Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 февраль 2020, 19:07

Үз иленең солтаны

Бәләбәй шәһәренең “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәгендә Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллинның 85 яшенә багышланган искиткеч матур кичә үтте

“Сүзләрне канатлы ат итеп” исеме белән аталган бу күркәм тамашаны оештыруга шәһәребезнең барлык татар оешмалары үз өлешләрен кертте. Мәдәният сараеның зур залы тамашачы белән шыгрым тулган иде.
Юбилярны муниципаль район хакимияте исеменнән Бөтендөнья татар мөхтәриятенең Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Артур Садыйков котлады. Аннан сүзне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, философия фәннәре кандидаты, шагыйрь Нурлан Ганиев алды. Котлаучылар арасында, шулай ук, Бәләбәй Татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов, “Бәләбәй хәбәрләре” хезмәткәре – язучы Габдулла Вафин, шагыйрә Зәйфә Салихова, Рәсимә һәм Камил Фазлетдиновлар, милли хәрәкәт активистлары Нурмөхәммәт Хөсәенов, Рөстәм Хәмитов, Флүр Яһүдин, гуманитар-техник көллияте директор урынбасары Ләлә Әхмәтгалиева һәм башкалар бар иде. Илнең төрле почмакларыннан юбилярны котларга элекке студентлары килгән.Алар бик кызыклы итеп үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мәтәүбаш авылы делегациясе (Наилә һәм Мәгъдән Галимуллиннар, Габидә һәм Әдибә Еркәевалар) тамашага ямь өстәде. Юбилярның үзенең чыгышлары да бик фәһемле булды. Халыкта: “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, – дигән әйтем бар. Ә Илгизәр абый үз илендә солтан була алган шәхес ул. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. “Балкыш” ансамблен, “Ак калфак” кызларын, Хәмит Дәүләтхуҗин һәм Альберт Насыров чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Ә кичәне, күңелләргә үтәрлек итеп, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Галия Әхмәтшина белән гуманитар-техник көллия укытучысы Светлана Суфиянова алып барды.
Бу кичә барышында без барыбыз да укытучылар укытучысы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллинның искиткеч тормыш юлы үтүенә сокландык һәм аны яратуларына тагын бер кат инандык. Ә кеше өчен моңардан да кадерлерәк нәрсә бар соң дөньяда?
Габдулла Вафин
Читайте нас: