Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 март 2020, 11:42

Көтеп алынган бүләк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 8 Март бәйрәме алдыннан бик озак ябылып торганнан соң кабаттан эшли башлаган Бәләбәй бала табу йортында булды

Беренче сабый 3 март көнне дөньяга аваз салды. Кызның авырлыгы – 2 кг 830 г, буе – 49 см. Бәхетле ана Эльвира Яфаева әйтүенчә, гаилә киңәшмәсендә кызга Диана исеме кушарга карар иткәннәр. Бәләкәчнең өйдә сеңлесен күрергә зар-интизар булып торучы Елизавета исемле өлкән апасы да бар. Башкортстан Җитәкчесе үзе Эльвира Салават кызын көтеп алынган сабые туу белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, 1984 елда төзелгән шушы дүрт катлы бина капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Бу эшләрне 2015 елны башласалар да, сыйфатсыз һәм җиренә җиткерелеп башкарылмаган эшләр аркасында ул дүрт елга сузылды. Бу мәсьәлә бары тик Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров үз контролена алгач кына уңай якка үзгәрде.
– Мин бала табу йортының нинди хәлдә булуын бик яхшы хәтерлим, чөнки иң беренче эш сәфәрләремнең берсендә мондагы хәлләр белән танышкан идем, – диде республика Башлыгы. – Мин ремонтның тәмамлануына, бинаның кабаттан тапшырылуына бик шатмын. Шушындый нәтиҗәләр күп булсын иде.
Бала табу йортын төзекләндерүгә һәм инженер коммуникацияләрен реконструкцияләүгә республика казнасыннан 180 млн сум бүленде, шуңа өстәп алдынгы медицина һәм технологик җиһазлар алуга 205 млн бирелде.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин сүзләренә караганда, киләчәктә дәваханә биналарын бергә тоташтырасы һәм авыр чирлеләр өчен лифтлар урнаштырасы бар. Радий Хәбиров бу мәсьәләләрне уңай хәл итәргә ышандырды һәм киләчәктә бинаны модернизацияләүне финанслау турында боерык бирде.
Читайте нас: