Күптән түгел бер язма укыдым әле. Сугыш вакытында кайсыдыр тимер юл вокзалында ике эшелон очрашкан, ди. Аларның берсе фронтка, ә икенчесе Казанга китеп бара икән. Шунда кара-каршы торган ике вагонда да тәрәзә аша танышларын күреп калганнар. Бактың исә, икесенә дә язучылар төялгәннәр ди.
– Сез кая киттегез? – дип сораганнар ди Мәскәү язучылары.
– Фронтка, – дигәннәр зур горурлык белән татар язучылары. – Ә сез соң үзегез кая юл тоттыгыз?
– Казанга, тылга, – дигәннәр ди Мәскәү язучылары.
Бөек Ватан сугышына 104 татар язучысы китә. Алыш кырында аларның 31е ил азатлыгы өчен башларын сала – Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Хәйретдин Мөҗәй, Кәшфи Басыйров, Мөхәммәт Әблиев, Нур Баян, Рәхим Саттар, Мифтах Вәдүт, Рахман Ильяс, Демьян Фәтхи, Хәмит Кави... Шушы исемлектә безнең якташыбыз – күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим дә бар.
Әйе, Фатих Кәрим безгә бигрәк тә кадерле. Чөнки ул талантлы татар шагыйре генә түгел, ә якташ та (әдип күрше Бишбүләк районында туган, безнең Бәләбәй шәһәрендә педагогия училищесында укыган).
Бездә шагыйрьне яраталар һәм зурлыйлар. Шәһәребезнең бер урамы зур горурлык белән аның исемен йөртә. Бәләбәй педагогия училищесының бинасына Фатих Кәримгә багышланган хәтер тактасы куелган. Әдипкә багышланган кичәләр дә үтеп тора. Менә, әле яңарак кына, Бәләбәй муниципаль районының Үзәк китапханәсендә шагыйрьне зурлаган тагын бер матур чара үтте.
Аны китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәре Рәсимә Сәлимова әзерләгән иде. Иң башта Бәләбәй мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәхриева белән икәүләп әдипнең биографиясе белән таныштырып үттеләр.
Фатих Кәримнең тормыш юлына без дә күз йөгертеп үтик. Әдип 1909 елның 9 гыйнвары Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Сигез яшьтән әтисез кала.
1922нче елда Фатих Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә. Монда ул ике ел белем ала.
Аннан Казанда яшәгән абыйсы Габдулла (шагырь Ярлы Кәрим) үзе янына чакыра. Бераздан абыйсын Башкортстанга эшкә күчерәләр. Шулай да ул энесен Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырырга өлгерә. Фатих Кәрим монда 1925нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга.
1931-1933нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
1938нче елда Фатих Кәримне мулла улы булуын яшергән, сыйнфый көрәшкә зыян китергән дигән сылтау белән кулга алалар. Шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итәләр. Аны Коми якларына җибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, күп кенә тоткыннардан котылырга уйлыйлар. Фатих Кәримне дә мондый язмыш урап узмый. Аларны баржаларга төяп Ак диңгегә чыгарып батыралар. Ярга бары ике кеше генә йөзеп чыга ала. Аларның берсе Фатих Кәрим була.
Әдип сугышка язылып кына котыла. Яу кырында да иҗат итүдән тукталмый. Күренекле әдип 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.
Кичәгә кунаклар да чакырылган иде. Педагогик хезмәт ветераны Илгизәр Гыйззәтуллин, шагыйрә Зәйфә Салихова, язучы Габдулла Вафин, район мәгариф идарәсе методисты Светлана Гәрәева әдипнең олпатлылыгы, гуманлылыгы, искиткеч таланты турында сөйләделәр.
Бу чарадан укучылар да читтә калмадылар – күренекле якташларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Конкурста беренче урын 15нче мәктәп укучысы Әмирә Бергалина белән татар гимназиясе укучысы Илвина Зәйдуллинага бирелде. Икенче урынны татар гимназиясе укучылары Диана Мөхәмәтгалиева белән Элина Заһитова бүлеште. Өченче урынга мәктәп-интернаты укучылары Наталья Зубова белән Аврора Байтирәкова һәм татар гимназиясе укучысы Диана Нартдинова лаек дип табылды.