Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 март 2020, 18:54

“Бөтенесен дә вакытында башкарып чыгарга тырышачакбыз!”

“Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, бала табу йортын караганнан соң, Бәләбәй халкы белән очрашты, аларның социаль мәсьәләләрне үстерүгә кагылышлы сорауларына җентекле итеп җавап бирде”, – дип хәбәр ителде муниципаль район сайтында

Шәһәр буасының тирә-ягын төзекләндерү эшләре башланды инде. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, бу максатка федераль, республика һәм муниципаль чыганаклардан акча бүленгән.
– Бәләбәйгә бер килүемдә “Җырлаучы чишмәләр” паркындагы шушы буа миңа бик нык ошаган иде. Мин район башлыгына аның тирә-ягын төзекләндерергә киңәш бирдем. Бар да хәл ителде, без федераль казнадан 85 млн алдык. Бер өлешен район, бер өлешен без өстәячәкбез. Бәләбәй халкының ял итәргә менә дигән урыны булачак. Барсын да вакытында тапшырырга тырышачакбыз, – дип сүз бирде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, былтыр Бәләбәй кече шәһәрләрнең тирә-як мохитен төзекләндерүгә багышланган Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. Проект “Җырлаучы чишмәләр” паркындагы буаның яр буйларын модернизацияләүне күз уңында тота. Шушы эшләрне башкарып чыгуга барлыгы 113 млн бүленгән, аларның 85е – федераль чыганаклардан.
Бәләбәй районы хакимияте баш архитекторы Айгөл Иванова сүзләренә караганда, бу проектның төп үзенчәлеге булып тирә-як мохитне элекке хәлендә калдыру, табигатьне саклау санала. Комплекслы реконструкцияләүне тәмамлауга өстәмә чыганаклар кирәк булачак. Радий Хәбиров шушы мәсьәләне чишүгә бәйле боерыкларны бирде инде.

* * *

Башкортстан Башлыгы район эшкуарлары белән очрашты.
Алар хакимият белән эшкуарлык арасындагы мөнәсәбәтләрне, бизнес-шәрифләрнең эшен, муниципалеттагы “малтабарлык сәгатьләрен”, “Минем эшкуарлык” үзәген оештыруны, легаль булмаган коммерсантларга каршы чаралар күрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Әңгәмә барышында район хакимияте башлыгының эшкуарлык буенча урынбасары Татьяна Гордиенко 2019 елда муниципаль район буенча теркәлгән эшкуарлар саны артуын хәбәр итте.

* * *

Радий Хәбиров Приют поселогы халкы белән көнүзәк мәсьәләләр турында киңәшләште.
Приют халкы әйтүенчә, поселок өчен мөһим булган күп кенә предприятияләр дислокацияләү урыннарын алыштырды. Финанс җитешмәү аркасында инфраструктуралар кыенлык кичерә, төзекләндерү программасын тормышка ашыру авырлаша.
– Мин барсын да күз уңында тотачакмын, кыенлыкларда ялгыз калдырмаячакмын, – диде Радий Фәрит улы. – Сезне борчыган мәсьәләләрне бергә хәл итәчәкбез. Республикабызда ташландык поселоклар булмаячак.
Радий Хәбиров министрлыклар җитәкчеләренә, Приют поселогына килеп, проблемаларны хәл итү юлларын берлектә эзләргә киңәш бирде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча Оксана Алексеева белән Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: