрттерелгән дөге

4 нче катлам – курага, йөзем, кара җимеш

5 нче катлам – вакланган пешкән йомырка ( 6-8 данә).
170 градуслы мичтә 30 минут пешерергә.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: